Әлмәт таңнары

Әлмәт волейболчылары эшчеләр­нең Ботендөнья спорт ярышларыннан алтын медаль белән кайтты

Әл­мәт­нең "Неф­тя­ник" ир­ләр во­лей­бол ко­ман­да­сы Бол­га­ри­я­нең Вар­на шә­һә­рен­дә уз­ган эш­че­ләр­нең өчен­че Бо­тен­дөнья спорт ярыш­ла­рын­нан ал­тын ме­даль бе­лән кайт­ты.

20 спорт тө­рен­нән тор­ган һәм Ха­лы­ка­ра һә­вәс­кәр эш­че­ләр спор­ты кон­фе­де­ра­ци­я­се­нең 100 ел­лы­гы­на ба­гыш­лан­ган бу уен­нар­да әл­мәт­ле­ләр тәү­ге тап­кыр кат­наш­ты. Уен­нар­да 32 дәү­ләт­тән 2500 һә­вәс­кәр спорт­чы оч­раш­ты.

"Тат­нефть" ААҖ ка­на­ты ас­тын­да эш­ләп ки­лү­че бу ко­ман­да - рес­пуб­ли­ка­да ал­дын­гы­лар са­фын­да. Та­тарс­тан­да уз­ды­рыл­ган күп­сан­лы тур­нир­лар җи­ңү­че­се, 2012 ел­да­гы Рос­си­я­нең сә­нә­гый тар­мак­ла­ры спорт клуб­ла­ры IX фес­ти­ва­ле лау­ре­а­ты, шул ук ел­ның җә­ен­дә Ана­па­да спорт комп­лекс­ла­ры һәм фи­зик куль­ту­ра клуб­ла­ры ара­сын­да Рос­сия чем­пи­о­ны бул­ган "Неф­тя­ник" иле­без де­ле­га­ци­я­се сос­та­вын­да Бол­га­ри­я­дә бе­рен­че әй­лә­неш­тә Фран­ция, Из­ра­иль, Бе­ло­рус­сия, Ал­жир ко­ман­да­ла­ры бе­лән көч сы­наш­ты.

Әл­мәт шә­һә­ре во­лей­бол фе­де­ра­ци­я­се рә­и­се Ни­ко­лай Пев­цов сүз­лә­рен­чә, ир-егет­ләр­нең ба­ры­сы да нефть чы­га­ру тар­ма­гы­ның төр­ле өл­кә­лә­рен­дә хез­мәт куя, во­лей­бол бе­лән күп­тән шө­гыль­лә­нә. Һә­вәс­кәр­ләр уры­ны­на про­фес­си­о­наль спорт­чы­лар­ны алу мөм­кин­ле­ге бул­са да (ярыш­лар­да рәс­ми ти­тул­ла­ры бул­ма­ган уен­чы­лар кат­на­ша ала), фе­де­ра­ци­я­дә Рос­сия чем­пи­о­на­тын­да хә­ләл көч­лә­ре бе­лән җи­ңү яу­ла­ган­нар гы­на ба­рыр­га ти­еш дип ка­рар кы­ла­лар. Во­лей­бол­чы­лар бе­рен­че өч­лек­кә элә­гер­гә ди­гән ни­ят бе­лән юл­га чы­га, лә­кин ал­тын ме­даль бе­лән кай­та­сы­ла­рын уй­ла­ры­на да ки­тер­ми.

- Егет­лә­ре­без­нең бул­дык­лы икә­не­нә ши­гем юк ми­нем, - ди Әл­мәт во­лей­бол фе­де­ра­ци­я­се рә­и­се Ни­ко­лай Пев­цов. - Алар­ның төр­ле дә­рә­җә­дә­ге күп­сан­лы җи­ңү­лә­ре про­фес­си­о­нал­лар­га кар­шы то­рыр­дай икә­нен ис­бат­лый. Шу­лай да дөнь­я­кү­ләм уен­нар­да кем бе­лән оч­ра­ша­сын, алар­ның әзер­ле­ге ни дә­рә­җә­дә икә­нен ал­дан бе­леп бул­мый бит.

Бе­рен­че төр­кем ас­тын­да "Неф­тя­ник" ко­ман­да­сы фран­цуз­лар бе­лән оч­ра­ша. Ярый­сы ук көч­ле ко­ман­да бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, әл­мәт­ле­ләр 3:1 исә­бе бе­лән җи­ңү яу­лый. Мәй­дан­чык­та оч­раш­кан икен­че төр­кем - Из­ра­иль ко­ман­да­сы. Бу юлы да бә­хет без­не­ке­ләр­гә ел­мая - исәп 3:0. Ан­на­ры - Бе­ло­рус­сия. Әле­ге ко­ман­да­ның мөм­кин­лек­лә­ре ха­кын­да без­не­ке­ләр хә­бар­дар, шу­ңа кү­рә бу уен­да "Неф­тя­ник"­ка авыр­га ту­ры ки­лә. Шу­лай да 3:1 исә­бе бе­лән бе­ло­рус­лар­ны арт­та кал­ды­рып, әл­мәт­ле­ләр Ал­жир ко­ман­да­сы бе­лән оч­ра­ша.

- Ал­жир вә­кил­лә­ре үз­лә­ре­нең егәр­ле­ге, чы­дам­лы­гы бе­лән таң кал­дыр­ды без­не, - ди "Неф­тя­ник" во­лей­бол ко­ман­да­сы уен­чы тре­не­ры Алек­сей Де­шин. - Шул­ка­дәр йө­ге­рек, үт­кер егет­ләр бе­лән мо­ңа ка­дәр уй­на­ган бул­ма­ды. Әм­ма без дә сы­нат­ма­дык, 3:0 исә­бе бе­лән отып, бе­рен­че әй­лә­неш­тә бе­рен­че­лек­не ал­дык.

Ярым­фи­нал­да Рос­сия да­нын як­ла­ган Әл­мәт ко­ман­да­сы Мек­си­ка вә­кил­лә­ре бе­лән оч­ра­ша. Үз­лә­ре­нең хо­лык­ла­ры бе­лән бе­раз Ал­жир егет­лә­ре­нә ох­шаш мек­си­ка­лы­лар­ның уен ст­ра­те­ги­я­се­нә тиз тө­ше­нү хи­са­бы­на "Неф­тя­ник" 3:0 исә­бе бе­лән фи­нал­га үтә. Мон­да ин­де егет­ләр­гә ярый­сы гы­на тир тү­гәр­гә ту­ры ки­лә.

- Эс­то­ни­я­нең "Ка­лев" ко­ман­да­сы без­гә чак­лы уен­на­рын җи­ңел­лек бе­лән үт­те. Бак­саң, ара­ла­рын­да про­фес­си­о­наль спорт­чы­лар бар икән, - ди Ни­ко­лай Пев­цов. - Уен­нар ба­ры­шын­да мо­ның шу­лай икә­нен баш­ка ил вә­кил­лә­ре ис­бат­лый ал­ды, тик ин­де оеш­ты­ру­чы­лар ха­та җи­бәр­гә­нен аң­ла­са­лар да: "Ба­ры­сы да хәл ител­гән, арт­ка юл юк", - ди­де­ләр. Шу­ңа кү­рә уен көч­ле бар­ды.

Бе­рен­че сет­та без­гә от­тыр­ган Эс­то­ния егет­лә­ре үз көч­лә­ре­нә ар­тык ыша­ну­ла­рын тиз аң­лап ала һәм уен­га җиң сыз­га­нып ке­ре­шә. Без­не­ке­ләр дә тө­шеп кал­ган­нар­дан тү­гел, фи­нал­га ка­дәр ба­рып җит­кәч, бө­тен көч­лә­рен җи­ңү­гә юнәл­де­рер­гә ка­рар кы­ла. Сет­лар ба­ры тик ике оч­ко­га гы­на аер­ма бе­лән я бер, я икен­че як­ның җи­ңүе бе­лән тө­гәл­лә­неп ки­лә. Исәп 2:2. Баш­ка уен­нар тә­мам­ла­ну сә­бәп­ле, три­бу­на­га кат­на­шу­чы­лар җы­е­ла. Эс­то­ни­я­гә үз­лә­ре­нең вә­кил­лә­ре һәм Авст­рия җы­ел­ма ко­ман­да­сы көч бир­сә, кал­ган­на­ры исә Рос­си­я­гә ал­кыш­лый.

- Бө­тен три­бу­на­ның ди­яр­лек без­гә көч би­реп то­руы, һич­шик­сез, яр­дәм ит­те. "Тат­нефть" ком­па­ни­я­се проф­со­юз ко­ми­те­ты рә­и­се, Әл­мәт во­лей­бол фе­де­ра­ци­я­се­нең по­пе­чи­тель­ләр со­ве­ты рә­и­се Го­мәр Ярул­лин да, Ни­ко­лай Пев­цов та, без­гә от­тыр­ган ко­ман­да вә­кил­лә­ре дә үз­лә­ре чы­гып уй­нар­дай бу­лып та­выш би­реп тор­ды­лар, - дип ис­кә ала Алек­сей Де­шин. - Лә­кин та­ма­ша­чы­лар үз энер­ги­я­лә­рен ба­ры тик та­выш аша гы­на чы­га­ра, ә без­гә - уен­чы­лар­га, бар­лык ачу­ны кар­шы хә­рә­кәт итеп, тиң­дәш­ләр­гә кар­шы то­ру­га юнәл­де­рер­гә мөм­кин­лек бар. Көч­ләр ти­гез бул­ма­ган­да, га­дел­лек өчен ба­ры­сы­на да ба­ра ир-егет­ләр!

- Уен­ның фи­нал өле­ше бик тә ки­е­рен­ке һәм ма­вык­тыр­гыч бул­ды. Без­не­ке­ләр юга­лып кал­ма­ды, теш­лә­рен кы­сып бул­са да ма­тур җи­ңү­гә ом­тыл­ды­лар. Алар юга­ры дә­рә­җә­дә­ге уен күр­сәт­те­ләр, афә­рин! - ди го­рур­ла­нып Ни­ко­лай Пев­цов.

Мон­дый уен­нар ике ел­га бер тап­кыр уз­ды­ры­ла һәм про­фес­си­о­наль ли­га төс­ле үк спорт­чы­лар ара­сын­да да, спорт сө­ю­че­ләр ара­сын­да да киң ка­за­ныш та­ба. "Неф­тя­ник" ир-егет­ләр во­лей­бол ко­ман­да­сы "бу дә­рә­җә­дә­ге җи­ңү бе­рен­че­се, лә­кин соң­гы­сы бул­мас" ди­гән өмет­тә. Амин, шу­лай бул­сын.

Рә­ди­фә Ног­ма­но­ва

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: