Әлмәт таңнары

Әлмәттә этләр ташлана

Эт кешенең тугрылыклы дусты дияргә яратабыз. Әмма әлеге дүрт аяклы дусларга һәрвакытта да ышанырга ярамый. Күңелсез вакыйгалар Әлмәттә дә булып тора. Ел саен дистәләрчә кеше зыян күрә.

Яз җитүгә урамнарда, ишегалларында көтү-көтү йөрүче этләрнең артуы күзәтелә. Статистика нәкъ менә алардан зыян күрүчеләрнең көннәр җылыту белән арта төшүен күрсәтә. Узган атнада гына да Әлмәттә 6 кешене эт тешләгән. Этләрнең икесенең хуҗалары юк. Алар Төзүчеләр проспектында һәм Совет урамында ташланганнар. Быелның I кварталында 114 кешене эт тешләгән. Аларның 42 проценты сукбайлыкта йөрүче хайваннар. 2017 елның шушы чорында кешеләргә эт ташлануның 118 очрагы теркәлгән. Хуҗасыз этләр 48 процент тәшкил иткән. 

– Шәһәрдә һәм районда әлеге проблема саклана. Агымдагы елның беренче кварталында этләрнең күпчелек «Агат» кибете, Риза Фәхретдин урамының сукырлар яши торган, Полевая урамы районнарында һөҗүм итүе теркәлгән. Мөрәҗәгать итүчеләргә прививка ясала. Чөнки котыру авыруы эләктерергә бик мөмкин. Быел бер кеше баш тартты. Республикада байтак районда котыру авырулы хайваннар ачыкланып тора. Бәхеткә, әлегә бездә бу юк. Сукбайлыкта йөрүче этләр корбаннарын тешләгәннән соң урамда йөрүләрен дәвам итә. Кешеләрдән бик игътибарлы, уяу булырга кирәк. Прививка ясатуга да бармак аша карарга ярамый, – диде кулланучыларның хокукларын яклау һәм кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өлкәсенә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге баш белгече Диләрә Вәлиева. 


Этләр кешеләргә генә түгел, бер-берсенә, песиләргә дә ташлана. Хезмәттәшебез Гөлфия Әхмәтхановага узган атнада шундый коточкыч күренеш шаһиты булырга туры килгән. 
– Иртәнге сәгать сигезенче ярты иде. Ленин урамындагы 137 нче йорт каршында ике эт бер песигә һөҗүм иттеләр. Мескен песи күпме генә тырышса да, этләр тырнагыннан котыла алмады, аны ботарлап бетерделәр. Йорт кырыеннан укучылар, кешеләр йөри. Каникул тәмамланып, укучыларның мәктәпкә барган көннәре. Янәшәдә генә 36 нчы балалар бакчасы. Бик нык куркыныч булды. Кайбер көннәрдә хуҗасыз йөрүче этләр саны 3-4 кә әйләнә, –дип сөйләде ул ачынып. 
Хуҗасыз этләрне шәһәрнең төрле почмакларында күрергә була. Аларның күбесенең кайчандыр хуҗалары да булгандыр. Балалары сораганда бу хайваннарның үсәсен күз алдына китермичә тере уенчык итеп алучылар да, җаннарына тынгы таба алмаучылар якын сердәш, дус эзләп, күңелгә дәва бирүче җан иясе күреп алучылар да бардыр. Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Берзаман әлеге этләр урам тормышына чыгарыла. Ә алар үзләре азык эзләргә күнекмәгән. Этләр көнкүреш калдыклары арасында казынырга, кешеләр, шул исәптән балалар артыннан ияреп йөрергә мәҗбүр. 
– Безнең «Яшьлек» микрорайонында да хуҗасыз этләр йөри. Мин балаларны бер үзләрен генә урамга уйнарга чыгарырга куркам. Каршыда гына булса да, 25 нче мәктәптән каршы алам. Бер тапкыр юлда очраган эт башта сумканы яларга кереште, аннан чүт ташланмады. Ярый әле бер ир-ат килеп чыкты, – диде Гүзәл Мөхәммәтҗанова. 
Балаларның юлда, ишегалдына очраган эт-мәчеләрне сыйпый, алар белән уйный торган гадәтләре бар. Моның да нәтиҗәсе аянычлы тәмамлануы ихтимал. Узган атнада гына да 4 бала микроспория йоктырган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: