Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләрне кисәтәләр

Сәламәтлек саклау идарәсендә талпан вируслы энцефалитына багышланган матбугат конференциясе уздырылды.

Роспотребнадзорның Әлмәт территориаль идарәсе буенча начальнигы урынбасары Ирина Хәйруллина безнең төбәктә талпаннарның аеруча күплеген искәртте. Көннәр җылыну белән талпаннар активлаша төшкән. 1 майдан 3 айга кадәр 15 кешегә талпан кадалган. Узган елның шушы чорында талпан кадалган 87 кеше медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән булган. Аларның 14 е балалар. Табиблар табигать кочагында, дачада булганда сакланырга, дөрес киенергә киңәш итә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки