Әлмәт таңнары

Әлмәтнең мәңгелек йортларында тәртипме?

15 июньнән алып 15 июльгә кадәр ра­йон­да "Хә­тер ай­лы­гы" игъ­лан ител­де.

Мәгълүм бул­ган­ча, бу чор­да сәнә­гать предп­ри­я­ти­елә­ре кол­лек­тив­ла­ры, әлмәт­леләр зи­рат­лар­ны җы­еш­ты­ру­га чы­га. Шәһәр хал­кы өчен зи­рат­лар­га кадәр буш­лай рейс­лар оеш­ты­ры­ла, дип хәбәр ит­тек. Бу ак­ци­я­нең бе­рен­че генә оеш­ты­ры­луы тү­гел. Лә­кин ал­да­гы ел­лар­да ул бер ат­на гы­на дә­вам итсә, юби­лей­лар елы бул­ган­лык­тан шәһәр­нең йө­зен тәр­типкә са­лу мак­са­тын­да бы­ел­гы­сын бер ай­га су­зар­га уй­ла­ган­нар. Юк­ка тү­гел...

"И­лен белмәгән - иге­лек­сез, хал­кын белмәгән - хо­лык­сыз, нә­се­лен белмәгән - нәсәп­сез", - дигән бо­рын­гы­лар. Шәҗәрә­сен белү­челәр ка­берс­тан­га бу кадәр үк би­та­раф бул­мас иде: зи­рат­лар­ны адәм буе чүп үләннәр, ку­ак­лар бас­кан, кой­ма­ла­ры ау­ган, чар­ду­ган­на­ры кый­шай­ган "я­тим" ка­бер­лекләр җитәр­лек, төгәлрәк бул­саң, ка­рал­ган­на­ры бар­мак белән генә са­нар­лык. Бу ман­за­ра­ны, ни кыз­га­ныч, Бигәштә­ге иң бо­рын­гы 1 һәм РТС­та­гы 2 нче мө­сел­ман зи­рат­ла­рын­да күзәт­тек. Дө­рес, соң­гы­сын­да эш гөр­ли. Му­ни­ци­па­ли­тет со­ра­вы­на хәер­хаһ­лы ка­лып, би­редә шәһәр­нең 4 предп­ри­я­ти­е­се чис­тар­ту белән мәш­гуль. Бу из­ге гамәлгә АЗУЭС 2, Әлмәт тор­ба за­во­ды 9, "Та­тА­ИС­нефть" 15 ке­ше җибәргән. УПТЖ ППД дан 20 ке­ше. Зи­рат ка­рау­чы Әхәт Мо­ра­тов алар­га рәхмәт­ле: "Һәр ка­бер­лек­не утый­лар, агач­ла­рын төп­лиләр", - ди ул. Аның сүзлә­ренчә, бу гамәл соң­гы ва­кыт­та ел са­ен кы­лы­на. Лә­кин чис­тар­ту да­и­ми бул­ма­ган­лык­тан, ел дә­ва­мын­да зи­рат өс­те хәй­ран ка­лыр­лык хәлгә килә. Эшләү­челәр ара­сын­нан бер ха­ным­ның: "Та­тар­лар әр­вах­ны күмә дә, ка­бер өс­тенә агач бо­та­гы төр­теп китә. Ел­лар уз­гач тирә-як­ка та­ра­ла­сын бел­миләр гүя", - диюе ише­тел­де. Шәһәр хал­кы шу­лай ук би­та­раф­мы­ни соң? Бу со­рау­ны Әхәт Мо­ра­тов: "Ха­лык та эзен су­ыт­мый аны­сы, ка­рал­ма­ган ка­бер­лекләр­нең ху­җа­ла­ры (ту­ган­на­ры) юк­тыр", - дип җа­вап­ла­ды. Авыр уй­лар белән чы­гу юлы­на юнәлгәндә, ку­лы­на су бал­ло­ны тот­кан бер ир-ат оч­ра­ды. Җә­лил бистә­сеннән килгән Вә­ли Хи­са­мов бул­ды ул. Га­зиз әни­се ка­бе­ренә чәчәкләр утыр­тып, су си­беп йөр­үе.

- Е­лы­на ким дигәндә 4 тап­кыр киләм би­регә. Ко­ры ва­кыт­та чәчәкләр шиңмә­сен дип еш­рак та кай­тыр­га ту­ры килә. Һәр­кем үз ту­га­ны ка­бе­рен генә чис­тарт­са да бу кадәр үк бул­мас иде. Мин үзем ка­бер­лек эчен генә тү­гел, тирә­сен дә игъ­ти­бар­сыз кал­дыр­мас­ка ты­ры­шам. Кай­бер­лә­ре шак­ка­тыр­лык: ча­ган ку­ак­ла­ры ас­тын­да кал­ган, адәм ку­лы тимәгән. Без­нең бистә зи­ра­тын­да мон­дый хәл юк.

То­рак-ком­му­наль ху­җа­лык де­пар­та­мен­ты мәгълү­мат­ла­рын­ча, шәһәрдә 9 зи­рат бар: 3 есе мө­сел­ман­нар­ны җирләү өчен, 5 есе хрис­ти­ан­нар­ны­кы һәм бер­се сол­дат зи­ра­ты. 2007 ел­дан бар­лы­гы 85 га мәй­дан­ны биләгән зи­рат­лар­ны тәр­типтә то­ту­га "Ри­ту­аль хезмәтләр" са­ло­ны җа­вап­лы бу­ла­рак бер­ке­телгән. Ел са­ен бу мак­сат­лар­га аңа җир­ле бюд­жет­тан ак­ча бү­ленә. Бы­ел, мәсәлән, 1 млн 373 мең сум ка­рал­ган. Мил­ли­он дисәң күп, бүлә баш­ла­саң аз сум­ма, күрә­сең. Шу­ңа күрә ел са­ен зи­рат­лар­ны чис­тар­ту­га предп­ри­я­тие-оеш­ма­лар­ны "җигәләр". Ту­гыз зи­рат алар­га кишәр­лекләп бү­ленгән. Был­тыр ярдәм со­рап ча­кы­рыл­ган 49 предп­ри­я­ти­е­нең 40ы бу­лыш­кан. Бу 960 ка якын ке­ше 90 ма­ши­на чүп чы­гар­ган дигән сүз. Бы­ел исә 17 июньнән 7 предп­ри­я­тие: "Әлмәт тор­ба за­во­ды" ААҖ, "А­ЗУЭС", "Та­тА­ИС­нефть", УПТЖ ППД, "Татс­пецт­ранс­порт" ҖҖЧ, "СМП-Неф­те­газ", "Әлмәт җы­лы­лык челтә­ре" ААҖ, "Тат­неф­те­газ­пе­ре­ра­бот­ка" идарә­се РТС­та­гы мө­сел­ман, ДСРК­да­гы пра­вос­ла­вие зи­рат­ла­рын чис­тар­ту­га 120 ләп эш­че­сен чы­гар­ган.

Әлмәт­нең иң бо­рын­гы зи­рат­ла­ры­ның бер­се - бе­рен­че­се - Бигәш зи­ра­ты "д­жунг­ли"­дан ким тү­гел. Үзәк юл­дан читтә­ге ка­бер­лекләргә хәт­та ке­реп тә бул­мый. Шу­лар ара­сын­да йөрү­че ап­ты­ра­ган кы­яфәт­ле бер ха­ным күзгә ча­лын­ды. Ерак Се­бердән, Ух­та­дан кайт­кан Ве­не­ра Пет­ро­ва икән. Бигәш зи­ра­тын­да Ве­не­ра ха­ным­ның әби-ба­ба­сы, әти-әни­се җирләнгән.

-​ ­Зи­рат бик ая­ныч хәлдә. Ба­бам­ның ка­бе­рен тап­тым менә. Би­ек үлән, ку­ак­лар ара­сын­нан әби­не­кен та­ба ал­мыйм әле. Сирәк кай­там. Бул­са елы­на бер чис­тар­там ин­де. Шәһәрдә ка­рап то­рыр­лык якын ту­ган­нар юк ди­яр­лек, - ди ул.

То­рак-ком­му­наль ху­җа­лык де­пар­та­мен­ты җитәк­че­се ва­зи­фа­ла­рын баш­ка­ру­чы Ил­дус Вә­ли­ха­нов ку­лын­да­гы бер төргәккә күз төшкән иде. Бе­рен­че зи­рат­ны чис­тар­ту­га ча­кы­рыл­ган предп­ри­я­ти­еләр исем­ле­ге һәм алар­ның их­ти­мал кишәр­леклә­ре схе­ма­сы бул­ды ул. Ә исем­лектә хәл­ле, аб­руй­лы предп­ри­я­ти­еләр күрсә­телгән. Алар то­тын­са, шәһәр ур­та­сын­да­гы зи­рат­ның "йө­зе" тәр­типтә бу­ла­чак аны­сы. Дө­рес, әле­ге предп­ри­я­ти­еләр бү­ленгән тер­ри­то­ри­я­не мәҗбү­ри чис­тар­тыр­га ти­еш дигән сүз тү­гел бу. Ә бәл­ки ахирәт­не күз уңын­да то­тып, ка­берс­тан­ны чис­тар­тыр­га чык­кан әлмәт­леләргә ярдәм гамә­ленә ча­кы­ру гы­на.

Шәһәрдәшләр­нең зи­рат­лар­га мөнәсәбә­те - бү­ген­ге бу­ын­ның әх­ла­гы көз­ге­се­дер. "Пәй­гамбә­ре­без Мөхәммәд (с.г.в.): "Пакъ бул­ма­ган­нар җәннәткә кермәс", дигән. Бер хә­ди­сендә исә: "Ка­берләр­не зы­ярәт ите­гез, чөн­ки ка­берләр­не кү­реп то­ру үлем­не хә­терлә­тер", - дип искәрткән.

Ләйләгөл Ми­на­е­ва

Ли­лия Се­дель­ни­ко­ва фо­то­сы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: