Әлмәт таңнары

Әлмәтнең VIVA ансамбле халыкара фестивальдән гран-при белән кайтты

Әлмәтнең яшь вокалчылары «Зимняя сказка в Татрах» исеме астында үткән балалар һәм яшүсмерләрнең V халыкара фестиваль-конкурсы жюри әгъзалары күңелен яулап кайтты.

Әлмәтнең VIVA ансамбле фестиваль-конкурсның төп бүләге, гран-прига, лаек булды. Ансамбль шулай ук «Эстрада вокалы. Ансамбльләр» номинациясендә (өлкән төркем) беренче урынга чыкты.

Шәһәрдәшләребез Андрей Денисов («Академик вокал. Соло» номинациясендә 2 урын) һәм Марсель Маннапов («Эстрада вокалы. Соло» номинациясендә 1 урын) чыгышлары белән күпләгән тамашачылар күңелен яуларга өлгерделәр.

Конкурста лауреат булучыларга проектның «Талантлар Салюты» («Салют Талантов») IV суперфиналында катнашу бәхете елмаячак.

Әлеге фестиваль-конкурс 6 гыйнварда Польшаның Закопане шәһәрендә үтте. Бирегә Әлмәт, Выборг, Красногорск, Липецк, Мәскәү, Одинцово, Санкт-Петербург, Сосногорск, Ульяновск, Бургас (Болгария), Тель-Авив (Израиль), Закопане (Польша) кебек шәһәрләдән яшь талантлар җыелган иде.

«Талантлар Салюты» (http://saluttalantov.ru/) - 2008 елда старт алган халыкара проект. Аның кысаларында уку елы барышында Аурупа һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә балалар иҗатының 50 ләп фестиваль-конкурсы уза. Проектның һәр фестиваль сезоны Суперфинал белән төгәлләнә. Бирегә инде уздырылган фестиваль-конкурсларның I дәрәҗәле Лауреатлары гына эләгә. Суперфиналның приз фонды 300 000 сумны тәшкил итә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим