Әлмәт таңнары

Әлмәттә эшче көчләр базары тәртипкә салынырмы?

Тиздән Әлмәттә Хезмәт миграциясе һәм адаптация үзәге барлыкка киләчәк.

Көньяк-көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасында «Хезмәт миграциясе. «Власть - бизнес - хезмәт мигрантлары» өч яклы хезмәттәшлеге сораулары һәм бурычлары» дигән темага түгәрәк өстәл барышында әнә шул турыда сөйләшү булды.

Очрашуга Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарыннан мәшгульлек службалары һәм башкарма комитет вәкилләре, эшмәкәрләр, милли диаспора җитәкчеләре чакырылган иде. Дөрес, соңгыларыннан берәү - азәрбайҗан диаспорасы башлыгы Фикрәт Аждар али Бакиров кына килгән. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетыннан вәкил буларак башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Айдар Каюмов катнашты.

Башта сүз гомумән хезмәт мигрантлары турында барды. Көньяк-көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасы правлениесе рәисе Рөстәм Латыйпов сүзләренә караганда, элеккеге Союз республикаларыннан эшчеләрне җәлеп итү зарурлык буларак килеп туган хәл. Җирле яшьләребезнең эшче буласы килми, һәркем ничек булдыра шулай югары белем алырга тырыша. Шуңа күрә эшче белгечлекләренә булган ихтыяҗны хезмәт мигрантлары исәбенә капларга туры килә. Бу, бәлки, начар да түгелдер, ләкин бездә читтән килүчеләрнең барысы да законлы нигездә яшәми һәм, әлбәттә инде, барысы да производствода да эшләми. Мигрантларның шактый өлеше шәхси бизнес белән мәшгуль, ә бездә аның 80 проценты сәүдә-сатып алу өлкәсенә туры килә.

Чит ил гражданнарының безнең илгә килүе һәм эшкә урнашуы 2012 елның декабрендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән «Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында»гы закон (законның беренчел бәян ителеше - 2002 елгы 115-ФЗ санлы) белән регламентлана. УФМС бүлеге начальнигы Илдар Гобәев аңлатып үткәнчә, Россиягә визасыз тәртиптә үтеп кергән чит ил кешеләре юридик һәм физик затларга эшкә урнаша. Әгәр мигрант юридик затка эшкә урнаша икән, ул УФМСтан эшкә рөхсәт алырга (элек аны эш бирүче ала иде), өч мең сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә, ә физик затка эшкә урнашучы патент алырга тиеш. Мигрант Россия Федерациясе территориясендә 90 тәүлектән артык эшләргә тиеш түгел, ә инде хезмәт эшчәнлеген дәвам итәргә тели икән, патенты булганда ай саен мең сум түләп бара һәм эшләвен дәвам итә. Мондый хәл дә бер елга хәтле генә саклана ала, ләкин бу вакыт эчендә ул вакытлыча яшәүгә рөхсәт ала һәм инде илебездә өч елга кала ала. Чираттагы адым - инде биш ел срок белән яшәү өчен рөхсәт (вид на жительство) алу. Шунысы да бар, хокуклар ягыннан бу чит ил гражданинын Россия гражданнарына тиңли: инде аннан бернинди патент та, рөхсәт язуы да таләп ителми. Биш ел яшәүгә рөхсәтне тагын биш елга, аннары тагын биш елга... озайтырга була. Кыскасы, чит ил гражданнарына безнең илгә килеп төпләнеп калу өчен мөмкинлекләр бихисап. Күп очракта бу шулай булып чыга да.

Илдар Гобәев сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Әлмәт районында биш меңнән артык рәсми рәвештә теркәлгән чит ил гражданы яши. Ә чынлыкта аларның күпме булуын беркем дә әйтә алмый. Быел 371 кеше эшләргә рөхсәт алган, 2556 кеше патент сорап мөрәҗәгать иткән. Мигрантларны эшкә урнаштыруга квотаны таләп ителгән чорга кадәр бер ел алдан эш бирүчеләрнең Хезмәт министрлыгына юллаган заявкалары нигезендә Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы билгели. Эшләргә рөхсәтләре булмаган хезмәт мигрантларын эшкә алу катгый рәвештә тыела. Һәр легаль булмаган хезмәткәр - чит ил гражданины өчен штраф 800 мең сумга кадәр тәшкил итә. Бу шактый эре предприятие өчен дә сизелерлек сумма, ә ваклары өчен әйтеп тә торасы түгел. Сүз уңаенда әйткәндә, патентсыз эшләгән мигрант өчен дә ике меңнән алып биш мең сумга кадәр штраф каралган.

Закондагы шушы нечкәлекләргә һәм катгый таләпләргә дә карамастан, безнең территориядә еш кына хезмәт мигрантлары белән бәйле һәртөрле хәлләр булып кына тора. Эш бирүченең квотага заявка бирү өчен Хезмәт министрлыгына шәхсән үзе килергә тиеш булуыннан гына башлыйк. Бу аның өчен бик үк уңайлы түгел. Өстәвенә ул заявкада нинди белгечләр, күпме күләмдә, нинди срокка таләп ителүен һәм хәтта кайсы республикадан килүчеләр кирәклеген дә күрсәтергә тиеш. Аңа таләп ителгән күләмдә квота бүлеп бирәләр, ләкин килүчеләр, кагыйдә буларак, белгечлеге генә түгел, кайвакыт бернинди күнекмәләре булмаган кешеләр булып чыга. Баштагы чорда, берәр эшне өйрәнгәнче, аларны ярдәмче итеп кенә тотарга туры килә. Мигрантларның намуссыз эш бирүчеләргә туры килү очраклары да еш була: аларга эш хакын түләргә «оныталар». Ә кайвакыт кулланучылар үзләре яллаган гастарбайтерларның (әйтик, йорт төзү яки ремонтлау өчен) сыйфатсыз эшләвеннән зыян күрә. Соңгы ике күңелсезлек очраклары гадәттә легаль булмаган мигрантлар эшләгәндә күзәтелә. Алар рәсми рәвештә теркәлгән булса, мошенниклык очракларына сирәгрәк юл куелыр иде. Башка төрле сораулар да бар. Мәсәлән, квота буенча рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган булу срогы чыгып та, эшләвен дәвам итәсе килгәндә мигрантка кая мөрәҗәгать итәргә? Инде шактый гына яхшы үзләштергән белгечлеге буенча тагын каян эш табарга? Менә шул вакытта аңа көньяк-көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасы каршындагы Хезмәт миграциясе һәм адаптация үзәге ярдәмгә килә ала да. Правление рәисе Рөстәм Латыйпов әйтүенә караганда, мондый үзәк бизнес, чит ил эшчеләре һәм җирле хакимият арасында бәйләүче чылбыр, үзара хезмәттәшлек коралы булыр иде. Яшерен-батырын түгел, мигрантларның киң таралган массасы аларга да сизелерлек мәшәкатьләр тудыра. Асылда иҗтимагый дип әйтергә ярый торган бу оешманың тәгаен генә эшчәнлеге әлегә билгеле түгел, сораулар шактый күп, тик шулай да үзәкне оештыручылар аның төп кыйбласын фаразлый: ул эш бирүче квотага заявка тапшыру өчен иң беренче чиратта килә торган, хезмәт мигранты шәһәргә аяк басканнан соң яки эшкә урнаштырылган булу срогы узганнан соң яңа эш урыны эзләгәндә иң беренче мөрәҗәгать итә ала торган урын булырга тиеш. Шулай ук Хезмәт миграциясе үзәгендә гастарбайтерларны укытуны (моның өчен алар үз кесәләреннән түләргә тиеш), эшмәкәрләрне дә, мигрантларны да хокукый һәм юридик яктан яклауны оештыру күздә тотыла. Үзәк, заявкалар буенча кирәкле белгечләрне җыйсыннар өчен, эшчеләре безнең якка килә торган республикаларның сәүдә-сәнәгать палаталары белән дә хезмәттәшлекне җайга салырга планлаштыра.

Тулаем алганда, Хезмәт миграциясе һәм адаптация үзәген төзүнең төп максаты - Россия чикләреннән килүче эшче көчләр базарын цивилизациялерәк, тәртипкә салынганрак һәм үтәкүренмәле итү. Очрашуда катнашучылар да әлеге идеяне тормышка ашырып, оешма уңышлы гына эшләп киткәндә, үзәкнең гастарбайтерлар мәсьәләсендә тәртип урнаштыруга китерәчәге белән килештеләр. Дөрес, эшмәкәрләрнең дә, мигрантларның да үзәккә мөрәҗәгать итүе алар ихтыярында булачак. Ә бездә, белгәнегезчә, ирекле тәртиптә түгел, мәҗбүри рәвештә дә (закон нигезендә) кемне дә булса нәрсә дә булса эшләргә мәҗбүр итү шактый кыен эш. Димәк, тегеләре дә, болары да үзәккә мөрәҗәгать итү үзләре өчен файдалы икәнен аңлаганчы (аңламаска да мөмкиннәр) әле күпмедер вакыт кирәк булачак. Җитмәсә Әлмәт бу эштә пионер - тәҗрибә уртаклашыр кешесе юк. Баштагы чор кыенлыкларын үзебезгә җиңәргә туры киләчәк. Һәрхәлдә, тырышлык юкка булмас дип өметләнергә генә кала.

Елена Федорова

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: