Әлмәт таңнары

Әлмәт Сабантуе: яңа министр, яңа батыр һәм шугалак

Мондый бәйрәмнең Әлмәт тарихында күзәтелгәне булмагандыр. Дүшәмбе көнне генә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең һөнәри осталык бәйгесендә катнашып, теләкләрен белдергән район башлыгы Айрат Хәйруллин Сабантуйга министр вазифасында килде. Башка күңелле мизгелләргә дә бай булды сабан бәйрәме.

Быел мәйданга илтүче автобуслар халыкка бушлай хезмәт күрсәтте. Шулай булса да, җәяү баручылар да күп иде. Сусаклагыч буйлап салынган тигез юлның ике ягында эшмәкәрләр үз продукцияләрен тәкъдим итеп тора, шушында ук җырлар яңгырый. Мәйданга җиткәнче үк күңелгә күтәренке бәйрәм рухы кереп кунаклады. Әлмәт халкы һәм кунаклар да Сабантуй күчтәнәченнән авыз итәргә ияләнеп бетте. Шуңа күрә күз иң беренче бавырсакны эзләде: быел ул торт рәвешендә иде. Игътибарны яңа авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе дә җәлеп итте.

Рәхмәт сезгә, авыл халкы!

Сабантуй – ул иң әүвәл тырыш хезмәтләре белән өстәлләребезне икмәк-сөттән өзмәгән авыл хуҗалыгы фидакарьләренә дан җырлау бәйрәме. Язгы кыр эшләре артта калды, киләчәк уңыш өчен ныклы нигез салынган. Мәйдан буйлап узган авыл хуҗалыгы алдынгыларына рәхмәтебезне алкышлар аша белдердек. Районда төрле милек формасындагы 86 авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов үзенең чыгышында аларның төрле юнәлеш буенча эшчәнлек җәелдерүен билгеләп үтте. Фермерлар яшелчә-җимеш үстерә, мал-туар асрый, иген игә.

- Безнең алда торучы бурычлар күп – сөт комбинатын эшләтеп җибәрәсе, яңа терлекчелек комплекслары, 5 мең тонна продукция сыйдырышлы яшелчәсаклагыч төзисе, югары маржиналь культуралар мәйданын арттырасы бар. Ышанам, максатка ирешербез, - диде ул.

Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Сабантуй кунакларына Татарстан Президентының бәйрәм котлавын ирештерде, шәхсән үз исеменнән дә рәхмәт белдерде.

Югары уңышка ирешеп эшләгән авыл хуҗалыгы алдынгылары бер-бер артлы сәхнә түренә чакырыла торды. Игенчеләр, кыр батырлары, терлекчеләр, җитәкчеләр – һәммәсенең хезмәте югары бәяләнде.

Җырлап-биеп күңел ачтык

Мәйданда сәхнәләштерелгән күренеш безне борынгы Болгар чорына алып кайтты. Татарстанның, Башкортстанның һәм үзебезнең район иҗат коллективлары, барлыгы 420 кеше җыр-биюдән торган җиде өлешле манзара бүләк итте. Танылган эстрада йолдызларының җырларына кушылып, халык рәхәтләнеп биеде, җырлады. Барлык чыгышлар экран аша күрсәтелеп барды. Быел хәтта сәхнә кырыйларына да йөрмәле экраннар урнаштырылган иде.

Сабантуй мәйданы территориясе буенча интерактив мәйданчыклар җәелдерелгән. Быел ишегаллары да күп ясалган иде. Эшмәкәрләр ишегалдындә нәрсә генә юк: кулдан ясалган бизәнү

әйбереннән алып үзләре теккән кием-салымга кадәр. Казаннан килүчеләр дә бар иде. Ярминкә-базар дигәненә кергәч, тиз генә чыгармын димә.

Шулай ук кул эшләре искитәрлек: кем бәйли, кем чигә, кем чалгы-пычкы үткенли. Балалар мәйданчыгында да Бөек Болгар иленә сәяхәт оештырылган. Рыцарьлар, төрле уеннар, фотозоналар, мастер-класслар – балалар рәхәтләнде генә. Биредә хәтта ясалма шугалак та бар иде.

Иң көчлеләр ачыкланды

Ипподромда да трибуна шыгрым тулган иде. Ат чабышлары барган арада Үзәк мәйданда спорт-күңел ачу чаралары кызды. Кемдер колганы буйсындырды, икенчеләре кул көрәштерде, утын кисте.

«Мин барлык милли уеннарда да катнаштым. «Батыр егет» дигәнен быел берләштергәннәр. 10 тапкыр бүрәнә күтәрергә, аннан зур тәгәрмәчне шуның кадәр әйләндерергә, 4 капчык бодай төяп, ат арбасы тартып чабарга кирәк иде. Тагын 2 нче урын алдым», - диде Бишмунча егете Сирень Мостафин.

Башка ярышлар тәмамланып килсә дә, милли көрәш кызганнан-кыза барды. Әлмәттә көчле көрәшчеләр булуын исәпкә алганда, алты үлчәү категориясе буенча да бил алышу кискен үтте. Укучылар, студентлар, хезмәткәрләр арасында спорт мастеры исемен алучылар булып тора. Ниһаять, финалда ике көрәшче калды: Айдар Алтынбаев һәм Илнур Хурамшин. Икесенең дә җиңүләре шактый. Ильяс Билалов шәкерте Айдар ике ел рәттән Азнакай Сабантуенда баш батыр булып калган. Әмма бу юлы Илнур Хурамшин көчлерәк булып чыкты. Тәкә аның җилкәсенә менеп кунаклады, абсолют батырга дигән автомобиль ачкычы да аңа тапшырылды.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

 

Лаеклы бәя

Агросәнәгать системасында нәтиҗәле хезмәтләре өчен Токарликов исемендәге җәмгыять терлекчесе Валентина Лобзиновага «ТРның атказанган терлекчесе» исеме бирелде, «Кичүчат» ҖЧҖ механизаторы Дамир Яруллин, «Аппак» ҖЧҖ савымчысы Татьяна Титова, Токарликов исемендәге АҖ савымчысы Татьяна Сидоровага ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты, Токарликов исемендәге җәмгыятьнең трактор-машинисты Фәргать Хәйруллин һәм терлекче Галина Гыйльметдиновага, авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илшат Фәтхетдиновка Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

«Кыр батыры – 2019» исемен «Чулпан» ҖЧҖ механизаторы Марат Мостафин яулады. Иң яхшы хуҗалык дип табылган «Чишмә» ҖЧҖ җитәкчесе Александр Гороховка «Нива» машинасы ачкычы тапшырылды.

Сабанчылар бәйгесе җиңүчесе Ян Скиба («Чишмә») белән сыер савучылар конкурсы җиңүчесе Алия Рәхмәтуллина да («Кичүчат») бүләкләнделәр.

Александр Горохов, «Чишмә» ҖЧҖ директоры, «Нива» машинасы иясе:

- Без быел язгы кыр эшләрен кыска вакытта башкарып чыктык. Барлык агротехник таләпләрне үтәдек. Ягулык, запас частьлар, кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән идек. Һәркем тырышып, зур теләк белән эшләде. Бу безнең уртак җиңү. Инде печәнгә төштек. Яхшы уңыш алу өчен үзебез дә зур көч куйдык, һава торышы да быел безнең якта.

 

Җиңүчеләр

Районның иң чиста һәм төзек торак пунктлары:

I урын – Миңлебай авыл җирлеге

II урын – Борискино һәм Сиренькино

III урын – Камы-Исмәгыйль һәм Кәшер.

 

Илдар Рәхимов, Миңлебай авыл җирлеге башлыгы:

- Без 7 тапкыр районның иң чиста һәм төзек торак пункты булып танылган идек. Соңгы 5 ел рәттән шундый исемгә лаек булдык. Мондый дәрәҗәгә ирешү һәм аны шушы югарылыкта тоту өчен авыл халкы бердәм булырга тиеш. Җитәкче ялгызы гына бернәсәгә дә ирешә алмый. Халкым һәм бергә эшләгән команда яхшы. Җирлекне өмә уздырып, бер көн җыештыру белән генә тәртиптә тотып булмый. Бүген бездә бер буш урын юк, яшьләр авылда кала. Хәзер алар әти-әниләре җирләрен уртага бүлеп, бакча башларында йорт сала башладылар. Үзсалым акчасын да без 400 сумнан җыйдык.

Абсолют батыр

Илнур Хурамшин - Сөләй егете. «Әлмәтнефть»тә эшли. Спорт мастеры, яшьләр арасында Россия һәм Татарстан чемпионы.

 

- Мин бу җиңүгә озак килдем. Берничә тапкыр абсолют батыр өчен финалга чыкканым да булды. Ниһаять, бу юлы теләгемә ирештем. Җиңү җиңел бирелмәде. Гомумән, мин көрәш белән 7 яшьтән бирле шөгыльләнәм. Тренерларым Рим Синякаев, Ильяс Билалов, Салават Йосыпов та булды

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: