Әлмәт таңнары

Әлмәтнең полиция бүлегендә тарихи музей ачылды

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне алдыннан кичә Әлмәт полиция бүлеге бинасында ведомствоның тарихи музее ачылды.

Тантанада Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Дамир Динниулов, район башлыгы Мәҗит Салихов һәм башкалар катнашты.

1923 ел. Бөгелмә кантонына кергән Әлмәт волостенда беренче милиция бүлеге ачыла һәм аңа җитәкчелек итәргә Ибраһим Нигъмәтуллинны җибәрәләр. Әлмәт эчке эшләр идарәсенең вакыйгаларга, язмышларга, шәхесләргә бай тарихы шуннан башлана. Сүз уңаенда, бик күп җитәкчеләр башында йөрткән музей төзү идеясен бүлекнең гамәлдәге җитәкчесе Дамир Гарипов тормышка ашыра.

Музей өчен артык зур булмаган, 60 кв. метрлы мәйданга оештыручылар саллы гына фонд туплаган. Экспозиция 3 өлештән тора. 1930-50 елларга багышланган бүлектә идарәнең беренче җитәкчеләре, тәүге хезмәткәрләре турында мәгълүмат җыелган. Кызганыч, беренче Әлмәт волость милициясе җитәкчесе турында белүчеләр, бу хакта мәгълүмат бай түгел. Ләкин архивлардан аның фотосын юнәткәннәр. Биредә шулай ук пластик сында шул чор милициясе формасы күрсәтелә. Тарих белән кызыксынучылар гимнастерканың яка рәвешеннән аның офицер формасы булуын чамалар, мөгаен. Гомумән, ул елларда милициягә хәрбиләр, актив шәхесләр җәлеп ителгән. Шуңа күрә гади тәртип сакчылары нигездә гадәти киемнән йөргән. Экспозициядә "Прогресс" басу машинкасы, микроскоп, ул вакытларда хокук бозучылардан алынган кораллар... Музейның башкалардан аермалыгы шул - бирегә экспонатларның төп нөсхәләре җыелган. Араларында иң кыйммәтлесе хезмәткәрләрнең батырлыгы, фидакарьлеге өчен бирелгән орден-медальләр. Инде хәзер үк тәэсирле экспонатларның һәммәсен сораштырып, эзләп, берәмтекләп җыйганнар.

Музейның икенче залында 50-60 еллар тасвирлана. Күзгә ташланганы - ак мичле тикшерүче бүлмәсе. Кыршылып беткән зәңгәр төстәге табурет. 60-70 еллар элек эшләнгән, күпне күргән өстәлдә "Беломор" пачкасы ята. 1966 елда ачылган җинаять эше. Бу да оригинал. Тәрәзәдә исә 60 нчы еллардагы Әлмәт күренеше. Музейга тәүге адымнарын атлаган ветераннар фотолардан үзләрен, хезмәттәшләрен эзли, таба. Әлмәт эчке эшләр бүлеге музеен ясаучылар "Музей эше" фирмасы вәкилләренең аны төзегәндә төп принцип буларак "Зыян салма" дигән гыйбарәне истә тотып эшләүләрен искәртте. Ник дисәң, бирегә вакыйгаларның тере шаһитлары килә.

1985-89 елларда Әлмәт милициясен җитәкләгән отставкадагы генерал-майор Рафил Ногманов та төбәкнең танылган хокук сакчыларын, кызыклы вакыйгаларны барлады.

- Әлмәткә очраклы рәвештә килеп эләктем. Ләкин биредә узган хезмәтем белән чиксез горурланам. Бик уңдым мин монда килеп: ифрат тырыш коллективка эләктем. Безнең эштә җитәкчесе беренчел димәс идем. Ник аның маңгае җиде карыш түгел, ярдәмчеләре, аңлый торган хезмәттәшләре булмаса бернәрсә дә барып чыкмый, - диде ул ветераннарның өлешен бәяләп һәм рәхмәтен ирештереп. - Яшьләр, кыю булыгыз, - дип тә өстәде.

Музейның төп бурычы - тарихи мирасны саклау. Моннан тыш, ул әле яңа буын хезмәткәрләргә патриотик һәм әхлакый тәрбия үзәге дә.

Азат Закиров, 2000-2011 елларда идарә җитәкчесе:

- Бу бик кирәкле гамәл. Әле күз салдым - без нәшер иткән китаптан бик күп мәгълүмат чагылыш тапкан биредә. Безнең дә теләк бар иде, ләкин беренчел бурыч башка булды. Мин эшкә керешкән елда кыш көне хезмәткәрләр кабинетларда киез итектән, туннарда утыра иделәр. Шуңа күрә бинаны җылыту, тәрәзә алыштыру, түбә яңарту белән мәшгуль булдык. Һәм бүгенге гамәлләр өчен шартлар тудырып киттек. Алмашка килүчеләр хезмәтеннән хәбәрдармын, күзәтеп барам: уңышларына сөенәм, ялгышларга көенәм. Бу тарихта минем дә өлешем бар бит.

Наил Камалов, отставкадагы полковник:

- Эчке эшләр хезмәтенең иң зур байлыгы - аның шәхесләре. Һәркайсы үз урынында төрле хокук бозуларга каршы торучы хезмәткәрләр. Безнең хезмәт тарихы югары профессионализм, батырлык, фидакарьлек, вөҗданлык үрнәге кебек мисалларга бай. Яшьләр аларны белергә, андыйларга тигезләшергә, хәтта ул дәрәҗәне узарга омтылырга тиешләр. Шуңа күрә музей булдыруны бик хуплыйм. Эчке эшләр органнарында хезмәткәрне патриотик, әхлакый, һөнәри яктан үстерүнең берничә юнәлеше бар. Музей - шуларның берсе. Әһәмияте буенча соңгысы түгел.

Ләйләгөл Минаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: