Әлмәт таңнары

Әлмәт тәҗрибәсен өйрәнәләр [+ФОТОЛАР]

Әлмәттә балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиянең киңәйтелгән утырышы булып узды. Ул "Татарстан Республикасында инклюзив белем бирү" темасына багышланды. Утырышта премьер-министр урынбасары Васыйл Шайхразыев, Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин да катнашты.

Утырышта катнашучылар башта төркемнәргә бүленеп, Әлмәттә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән нинди эш алып барылуы белән таныштылар, 16 нчы мәктәптә, "Ракета" яшүсмерләр клубында, ат спорт мәктәбендә булдылар.

- Без Әлмәткә үзенчәлекле балаларга киртәсез белем бирү мохиты тудырылу тәҗрибәсе белән уртаклашырга килдек. Инклюзив белем бирү бик актуаль. Россия Федерациясендә әле генә мондый белем бирүне оештыру кирәклеген аңлый башладылар. 16 нчы мәктәпкә беренче тапкыр гына килүем түгел. Моннан ике ел элек тә булган идем. Ул чакта да әлеге үзенчәлекле балалар белән эш тәҗрибәсен күрсәткәннәр иде. Әлеге проектның системалы дәвам итүен, нәтиҗәләрнең булуын күрү бик күңелле, - диде республикада балалар хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина.

Пленар утырышны Васыйл Шайхразыев ачты. Ул комиссиянең күчмә утырышларны даими уздыруын билгеләп үтте.
- Күчмә очрашулар үзеңнең дәрәҗәңне чагыштырырга, тәҗрибә уртаклашырга, проблемаларны чишәргә мөмкинлек бирә. Беркайчан да башкалар тәҗрибәсен кулланудан оялырга кирәкми. Ул бары тик файда китерә һәм эшне алга этәрә генә, - диде премьер-министр урынбасары эшлекле сөйләшүне ачып.


Чыгыш ясаучылар проблемалар да күтәрде, инклюзив белем бирүне үстерүнең әһәмиятен ассызыкладылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки