Әлмәт таңнары

Әлмәттә бәрәңгегә кытлык булмасмы?

"Бәрәңге чери" дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә бу көннәрдә.

Бигрәк тә запаска күнеккән, ачлыкның ни икәнлеген яхшы белән өлкәннәр бәрәңгегә кытлык барлыкка килмәсме, алтын бәясенә әйләнмәсме дип кайгыра. Чынлап та, өстәлләребез икенче икмәктән өзелмәсме?

Тормыш-яшәешне бәрәңгедән башка күз алдына да китереп булмый. Шуңа да икенче икмәк инде ул. Милли ашларыбызның да барысы да диярлек бәрәңгедән тора: өчпочмак, бәлеш, пәрәмәч, кыстыбый һәм башкаларны һәркем яратып ашый. Ачлык елларында кешеләрнең тормышын шул бәрәңге саклап калган да.

Бәрәңге игү авыр эш. Төпләрен өю, чүп утау хәлдән килсә, колорадо коңгызы белән көрәшү җиңел түгел. Ә инде табигать белән беркем дә көч сынаша алмый. Ул исә безне сынарга ярата. Менә быел да башта яңгыр яумыйча интектерде. Аннан соң күкнең "төбе тишелде". Яңгыр еш яву сәбәпле, күп кенә төбәктә бәрәңге уңышын җыю тоткарланды. Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, әле һаман да басуда казылмаган бәрәңгеләре булган хуҗалыклар бар. Безнең Әлмәт районында бәрәңге барлыгы 180 гектарда утыртылган. Шуның 82 гектары фермерларга, калганы авыл хуҗалыгы предприятиеләренә туры килә. Хуҗалыклардан икенче икмәк игү белән "Союз-Агро", "Васильевская", "Кичүчат" шөгыльләнә. Шөкер, бүген район басуларында бәрәңге калмаган. "Васильевская" да шушы көннәрдә эшне тәмамлаган. Хуҗалык җитәкчесе Әнәс Хәбибуллин да бәрәңгенең черүен әйтте. Коры чакта алар 5 гектар мәйданда утырткан бәрәңгеләренә су сипкәннәр. Ә инде туктаусыз яңгырлар яхшы уңышка булган өметне өзгән. Нәтиҗәдә һәр гектардан уртача 100 центнер алынган. "Кичүчат"лылар кебек үк биредә дә бәрәңгегә сорау зур булган - шунда ук сатып бетергәннәр.

- Район буенча алганда уңышны бик начар димәс идем, - диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш агрономы Хәким Нәкыйпов. -Гектарыннан уртача 100 центнер алдык. Барлыгы 1872 тонна бәрәңге чыкты. Ләкин артык дымлылыктан барлыкка килә торган фитофтороз белән авыручы бәрәңгеләр дә бар. Әлбәттә, мондый бәрәңге чери.

Авыллардан арзан бәягә бәрәңге җыеп, аны шәһәрдә арттырып сатучылар да күзәтелә. Кешеләр канәгать: болай кулайрак, диләр, машинага ягулык түгеп базарга барасы һәм анда көне буе торасы юк. Ә базарда, шөкер, бәрәңге җитәрлек. Каян гына алып килеп сатмыйлар. Башка республикалардан да бар, җирле бәрәңге дип тәкъдим итүчеләр дә шактый. Кешеләрне арзан бәя кызыктырса да, хәзер барыбер күбрәк үзебезнең төбәктә үстерелгән яшелчәгә өстенлек бирелә. Район җитәкчелеге бигрәк тә өлкәннәрнең хәлен аңлап ел саен көзге ярминкәләр оештыра. Менә быел да "Көнбатыш" сәүдә комплексында бәрәңге мулдан сатылды. Килограммын 11-12 сумга тәкъдим итеп тордылар. Узган ел да шул чама, 10-12 сум иде. Халык капчыклап сатып алды. Бәрәңге теләгән һәркемгә җитәрлек булды. Әле дә базарда капчыклап бәрәңге сатучылар бар. Хәзер инде килосын 15 сумнан җибәрәләр. Кибетләрдә дә бәянең арта баруы күзәтелә. 14 сумга да, 17 һәм аннан кыйммәтрәккә дә саталар. Берничә айдан ул 25-27 сумга җитәчәк дигән фаразлар да әйтелә.

Райпо да халыкны икенче икмәк белән тәэмин итүдә үзеннән өлеш кертә. Быел ул халыктан 79 тонна бәрәңге җыйган. Алар бәрәңгене 11-12 сумга сата.

Кибет яннарында, шул ук базарларда әбиләр дә, якын-тирә авылларда яшәүчеләр дә чиләккә тутырылган бәрәңге тәкъдим итеп торалар. 5 литрына 120, 7 литрлысына 150 сум сорыйлар. Сер түгел, соңгы елларда бәрәңгене күпләп утыртучылар кими, авыл җирендә дә, бакчачылык ширкәтләрендә дә бәрәңге өчен бирелә торган мәйдан кечерәйгәннән-кечерәя бара. Сәбәп бәрәңге үстерүнең бик мәшәкатьле һәм чыгымлыга әйләнә баруындадыр. "Бүген бәрәңге сатып баеп булмый", - ди бәрәңгене чиләкләп сатучы авыл кешеләре. Шулай инде, саткан кешегә арзан, сатып алучыга кыйммәт.

- Үзебез дә бәрәңге утырткан идек. Чери. Аптырагач, кышын бәрәңгесез калмыйк тагын дип, башка төрле бәрәңге сатып алырга булдык. Сатып алынганда күренмәгән иде, аннан да берничә коры черек чыкты инде, - диде Гөлсинә Әгъләмова.

Капчыклап алу уңайлы һәм арзанга төшә, әлбәттә. Тик аны ничек сакларга?

- Бәрәңгене базда нигездә өеп сакларга яраталар. Мин быел алай эшләмәскә киңәш итәр идем, - диде баш агроном. - Аерыбрак, таратыбрак куярга кирәк. Күпләп черемәсен өчен базгамы анда, идән астынамы еш күз салу зарур. Орлыкка калдырган бәрәңгене хәзердән үк көл белән эшкәртеп кую бик әйбәт. Көлне башка бәрәңгегә дә сибәргә була. Ул чир таратмый, бәрәңгедәге черекнең икенчесенә күчүенә юл куймый. Тагын бер киңәшем: базардан бер кешедән күпләп алмаска кирәк. Төрле бәрәңгегә өстенлек бирү отышлырак булыр.

Без бәрәңге яратабыз. Интернеттан алган мәгълүматларга караганда, Россия дөньяда бәрәңге куллану буенча дүртенче урынны алып тора. Уртача алганда ел дәвамында бер кеше 110-120 килограмм бәрәңге ашый. Бәрәңгегә интекмәбезме?

- Андый куркыныч юк. Халык икенче икмәктән өзелмәячәк. Республикада бәрәңгене күпләп утыртучы хуҗалыклар байтак. Аларның уңышы бик әйбәт булды. Үзебезнең фермерлар да ярминкәләрдә катнаша, бәрәңгеләрен кибетләргә тапшыра. Кышка таба болай да яшелчәләрнең бәясе күтәрелә, бәрәңгегә дә артыр инде, - диде Хәким Нәкыйпов.

Ирина Апачаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим