Әлмәт таңнары

Әлмәт Сабантуеның абсолют баты­ры "Лада Гранта" машинасында китте

Бу көннәрдә шәһәр-ра­йон­нар­да һәр­кем­нең кө­теп ал­ган, баш­ка милләт вә­киллә­ре­нең дә ярат­кан бәйрә­менә әве­релгән Са­бан­туй­лар ба­ра.

Якшәм­бе көн­не без­нең Мәй­дан да иртәдән кичкә кадәр гөрлә­де.

Бәйрәм, һәр­ва­кыт­та­гы­ча, ту­ган як­ның ма­тур­лы­гы­на, ару-та­лу белмәс иген­чегә, алар­ның да­и­ми ярдәм­челә­ре бул­ган нефть­челәргә, төзү­челәргә һәм баш­ка һөнәр иялә­ренә дан җыр­лау­га, бү­ген­ге күркәм үзгә­решләргә ба­гыш­лап сәхнәләш­те­релгән кү­ре­нешләрдән баш­лан­ды. Са­бан­туй - өстәллә­ре­без икмәктән өзелмә­сен өчен аны маң­гай ти­рен тү­геп үс­тергән авыл хезмәтчәннә­ре­нең, хал­кы­быз­ның ма­тур го­реф-гадәтлә­рен үз эченә ал­ган, алар­ны югалт­мый­ча бу­ын­нан бу­ын­га кү­че­реп килгән күркәм бәйрәм. Иген­челәр­нең, тер­лек­челәр­нең уры­ны хак­лы рә­вештә түрдә. Әнә алар­ны, мәй­дан­га кай­сы та­ран­тас­лы ат­ка уты­рып, кай­сы­сы бизәлгән ма­ши­на­лар­да кергән ал­дын­гы ху­җа­лык­лар­ны ха­лык ал­кыш­лар­га күмә, шул рә­вешчә рәхмәтлә­рен җит­керә.

Әлмәт му­ни­ци­паль ра­йо­ны баш­лы­гы Мә­җит Са­ли­хов бәйрәм­не ачып, авыл ху­җа­лы­гы ал­дын­гы­ла­ры­ның, икъ­ти­сад­ның баш­ка тар­ма­гы хезмәткәрлә­ре­нең ты­рыш хезмә­те нә­тиҗә­сендә му­ни­ци­паль ра­йон­ның фи­нанс-икъ­ти­са­ди күрсәт­кечлә­ре күркәм бу­лу­ын искәрт­те. Бы­ел­ның биш аен­да шәһәрдә һәм ра­йон­да предп­ри­я­ти­еләр та­ра­фын­нан 100 мил­ли­ард сум­нан ар­тык­лык про­дук­ция җи­теш­те­релгән һәм хезмәтләр күрсә­телгән, 87 мең квад­рат метр то­рак тө­зе­леп фай­да­ла­ну­га тап­шы­рыл­ган. Әле­ге уңыш­та аг­росәнә­гать комп­лек­сы­ның да ла­ек­лы өле­ше бар. 2012 ел нә­тиҗәлә­ре бу­ен­ча алар та­ра­фын­нан җи­теш­те­релгән авыл ху­җа­лы­гы про­дук­ци­я­се күлә­ме 1 мил­ли­ард сум­нан ар­тык бул­ган, аны са­ту­дан 821 мил­ли­он сум ке­рем алын­ган. Эш хак­ла­ры да ал­да­гы ел белән ча­гыш­тыр­ган­да ур­та­ча ал­ган­да 23 про­цент­ка арт­кан. Авыл ху­җа­лык­ла­ры уз­ган ел 112 мил­ли­он сум­лык за­ман­ча тех­ни­ка са­тып ал­ган.

- Мон­дый нә­тиҗәләргә нефть­челәр ярдә­ме белән ире­шел­де. 2012 ел­да "Тат­нефть" ААҖ бөр­тек җы­ю­чы ком­байн­нар, ди­зель ягу­лы­гы, ор­лык­лар һәм баш­ка­лар­ны са­тып алу­га 100 мил­ли­он сум­нан ар­тык ак­ча бү­леп бир­де, - дип нефть­челәргә, шәхсән ком­па­ни­я­нең ге­не­раль ди­рек­то­ры Шәфә­гать Тә­ха­вет­ди­нов­ка да рәхмәт сүзлә­рен иреш­тер­де ра­йон баш­лы­гы.

Әлмәт­леләр­не бәйрәм белән Та­тарс­тан­ның кур­кы­ныч­сыз­лык со­ве­ты сек­ре­та­ре Ва­ле­рий Вла­сов һәм рес­пуб­ли­ка проф­со­юз­ла­ры фе­де­ра­ци­я­се рәи­се Тать­я­на Во­допь­я­но­ва да тәб­рик ит­те. Ва­ле­рий Вла­сов Та­тарс­тан Пре­зи­ден­ты­ның мөрәҗә­га­тен җит­кер­де.

Са­бан­туй әлә­ме күтә­релгәннән соң мәй­дан тү­ренә авыл ху­җа­лы­гы ал­дын­гы­ла­ры ча­кы­рыл­ды. Бәйрәм кө­нендә алар­ның исемнә­рен атап китү урын­лы бу­лыр. Би­редә "Со­юз-Аг­ро" ҖЧҖ кар­шын­да­гы "Аг­ро­центр" фән­ни-про­из­водст­во ана­ли­тик үзә­ге" ҖЧҖ рек­то­ры Ру­бин Баһ­ма­нов­ка "ТР­ның ат­ка­зан­ган авыл ху­җа­лы­гы хезмәткә­ре", То­кар­ли­ков исе­мендә­ге АҖ сы­ер са­ву опе­ра­то­ры Лю­бовь Ши­ло­ва­га "ТР­ның ат­ка­зан­ган тер­лек­че­се", әле­ге ху­җа­лык­ның ме­ха­ни­за­то­ры Ни­ко­лай Тро­фи­мов­ка "ТР­ның ат­ка­зан­ган ме­ха­ни­за­то­ры" исемнә­ре би­рел­де.

Яз­гы кыр эшлә­рендә хезмәт яры­шы нә­тиҗәлә­ре бу­ен­ча иң ях­шы ме­ха­ни­за­тор - 2013 ел­гы яз­гы чәчү ба­ты­ры бу­лып та­ныл­ган Әмир Әб­делмә­нев (То­кар­ли­ков ис. АҖ) ав­то­мо­биль, бы­ел­гы са­бан­чы­лар бәй­ге­се җиңү­че­се Ма­рат Мос­та­фин ("Чул­пан" ҖЧҖ) тәкә белән бүләклән­де. Хезмәт яры­шын­да икен­че һәм өчен­че урын ал­ган ме­ха­ни­за­тор­лар да мәй­дан тү­реннән бүләкләр белән та­ра­лыш­ты.

Бы­ел­гы сы­ер са­ву­чы­лар бәй­ге­сендә җи­ңеп чык­кан Ва­лен­ти­на Мо­тый­гул­ли­на ("Ур­са­лы" ҖЧҖ), ра­йон­ның ал­дын­гы тер­лек­челә­ре исе­менә ла­ек бул­ган Эль­ми­ра Пав­ло­ва (То­кар­лик­лов ис.), Ев­ге­ний Се­вость­я­нов ("Рус Ак­та­шы дуң­гыз си­мертү комп­лек­сы" ҖЧҖ), Ве­ра Гри­горь­е­ва ("Я­ңа Ми­хай­лов­ка" ҖЧҖ) һәм баш­ка­лар шу­лай ук бүләкләр белән хөрмәтлән­де.

Ра­йон­ның авыл ху­җа­лы­гы предп­ри­я­ти­елә­ре ара­сын­да про­из­водст­во-икъ­ти­са­ди күрсәт­кечләр һәм 2013 ел­гы яз­гы кыр эшлә­ре бу­ен­ча хезмәт яры­шы җиңү­че­се бу­лып "Я­рыш" ху­җа­лы­гы (җитәк­че­се Ра­вил Шәяхмә­тов) та­ныл­ды. Җәм­гы­ять ВАЗ ав­то­мо­би­ленә ия бул­ды. То­кар­ли­ков ис., "Чишмә", "Чул­пан", "Кичү­чат", "Ча­гыл­тау", "Ва­силь­евс­ко­е", "Зәй", "Ак­тау", "Сос­нов­ка", "Ру­бин", "Бе­рен­че май" җәм­гы­ятьлә­ре дә Са­бан­туй­дан бүләк белән та­ра­лыш­ты­лар. Яз­гы кыр эшлә­ре бу­ен­ча ра­йо­ны­быз фер­мер­ла­ры ара­сын­да да хезмәт яры­шы уз­ды­рыл­ды. Бы­ел­гы бәй­ге­нең җиңү­челә­ре бу­ла­рак На­зыйм Ху­рам­шин (Сөләй), Рәис Са­фиул­лин (Ис­ке Ми­хай­лов­ка), Иван Иваш­кин (Даль­няя Ива­нов­ка ) атал­ды.

Ел са­ен ра­йон­да авыл җир­леклә­ре ара­сын­да са­ни­тар-эко­ло­гик то­рыш, тө­зеклән­дерү һәм яшеллән­дерү бу­ен­ча бәй­ге уз­ды­ры­ла һәм ан­да җиңү­челәр Са­бан­туй­да бүләкләнә. Бы­ел I дәрәҗә дип­лом­га һәм ак­ча­ла­та пре­ми­ягә Ка­ма-Исмә­гыйль, Миң­ле­бай авыл җир­леклә­ре ла­ек дип та­был­ды. II дәрәҗә дип­лом Әлмәт авыл җир­ле­генә тап­шы­рыл­ды. Өчен­че урын­ны Бо­рис­ки­но, Ер­су­бай­ки­но, Габд­рах­ман, Яңа Нә­дер авыл җир­леклә­ре бү­леш­те. Алар­ның ба­ры­сы­на да бүләкләр тап­шы­рыл­ды. Ак­тив эшчән­лек алып ба­ру­чы авыл җир­леклә­ре дә Рәхмәт хат­ла­ры белән бил­геләп үтел­де. Бүләкләүләр тан­та­на­сы җиңү­челәр­нең ав­то­мо­бильдә мәй­дан­ны әйлән­үе белән тә­мам­лан­ды.

Үзәк мәй­дан­да тан­та­на­лы өлеш тә­мам­лан­ган­нан соң спорт ярыш­ла­ры, мил­ли уен­нар баш­лан­ды. Кем­дер кол­га­га мен­де, икен­челәр гер күтәрүдә һәм спорт­ның баш­ка тө­рендә үзлә­рен сы­нап ка­ра­ды­лар,

Ип­под­ром, һәр­ва­кыт­та­гы­ча, ха­лык белән шыг­рым ту­лы. Күрсәтмә чы­гыш­лар­дан соң ат ча­быш­ла­ры старт ал­ды. Чын­лап та, ма­тур ман­за­ра! Узыш­лар тә­мам­лан­гач та ха­лык та­ра­лы­шыр­га ашык­ма­ды. Чөн­ки кон­церт өчен сәхнә бы­ел да мон­да оеш­ты­рыл­ган иде. Әлмәт­леләр һәм ку­нак­лар Ка­зан ар­тист­ла­ры һәм ра­йон үзешчәннә­ре кон­цер­тын рәхәтлә­неп, ал­кыш­лар­га күмә-күмә ка­ра­ды.

Са­бан­туй мәй­да­ны, биләмәлә­ре зур. Ан­нан һәр­кем фай­да­ла­на ала. Предп­ри­я­ти­еләр дә үз поч­мак­ла­рын бул­ды­рып, кон­церт, кү­ңел ачу прог­рам­ма­сы тәкъ­дим ит­теләр. Ха­лык бу мәй­дан­чык­лар­да да рәхәтлә­неп ял ит­те, туй­ган­чы би­е­де, кү­ңел ач­ты.

Ба­ла­лар ка­ра­ма­гы­на тап­шы­рыл­ган өс­ке мәй­дан да кө­не буе са­бый­лар­ның шат­лык­лы аваз­ла­рын­нан яң­гы­рап тор­ды. Мон­да да яңа­лык­лар, нә­ниләр өчен уен урын­на­ры­ның күп­ле­ге күзгә ча­лын­ды. Ка­зан­да уза­чак Уни­вер­си­а­да­га ба­гыш­лап ае­рым прог­рам­ма тө­зелгән.

Ә сәүдә гөрлә­де генә. Шаш­лык, ка­барт­ма­лар, җиләк-җи­меш, хәт­та сәнә­гать әй­берлә­ре - һәммә­се бар. Бәйрәмгә килү­челәр га­иләлә­ре, дус­ла­ры белән ур­ман чи­тенә, тау битлә­ре­нә уты­рып, Са­бан­туй белән хо­зур­ла­на-хо­зур­ла­на бу сый-нигъмәт­тән сый­лан­ды.

Кай­берәүләр кон­церт ка­рап ру­хи азык ал­ган ара­да Үзәк мәй­дан ка­бат ха­лык белән тул­ды: келәмгә көрәш­челәр чык­ты. Көрәш кыз­ган­нан-кы­за бар­ды. Аб­со­лют ба­тыр­га тә­га­ен­лән­гән ВАЗ ЛА­ДА ГРАН­ТА ав­то­мо­би­ленә еш күз сал­ды көрәш­челәр. Үс­мерләр ара­сын­да үз үлчәү авыр­лык­ла­рын­да ба­тыр бу­лып Ма­рат Кә­ри­мов (55 кг кадәр), Азат Га­ри­фул­лин (65 кг кадәр), Ман­сур Шәкү­ров (75 кг кадәр), Ирек Шәяхмә­тов ( 75 кг) кал­ды. Алар ара­сын­да аб­со­лют ба­тыр бу­лып Биш­мун­ча­дан Ирек Шәяхмә­тов кал­ды. Тәкә­нең бер­се аның җилкә­сенә "ме­неп ку­нак­ла­ды". Зур­лар ара­сын­да Ру­зил Га­ни­ев (65 кг кадәр), Мар­сель Гоз­әе­ров (75 кг кадәр), Ил­нур Ку­рам­шин (90 кг кадәр), Фә­нил Мин­һа­җев (100 кг кадәр) җиңү яу­ла­ды­лар. Ве­те­ран көрәш­челәр ара­сын­да Да­мир Рәхмә­тул­лин бе­рен­че­лек­не бирмә­де. Са­бан­туй­ның аб­со­лют ба­ты­ры исе­мен Иль­яс Га­ли­мов бы­ел да сак­лап кал­ды. Шу­лай итеп, "Лада Гранта" һәм икен­че тәкә үз ия­сен тап­ты.

Яз­гы кыр эшлә­реннән соң үткә­релү­че мил­ли бәйрә­ме­без тә­мам. Авыл ху­җа­лы­гы хезмәтчәннә­ре ал­дын­да хә­зер җитәр­лек күләмдә тер­лек азы­гы әзерләү, мул уңыш үс­те­реп, аны түк­ми-чәч­ми җы­еп алу бу­ры­чы то­ра. Уңыш­лар сезгә!

Ири­на Апа­ча­е­ва

Ав­тор фо­то­ла­ры

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: