Әлмәт таңнары

Әлмәтнең “Радиоприбор” заводына 45 ел

90 нчы еллар тарихка илдә базар мөнәсәбәтләренә күчеш чоры буларак кереп калды. Билгеле булганча, үзгәртеп кору җиле һәрбер предприятие-оешмага кагылды.

Вакытында заманага яраклаша алганнар конкуренциядән бөтенләй сыгылып төшмәде. Ә инде яңалыктан курыкканнар ябылырга яки банкротлыкка чыгарга мәҗбүр булды. Үзгәрешләр Әлмәтнең "Радиоприбор" заводын да читләтеп узмады. Аңа икеләтә авырга туры килде. Чөнки оборона предприятиесе үсеше программалары туктатыла. Заводның финанс хәле нык какшаса да, ул бөтенләй аягыннан егылмады, үз йөзен саклап кала алды. 45 еллык тарихка ия предприятиегә бүген федераль һәм республикакүләм проектларны ышанып тапшыралар.

Без тарихта эзлебез...

Нефтьчеләр башкаласында "Радиоприбор" заводы Татарстан производство берләшмәсенең филиалы буларак СССР Радиосәнәгать министрлыгының приказы белән 1967 елның 14 декабрендә оештырыла. Башта эшчәнлекне сәнәгать зонасының автотранспорт остаханәләре мәйданчыкларында алып барырга туры килә. Хезмәткәрләр туплау белән беррәттән шәһәрнең төньяк-көнбатышында заводның төп бинасы төзелешенә нигез салына. Беренче продукция 1968 елның мартында җитештерелә. Бу ныгыткыч (крепеж) детальләре була. Җитештерүчәнлекнең төп продукциясе исәпләнгән самолет антенналары ике елдан соң чыгарыла башлый. Заводта ясалган аппаратура җир белән дә, башка очу объектлары, мисал өчен, самолет, вертолетлар белән дә махсус сигналларны тапшыру-алу өчен тотрыклы элемтә урнаштырырга ярдәм итә. Моннан тыш биредә самолетларга теләсә нинди һава торышында һәм күз күреме начар булганда да очып китәргә һәм җиргә төшәргә мөмкинлек бирүче блок һәм изделиеләр әзерләнә. Предприятиенең әйберләре белән үзебезнең илдә эшләнгән барлык самолетлар һәм вертолетлар тәэмин ителә. Соңгы елларда "Радиоприбор" Көнчыгыш -Азия төбәкләренә экспорт поставкалауларында да актив катнаша.

1977 елда филиал "Әлмәт "Радиоприбор" заводы" итеп үзгәртелә. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, предприятие 1970-80 нче елларда социаль киеренкелекне төшерүдә зур роль уйный: ул меңәрләгән хатын-кызны һәм яшьләрне эш белән тәэмин итә. Бүген алар арасында үз эшенең осталарына әверелгән һәм завод өчен кыен елларда да аңа тугрылыклы калганнар аз түгел. Хезмәткәрләргә эш шартлары тудыру, социаль-көнкүреш сорауларны хәл итү белән бергә Әлмәтнең социаль үсешенә дә зур өлеш кертелә. Завод акчасына эшче кадрлар әзерләү максатынна 600 урынга исәпләнгән 65 нче училище, ике балалар бакчасы (45 һәм 51 нче), универсам, 46,6 мең квадрат метр тәшкил иткән 11 торак йорт, "Берсут" һәм Туапседагы "1 Май" ял йортларында йокы корпуслары һәм башкалар төзелә.

1980 еллар азагына завод республиканың иң эре машина төзелеше төркеменә керә һәм ТР көньяк-көнчыгыш төбәге, шул исәптән Әлмәтнең социаль-икътисади үсешендә мөһим роль уйный.

Замана белән бергә таләпләр дә үзгәрә бара. Завод 1980 нче елларда станоклар паркын һәм яңа технологияләр кертүне үстерү буенча эшне дәвам итә. Нәтиҗәдә АСУП системасы кертелә, кайнар прессовка участогы киңәйтелә, машина залы реконструкцияләнә. 1986 елда "Радиоприбор" заводында 7 цех һәм 4 участок эшли.

1999 ел шатлыклы вакыйгаларга бай була. 30 мартта алдагы ел йомгаклары буенча "Радиоприбор" заводына "Индустрия лидеры -98" исеме бирелә һәм "Алтын пальма" призы белән "Алгарыш хакына партнерлык" Халыкара программасы сертификаты тапшырыла. Ә инде ел азагында предприятие ачык акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелә. Шушында ук ул авиациягә һәм космоска эшләүче эре предприятиеләрне берләштергән "Аэрокосмик җиһазлар" корпорациясе ААҖ әгъзасы була.

Эшләгәнгә эш табыла

Әйткәнебезчә, дәүләт заказы кыскару һәм базар мөнәсәбәтләренә күчү нәтиҗәсендә заводның җитештерүчәнлек күләме кискен кими. Өстәвенә квалификацияле белгечләр зуррак хезмәт хакы түләнә торган эш эзли башлый. Әлеге авыр хәлдән чыгу өчен "Радиоприбор" конверсия программасы эшләргә, ягъни гражданнар билгеләнешендәге изделиеләр ясауны үзләштерергә мәҗбүр була. Бу елларда предприятиедә мондый 120 дән артык төрдәге товар җитештерелә. ТЭК, "Автопром", РЖД, төзелеш индустриясе һәм торак-коммуналь хуҗалык - аларны кулланучылар исемлегендә.

Бүген предприятие җитештерү күләмен уңышлы гына ишәйтә бара. Коллектив агымдагы елны 20 процентка арттырып тәмамларга планлаштырыла. Бу уртача хезмәт хакын 22, чиста табышны 28 процентка күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Алма пеш, авызга төш дип утырып, җитештерелгән продукциягә сорау тудырып та булмый. Моны җитәкчелек яхшы аңлый һәм алга таба бару өчен төрле юллар эзли. Шуның нәтиҗәсе буларак, соңгы елларда "АВТОВАЗ" ААҖ өчен алгы утыргыч чаналары, "КАМАЗ" ААҖ өчен тапшырулар коробкасы белән идарә итүнең электр-пневматик системасын, "РЖД" ААҖ өчен электровозлар өчен запас частьлар кебек яңа продукция җитештерү үзләштерелә.

"Радиоприбор" заводы нефтьчеләр белән дә тыгыз элемтәдә эшли. Газ һәм нефть сәнәгатенә исәпләнгән изделиеләр көч механизмнарының эш режимын контрольдә тотарга һәм оптимальләштерергә мөмкинлек бирә. Бүген җитештерелә торган электр-техник продукция заводтагы эш күләменең сизелерлек өлешен алып тора. Автоматлаштырылган контроль һәм батырма электр двигательләре белән идарә итү, телеметрик мәгълүматларны җыю, эшкәртү һәм аларны диспетчерлык пунктына тапшыруны автомат рәвештә башкару өчен станцияләр үзләштерелде. Предприятие 15 тән 500гә кадәр киловаттлы егәрлеге булган асинхрон электр двигательләреннән файдаланганда электр энергиясен янга калдыручы һәм алардан куллану срогын озынайтучы КПМнар чыгаруга алынган. Авыр табыла торган югары үзле нефть ятмаларын эшкәртү өчен завод тирәндәге скважиналарга "Терм" җылыткычын чыгаруны да үзләштерде. Ул скважиналар дебитын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Завод торак йортлар подъездларына тимер ишекләр ясауга да тендер откан иде. Алдынгы технологияләр кулланып сыйфатлы металлдан эшләнгән ишекләр куелганнан соң подъездларда тәртип һәм тынычлык урнашты дип әйтергә була.

Мәгълүм булганча, шәһәрдә капиталь ремонт барган йортлар подъездларындагы лампочкалар эш барышында светодиодлы яктырткычларга алыштырыла. Энергияне күпкә янга калдыручы мондый лампочкалар эшләү заводның шулай ук перспектив юнәлешеннән санала.

Хәзерге вакытта биредә подъездлар өчен генә түгел, офис, цех һәм урам яктырткычларын чыгару җайга салынган. Алар төрле дизайн һәм егәрлекле итеп эшләнә. Билгеле булганча, гадәти лампочкаларга караганда мондый яктырткычлар 50 процент экономия бирә. Узган ел шәһәрне Яңа ел бәйрәменә бизәүдә энергияне янга калдыра торган әлеге яктырткычлар кулланылды. Быел да заявкалар байтак булган.

"Радиоприбор" заводы "2011-2020 елларга РФ оборона-сәнәгать комплексы үсеше" федераль максатчан проектында катнаша. Бу программа производствоны модернизацияләүгә һәм техник яктан яңадан кораллануга юнәлтелгән. Димәк, завод тиздән иң югары класслы һәм сыйфатлы изделиеләр чыгара башлаячак. Ник дигәндә, программа үтәлеше яңа җиһазлар, заманча технологик линияләр һәм комплекслар алуга ышаныч уята.

Әлбәттә, заманча җиһазларда эшләү өчен югары квалификацияле белгечләр дә кирәк булачак. Бу мәсьәләне чишү өчен узган ел муниципалит, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы инициативасы белән заводта машина төзелеше кластеры оештырылды. Хәзер КНИТУ- КАИ һәм һөнәри көллияттә белем алучылар уку чорында ук завод эшчәнлеге белән танышалар, практиканы биредә үтәләр. КНИТУ-КАИның завод базасында укыту-производство үзәге оештырылуы да зур әһәмияткә ия.

"Әлмәт "Радиоприбор" заводы" ААҖ шәһәрне төзекләндерү эшеннән дә читтә калмый. Ул 12 нче ТОСМСның баш предприятиесе булып тора. Үзләренә беркетелгән территорияне чисталыкта тотуда, балалар мәйданчыкларын, ишегалларын төзекләндерүдә зур хезмәт куя. Шунысын да ассызыклар узасы килә, предприятие төзекләндерү эшләренә үз кеременнән өлеш чыгара. Быел шефлык ярдәмнәрен дә кушсаң, барлык эшләргә 1,5 миллион сумга якын акча тотылган. Завод өчен бик зур сумма бу.

- 45 ел эчендә ирешелгән уңышлар нигезендә хезмәт коллективының намуслы хезмәте ята, - ди завод директоры Александр Михайлов. Алда билгеләп үткәнебезчә, предприятиедә озак еллар фидакарьлек үрнәге күрсәтеп эшләүчеләр дә аз түгел. Юбилей көннәрендә төрле елларда "Радиоприбор"га җитәкчелек иткән шәхесләрнең исемнәрен атап китмәү дөрес булмас иде. Менә алар - А.Ш.Рамазанов, А.К.Биктәшев, М.В.Харитонов, Р.Ф.Вәлиев. Александр Михайлович Михайлов бу җаваплы вазифага 2008 елның 1 ноябреннән алына. Генераль директорның тырышлыгы белән предприятие үзенең финанс-икътисад хәлен яхшырта. Шулай ук РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының да дәүләт бюджетыннан субсидия бүленгәндә ролен билгеләп үтәсе килә. Әлеге акчалар салым буенча буычны каплауга җибәрелә. Ә предприятиедә оештырылган җәмәгать эше хезмәт хакын түләүдә булган бурыч белән исәп-хисап ясарга мөмкинлек бирә. Боларның барысына да яңа җитәкченең эшне оста оештыра белүе, үзгәрешләргә йөз тотуы нәтиҗәсендә ирешелә. Яңарышка юл алган предприятие һәм аның хезмәт коллективы бүген киләчәккә тагы да ышанычлырак карый.

Ирина Апачаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: