Әлмәт таңнары

Әлмәттә бурычлылар белән “КИТ”лар көрәшәчәк

Яңа ел­ны ни­чек кар­шы­ла­саң, ел буе шу­лай бу­ла ди­гән юра­ма бар. Әл­мәт­ле­ләр бәй­рәм­не ни­чек кар­шы­лый икән?

Чын­лап та, күп­ләр Яңа ел­га өй­лә­рен тәр­тип­кә ки­те­реп, алыш-би­реш­лә­ре­нә исәп-хи­сап ясап, бул­ган әҗәт­лә­рен кай­та­рып аяк ба­сар­га ты­ры­ша. Лә­кин әле ара­да бу­рыч­ла­рын би­рер­гә ашык­мау­чы­лар да бар икән. Бү­ген әл­мәт­ле­ләр­нең то­рак-ком­му­наль предп­ри­я­ти­е­ләр ал­дын­да­гы бу­ры­чы 367 мил­ли­он сум тәш­кил итә. Шу­ның 206 мил­ли­он­нан ар­ты­гы кай­нар су һәм җы­лы­лык өчен. Сал­кын су һәм ка­на­ли­за­ция хез­мәт­лә­ре өчен 112 815 413, то­рак­чы­лар­га 48 мил­ли­он 482 мең сум кай­та­рыр­га ки­рәк.

То­рак йорт­лар­га 28 ида­рә­че ком­па­ния һәм 17 то­рак ми­лек­че­лә­ре шир­кә­те (ТМШ) хез­мәт күр­сә­тә. Ара­ла­рын­да йорт­лар­да яшәү­че­лә­ре­нең бу­ры­чы бул­ма­ган бер ге­нә ида­рә­че ком­па­ния дә, ТМШ да юк. Ида­рә­че ком­па­ни­я­ләр­нең һәм ком­му­наль­чы­лар­ның чаң су­гуы аң­ла­шы­ла. Әгәр то­рак-ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен һәр­кем үз­ва­кы­тын­да тү­ләп бар­са, күп­ме подъ­езд яңа­рыр, тә­рә­зә­ләр, суүт­кәр­геч­ләр алыш­ты­ры­лыр һәм баш­ка эш­ләр баш­ка­ры­лыр иде дә бит. Ми­сал өчен, ал­дын­гы­лар рә­тен­дә ба­ру­чы "На­деж­да" җәм­гы­я­те­нең ге­нә дә то­рак хез­мәт­лә­ре өчен 5 мил­ли­он 302 мең, "Әл­мәт-Во­до­ка­нал"­га 8 мил­ли­он 500 мең, җы­лы­лык чел­тә­ре предп­ри­я­ти­е­се­нә (АПТС) 8 мил­ли­он 386 мең сум ак­ча җы­я­сы бар. "АСЦЖ" җәм­гы­я­те хез­мәт күр­сә­тү­ен­дә­ге йорт­лар­да яшәү­че­ләр­нең ком­му­наль­чы­лар ал­дын­да­гы әҗәт­лә­ре та­гын да күб­рәк - бар­лы­гы 31 мил­ли­он ча­ма­сы, то­рак хез­мәт­лә­ре өчен җы­ел­ган бу­рыч­ны да өс­тә­сәң, 33 мил­ли­он сум ча­ма­сы ки­леп чы­га. Исем­лек­не озак дә­вам итәр­гә бу­ла.

Бү­ген то­рак-ком­му­наль предп­ри­я­ти­е­ләр­дә эш­ләү­че­ләр бар­лык эш­лә­рен чит­кә ку­еп фа­тир­дан фа­тир­га йө­рер­гә мәҗ­бүр. Тик һәр­кем дә бу­ры­чын кай­та­рыр­га ашык­мый. Бо­лай бул­гач, Яңа ел­ны су­сыз кар­шы­лар­га ту­ры кил­мә­гәе. Ә ме­нә бу­рыч­ла­ры күп бул­ган­нар бәй­рәм көн­нә­рен чын­нан да ка­на­ли­за­ци­я­сез уз­ды­ра­чак­лар. "Әл­мәт-Во­до­ка­нал" җәм­гы­я­те, ап­ты­ра­гач, бу­рыч­лы­лар­ның ка­на­ли­за­ци­я­сен ябу өчен "КИТ" сис­те­ма­сы са­тып ал­ган.

Ка­на­ли­за­ци­я­не ябу өчен бу­рыч­лы­лар­га ке­рү ки­рәк­ми - чар­лак яки тү­бә­дән тө­ше­рел­гән ка­ме­ра ки­рәк­ле фа­тир­ны үзе эз­ләп та­ба һәм го­му­ми тор­ба­га то­та­ша тор­ган урын­да фа­тир ка­на­ли­за­ци­я­сен то­ма­лый. Күр­гә­не­без­чә, үз­ва­кы­тын­да исәп-хи­сап ясап ба­ру­чы күр­ше­ләр дә, йорт­та яшәү­че баш­ка­лар да зы­ян күр­ми.

- Ур­так ка­на­ли­за­ци­я­гә юл бу­рыч­лы әҗә­тен кай­та­рып ике тәү­лек уз­ган­нан соң аның хи­са­бы­на ачы­ла­чак, - ди­де то­рак-ком­му­наль ху­җа­лык де­пар­та­мен­ты ди­рек­то­ры Да­мир Әс­ки­ев. - Бу алар­га 6 мең сум­га ба­рып тө­шә­чәк. Бо­лар­ның ба­ры­сы да за­кон ни­ге­зен­дә эш­лә­нә.

Баш­ка тө­бәк­ләр­дә бу­рыч­лы­лар бе­лән кө­рәш­тә үзен нә­ти­җә­ле итеп күр­сәт­кән "КИТ"­лар 20 де­кабрь­дән без­дә дә ку­е­ла баш­ла­ды ин­де. Һәр­хәл­дә, Шев­чен­ко ура­мын­да­гы 70 һәм 80 нче йорт­лар­да яшәү­че бу­рыч­лы­лар ка­на­ли­за­ция ябу­ның нәр­сә икән­ле­ген то­яр­га өл­гер­де.

Сүз дә юк, бу­рыч­ны туп­ла­вы җи­ңел, ә ме­нә тү­лә­ве бик авыр. Ан­дый­лар­га ида­рә­че ком­па­ни­я­лә­ре бе­лән ки­ле­шү тө­зеп, бу­рыч­ла­рын һәр ай­га бү­леп өлеш­ләп кай­та­ру рөх­сәт ите­лә. Без дә әл­мәт­ле­ләр­нең Яңа ел­ны проб­ле­ма­лар­ны чи­шеп, кү­тә­рен­ке кә­еф бе­лән кар­шы­лау­ла­рын те­ли­без.

Ири­на Апа­ча­е­ва

Людмила ВОРОНИНА фотосы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим