Әлмәт таңнары

Әлмәт театрының киләсе сезонда сәхнәгә куелачак премьера – “Сагынуларга ни чара” спектакле әзер

Бу атнада Әлмәт театры артистлары Илгиз Зәйнинең "Әрем исе" пьесасын сәхнәләштереп тапшырды.

Театр сәнгатен күз уңында тотучылар колагына: бу әсәр XI "Яңа татар пьесасы" бәйгесендә беренче премиягә лаек булган пьеса (былтыр автор бәйгедә берьюлы өч премия отты). Театрның әдәби бүлек мөдире Әнисә Таһирова труппаның бу әсәргә тукталу сәбәбен тәгаенләп болай диде:

- Театр репертуарына шәп мелодрама таба алмый "интегәбез". "Әрем исе" безне шул жанры белән үзенә тартты да. Өстәп, пьесаны Татарстанның халык артисткасы Сәкинә Минханованың октябрь аена билгеләнгән бенефис спектакле буларак та күзалладык.

Әсәрне әлмәтлеләргә яхшы таныш режиссер, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов куйган. Сәхнә бизәлеше - рәссам, Россиянең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов идеясе, музыкаль бизәлеш - композитор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ришат Сәгыйтовтан. Спектакльдә Татарстанның халык артистлары Рафик Таһиров (Сәфәр), Рамил Минханов (Марат), Сәкинә Минханова (Рузия), республиканың атказанган артисты Дилбәр Әбүнәгыймова (Сара), артистлар Фазыл Насыйбуллин (Равил), Резедә Сафина (Нурзилә) һәм Раушан Мөхәммәтҗанов (Сәяр), икенче составта Фәймә Бикморатова (Сара), Асия Харисова (Рузия), Айрат Мифтахов (Сәяр), Нәфис Габдрахманов (Равил), Лилия Харитоновалар (Нурзилә) уйный.

Пьесаның төп герое Сәфәр 35 ел элек беркемгә бернәрсә аңлатмыйча, үзеннән бала көтүче сөйгәнен, әнисен, дусларын ташлап туган авылыннан чыгып киткән. Бүген ул туган ягына әйләнеп кайта. Бөтенләйгә кайта. Ләкин гомер буе Сәфәргә җавапсыз мәхәббәт утында янган Рузиядән башка үзен ихластан яраткан Сара, 17 яшьлек кызны хурлыктан йолып өйләнергә ният иткән дусты Марат һәм дөньяда барлыгы турында исенә дә килмәгән оныгы Нурзилә бу очрашуга әзерме? Юктыр... Юкка гына алар: "Ник киттең син?", "Ник кайттың?" - дип җавап эзләмәс иде. Сәфәргә кеше холкының иң түбән баскычы - омтылыш-теләкләренең капыл үзгәрүчәнлеге хас. Андыйлар энергетик яктан көчле (аны Сарасы, Рузия һаман да оныта алмый, оныгы, "авыл сандугачы" Сәяр аңа тартыла), ә рухы киресенчә, көчсез. Шулай булмаса сөйгәнен шундый хәлдә ташлап качмас иде, анасын җирләргә дә кайтмый калмас иде. Аңа яшьлек хатирәсе булып күңеленә сеңгән әрем исе тартып кайтарырдай тыеп булмаслык тормыш ташкыны да, йөзләр чыттырырлык әрем тәме, тамырлары җиргә таралмаган "үле" халәт тә хас.

Әйтүләренчә, труппа әсәрне беренче укуда ошатмаган.

- Татар авылының рухы бетүгә, төп герой Сәфәрнең оныгы Нурзиләнең моңсыз булып тууы татарның киләчәге өметсезлегенә ишарә кебек тоелды, - ди әдәби бүлек мөдире. Режиссер мондый "өметсезлек"тән качу юлын тапкан. Әсәр Сара язмышын кабатлаган, алданган оныкның баласын алдырырга ниятләп юлга чыгуы белән тәмамлана. Ә спектакльгә ике көндәшнең аңлашуы нокта куя.

Соңгы вакытта репертуарда пәйда булган яңа стиль спектакльләр тамашачыларны икегә: замана зәвыгын кабул итүчеләргә һәм психологик театр тарафдарларына бүлде. Бу аларны бер залга җыячак тамаша, минемчә. Сара ролен башкаручыларның берсе Фәймә Бикморатова бер әңгәмәдә бу роле турында "өлешемә тигән көмешем", ә спектакль хакында "халык күңеленә кереп калырга тиешле, гыйбрәт алырлык" дигән иде. Тукай шигыренә яраклаштырып әйтсәң, монда сюжет та, хисләр дә, зәвык та бар. Актер уены, музыка, декорация дә монда!

Ләйләгөл Минаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: