Әлмәт таңнары

Әлмәт тарихында мөһим вакыйга

Кичә "Нефтьче" Мәдәният сараенда Әлмәт муниципаль районы Советының һәм шәһәр Советының X (уртак) сессиясе узды.

Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Г.В.Еремеева, Н.В.Кольгин, ТР Президенты аппараты, Дәүләт Советының җаваплы хезмәткәрләре, ТР энергетика, экология һәм табигый ресурслар министрлары И.Ш.Фәрдиев, А.Г.Сидоров, җирле депутатлар, муниципаль район башкарма комитеты, оешма-предприятие җитәкчеләре, шәһәр активы, калабызның мактаулы гражданнары, журналистлар һәм башкалар катнашты. Сессиянең беренче өлешендә барлыгы 14 мәсьәлә каралды. Болар: Әлмәт муниципаль районының һәм Әлмәт шәһәренең 2012 елга һәм 2013-2014 еллардагы планлы чорга социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре фаразлары турында; Әлмәт муниципаль районының һәм Әлмәт шәһәренең 2012 елга һәм 2013-2014 еллардагы планлы чорга бюджетлары турында һ.б.
Сессиянең икенче өлешендә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Р.Ф. Әбүбакировның Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына "Бердәм Россия" партиясе исемлегендә депутат буларак узуы белән бәйле рәвештәге мәсьәләләр каралды. Ришат Фазлытдинович сүз алып, Дәүләт Думасы депутаты эшчәнлегенә китүе уңаеннан үзенең Әлмәт муниципаль районы Советы депутатлыгыннан һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы вазифасыннан азат итү турында гариза белән мөрәҗәгать итүен белдерде һәм депутатлардан аның үтенечен канәгатьләндерүләрен сорады. Депутатлар тарафыннан тәкъдим ителгән мәсьә-ләгә уңай тавыш бирелде. Әлмәт муниципаль районы башлыгын Россия Федерациясе Дәүләт Думасына озатырга махсус килгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов сүз алып, Р.Ф.Әбүбакировның Әлмәт муниципаль районы башлыгы буларак эшчәнлегенә югары бәя бирде, аның республикада иң үрнәк җитәкчеләрнең берсе икәнлегенә басым ясады. Гомумән, әлмәтлеләр, без сезнең белән горурланабыз, диде Президент. Ул шулай ук Р.Ф.Әбүбакировның РФ Дәүләт Думасында республика, аның халкы мәнфәгатен кайгыртуны беренче планга куячагына бернинди шиге булмавын җиткерде. Президент Р.Ф.Әбүбакировка Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" медален тапшырды.
Сессия карары белән Р.Ф.Әбүбакировка "Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданины" дигән исем дә бирелде.
ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Әлмәт муниципаль районы башлыгы вазифасына үз кандидатурасын тәкъ- дим итеп, өлешчә менә нәрсә диде:
- Дәвамлылык дигән әһәмиятле нәрсә сакланырга тиеш, бигрәк тә Әлмәт җитәкчелегендәге кебек искиткеч тандемда эшләүче командада. Бу вазифага иң лаек кандидатура Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Мәҗит Хаҗип улы Салихов. Ул бергә-бергә башкарган, башлаган матур эшләрне шулай ук дәвам итәр дип уйлыйм.
Аннары Р.Ф.Әбүбакиров сүз алып, ТР Президентына, республика хөкүмәтенә, "Татнефть" ААҖ җитәкчелегенә, әлмәтлеләргә, оешма-предприятие җитәкчеләренә, депутатларга, бергә эшлә-гән һәр кешегә үзенең рәхмәтен җиткерде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров