Әлмәт таңнары

Әлмәт тетры сәхнәсендә “Ромео һәм Джульетта” премьерасы узды

"Режиссер! Режиссерны сәхнәгә!" Уильям Шекспирның үлемсез "Ромео һәм Джульетта" спектакле ахырында яңгыраган әлеге чакырудан соң Искәндәр Сакаев сәхнәнең бер ягыннан икенчесенә җитез генә йөгереп үтте.

Спектакльне дә режиссер шул тизлектә (3 атна) сәхнәләштерде һәм гадәттәгечә актерларга да "котырган ритм" өреп китте.

Кереш сүз урынына

Санкт-Петербург режиссеры Искәндәр Сакаев белән Әлмәт тамашачысы яхшы таныш. Өч ел элек ул театрга яңа стиль, биомеханика алымы белән килеп керде дә, Лермонтовның "Гашыйк Кәриб" мәхәббәт тарихы аша актерларның да, тамашачының да нервларын "кытыклап" алды. Икенче килүендә исә Бертольт Брехтның "Туй" спектакле белән теге вакыттагы зәвык тәмен хәтерләгән нервларның тышчасын ачып ук ташлады. Ә "Ромео һәм Джульетта" (Театр әһелләре берлеге гранты ярдәмендә куелды) әсәре белән "шәрә" калган күзәнәкләргә чиктән тыш көчәнеш җибәреп, тартышу халәтенә җиткерде (Чираттагы килүеннән нәрсә көтәргәдер? Л.М.).

Бу - останың әсәрне сәхнәгә икенче куюы. Рус телендә сәхнәләштергән спектакле мәхәббәт тарихы булса, татарча куелышта ул каршылыкка, мәхәббәтнең үлемнән коткарып кала алмавына әһәмият бирә. Юкка гына тамашаның жанрын "мәхәббәт белән үлем уены" дип атамаган һәм дә фабуланың ахырын алдан күрсәтмәгән икән.

Хикмәт - Шекспир мохитында!

Сакаевка хас күренеш - тамашачы спектакльне сәхнәдә утырып карый. Күз алдында урта гасырларның соры манзарасы (рәссам Софья Тюремнова (Санкт-Петербург). Актерлар өстендә Яңарыш чорына хас костюмнар. Режиссер үзе искәрткәнчә, киемнәрдә Гордон Крег (инглиз рәссамы, актер һәм режиссер) гравюралары үрнәкләре. Тик бер нюанс - гаурәтләрне каплау ләзем дип күнеккән тамашачыларны ир-ат персонажлар чалбарларындагы каплавыч (гульфик) шок хәлендә калдырыр, мөгаен. Режиссерның чорга тәңгәллеккә омтылуын искә алучылар һәм ул дәвер костюмнары белән ныграк кызыксынып, каплавычның тагын да "тәэсирлерәк"ләрен күрүчеләр бу детальне генә кичерер. Дөресен әйткәндә, Искәндәр гравюра үрнәкләре белән бергә спектакльгә әлеге шәхеснең "рәсем сәнгатендә рәсем, музыкада аһәң әһәмиятле булган кебек, театрда хәрәкәт өстен" дигән фикерен дә алган. Беренче пәрдәдә бигрәк тә энергия чиктән ашкан. Шекспир геройлары һич кенә дә тик тора, салмак хәрәкәтләнә, тыныч сөйли яки тынсыз кала алмый - хисләре таша. Алар йөгерәләр, тәгәриләр, сикерәләр, сугышалар, ят җирләрен капшыйлар… Бу халәтне режиссер тарихи мәгълүматлар белән ныгыта. Өстәвенә "театр - сәнгатьнең иң тупас һәм түбән төре, шуңа күрә сәхнә әдәп-әхлак саклау урыны булалмый" дигән фикерне куәтли.

- Ваба, чума кебек авырулар котырган урта гасырларда кешеләр зарарлануын искә алып, су урынына шәраб, сыра эчкән. Шуңа күрә даими "кәефтә" булганнар, күңелле яшәгәннәр, - дип искәртә режиссер. - Шекспир әсәрләрен, бигрәк тә чор телендә язылганнарын укучылар игътибарга алгандыр: персонажлар сүз һәм хис ташкынына буыла сыман. Ул геройлар безнең заманга килеп эләксә, һич икеләнүсез җүләрләр йорты пациентлары булыр иде. Ләкин шунысы бар, замандашлар да экстремаль шартларда кимен куймый.

Сакаев хыялы һәм актерлар уены

Монтекки һәм Капулетти гаиләләренең бер-берсенә пычак кайраулары, шул каршылыкны көчәйтүче механик тавыш текстны каплый. Шекспир һәм аны тәрҗемә иткән Рүзәл Мөхәммәтшин өчен бераз хәтер калды, хәтта. Җитмәсә, спектакль алдыннан Рүзәл: "Шекспирның татарчасын "тәмле", хисле итәргә тырыштым", - дип тә кисәткән иде. Хәер, мин үзем әлеге халәткә дә аңлатма таптым. Бу "сагышлы мәхәббәт бәяне" яңалык түгел, ләбаса. Сәхнәләрдә, кинотасмаларда бихисап тапкырлар кабатланган тарихның куелышы белән хозурланырга кирәк. Режиссерның да бит бурычы башка - тамашачының зиһенен уяту, иҗади хыялын "тугару". Актерлар уены исә моңа көчле этәргеч. Теге мохитта алар үзләрен шулкадәр иркен хис итә. Баштарак хәтта тупас, тотнаксыз вә тәкәллефсез булуларына гаҗәпләнгән идем. Тора-бара бигрәк килештерәләр дигән фикергә килдем. Яшенә күрә иң романтик герой Ромеоның үсмерләргә хас җиңел, кызу холкына, гыйшкына актер Динар Хөснетдинов ышандырды. Ихтыяры белән сөйгәненнән көчлерәк Джульеттаны актриса Эльмира Яһудина пластика осталыгын эшкә җигеп башкарды. Лоренцо-Рафик Таһиров (Татарстанның халык артисты), Дая-Раушания Фәйзуллина (Татарстанның халык артисты), Меркуцио-Илсур Хәйретдинов, Бенволио-Илшат Агиев, Тибальдо-Раушан Мөхәммәтҗанов, Капулетти әфәнде-Рамил Минханов (Татарстанның халык артисты) һәм башкаларның тулы, хәрәкәткә бай, тере уенына тамашачы "афәрин" дип китте.

Ләйләгөл Минаева

Фотолар: tatar-almetteatr.ru

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: