Әлмәт таңнары

Әлмәт язгы ташуга әзер

Узган елгы яз елга-инешләргә якын яшәүче кешеләргә зур кайгы-хәсрәт алып килде.

Быел да су басулар кабатланмасмы, язгы ташуны нинди әзерлектә каршылыйбыз - Әлмәт муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аның нәтиҗәләрен бетерү, янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү буенча комиссиясенең киңәйтелгән утырышында шушы мәсьәләләр каралды.

Өлкәннәр әйтмешли, замана белән табигать тә үзгәрә бара ахры. Хәзер яз, җәй һәм башка ел фасылларына һава торышын күп еллар дәвамында алып барылган күзәтүләрдән чыгып фаразлавы кыен. Яңгырлы җәй көтелә диләр, берәр атна явым-төшем була да, шуның белән вәссәлам. Мисал өчен, узган ел беркем дә язгы ташу йортларга үтеп керер дип башына да китермәгән иде. Фаразлар буенча барысы да үз җаена барырга тиеш иде кебек югыйсә. Чынлыкта исә, язын 537 торак йортны су басты. Менә быел да табигать холыксызлана башлады. Агымдагы атнаның дүшәмбесендә кайбер тротуарлар эрегән кар сулары астында калды. 21 мартка тагын салкыннар башланырга тиеш диләр.

Утырышта узган елгы гадәттән тыш хәлне янәдән искә төшереп уздылар.

- Бүген безнең бурыч - бу хәлнең кабатлануына юл куймау, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Николай Богданчиков.

Моның өчен үткән елдан ук эш башланган. Дала Зәе ярлары чүп-чардан, ауган агачлардан чистартылган, елганың төбен тирәнәйтү, ярларын киңәйтү турында карар кабул ителгән, Урсалыга илтә торган күпер асты да тәртипкә китерелгән, Зәй-Каратайда буа ныгытылган һәм башка эшләр башкарылган. Бүген дә эш туктамый. Мәсәлән, узган җомга көнне "Әлмәтнефть" идарәсе әйләнеп узу юлында эшли иде. Биредә күпер астындагы чүпләр генә түгел, ләм һәм җир дә машиналарга төяп түгелә. Су күтәрелгән очракта кешеләргә нишләргә кирәклеге турында язулар өләшенгән. Алар белән өйрәнүләр дә уздырылачак.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт муниципаль районы буенча идарәсе начальнигы Валерий Грезнев билгеләп үткәнчә, ел саен бу чорда язгы ташу уңаеннан чыгарыла торган район башкарма комитеты карарына үзгәрешләр кертелгән. Быел алдагы еллардагы 6 пост урынына 9 пост төзелгән. Аларның һәрберсе йөзү чаралары белән тәэмин ителергә тиеш. Постларга беркетелгән баш предприятиеләр алдына 20 марттан башлап кизү оештыру бурычы да куелган.

Юлларга хезмәт күрсәтүче оешмалар, торак-коммуналь хуҗалык департаменты бу чорга әзерлек чаралары күрелүен җиткерде. УПТЖ ППД җитәкчесе Геннадий Федотов та Карабаш сусаклагычының язгы ташуга 100 процент әзер булуын әйтте. Билгеләп узылганча, Карабаш сусаклагычы 48 миллион кубометр тәшкил итә. Агым суларны кабул итүгә әзерлек эше октябрь аеннан ук башланган. 25 мартка читтән килгән суларны кабул итү өчен 23 миллион кубометр урын әзерләнгән. Сусаклагычның су белән ничек тулуына даими контроль алып барыла.

Киңәшмәдә катнашкан РФ Гадәттән тыш хәлләр миниистрлыгының ТР буенча баш идарәсе начальнигы урынбасары Рафаэль Мотыйгуллин игътибарны язын күпләп күзәтелә торган янгыннарга юнәлтте.

Берничә көннән укучыларның язгы каникуллары башлана. Әти-әниләргә балалары белән сулыклар һәм ут белән шаярырга ярамаганлыгы хакында сөйләшүләр алып бару артык булмас дип уйлыйбыз.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: