Әлмәт таңнары

Әлмәттә 900 ләп шәхси эшмәкәр үз бизнесын япкан

Агымдагы елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда районда 7 меңнән артык кеше кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.

Узган елның декабреннән апрель аена кадәрге чорда 900 ләп шәхси эшмәкәр бизнесына нокта куйган. Ай башында служба җитәкчеләр белән уздырыла торган киңәшмәдә әнә шундый саннар да китерелде.

2009 елдан алып 2012 елгача районда 992 эшсез кеше үз эшләрен ачып җибәргән һәм алар тарафыннан 222 өстәмә эш урыны булдырылган. Шуның белән беррәттән, алда әйтеп узганыбызча, соңгы биш ай эчендә 900 кеше эшчәнлеген туктаткан. Эшмәкәрлекне үстерү буенча департамент директоры Александр Глазков бу җәһәттән федераль салым службасының 16 нчы районара инспекциясе тарафыннан алар белән уздырылган сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырды. 48 процент эшмәкәр эшчәнлекләрен туктатуның сәбәбе итеп Пенсия фондына күчерелә торган иминият взносларының фиксацияләнгән күләменең артуын, 1,98 процент алкоголь продукциясен ваклап сатуның тыелуын, 0,99 процент тәмәке белән сәүдә итүнең, 3,96 процент палаткаларда, киоскларда ваклап сатуның чикләнүен китергән. Ә 32 проценты күптәннән бу эш белән шөгыльләнми икән инде.

Район эшмәкәрләре нигездә күпләп сату-алу белән шөгыльләнүгә өстенлек бирә. Шуңа да муниципалитетның быелга төп бурычларның берсе итеп урта һәм кече бизнес вәкилләрен җитештерү секторына җәлеп итүне куюы бер дә гаҗәп түгел. Яңа тармак - ул яңа эш урыннары да. Узган ел шәһәр һәм районда төзелгән кече предприятиеләрдә 11740 кеше хезмәт куйган. Бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 10 процентка артыграк.

Эш нәтиҗәләренә килгәндә, кече предприятиеләрдәге товар әйләнеше үткән ел 12,6 миллиард сумлык булган. Шул ук вакытта урта предприятиеләрдә бу сан 6,7 миллиард тәшкил иткән.

Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү йөзеннән төрле программалар эшли. Әлмәтлеләр узган ел 7 миллион 73 мең сумлык дәүләт ярдәме алган.

- Районда эшмәкәрлеккә алынган яшьләргә игътибар җәлеп итү буенча да эш алып барыла. Югары һәм урта-махсус уку йортлары студентлары арасында бу максаттан менә өченче ел рәттән бәйге оештырылды. Мондый чаралар власть органнары, бизнес ширкәтләре белән яшьләр арасындагы эшлекле мөнәсәбәтне җайларга мөмкинлек бирә, - диде Александр Глазков.

Урта һәм кече бизнесны үстерү буенча төрле ысуллар кулланыла. Мисал өчен, узган ел район башлыгы каршында бу өлкәдә координацион совет төзелде, төбәк программасы расланды, муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыгы оештырылды.

- Ләкин шулай да әлегә сезнең служба җитәрлек күләмдә актив эшләми, - дип билгеләп үтте район башлыгы Мәҗит Салихов. - Эшмәкәрләрне башка төрле тармакларга, авыл хуҗалыгына җәлеп итәргә кирәк. Эш гаилә фермасы төзедең дә, бетте-китте түгел, ферма тарафыннан җитештерелгән продукцияне кая сату, ничек урнаштыру турында да кайгырту зарур.

Район башлыгы максатчан программалар белән эшләүне дә көчәйтергә әйтте. 2012 елда әлмәтлеләр "Лизинг-Грант буенча 7 грант кына алганнар.

Ирина Апачаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: