Әлмәт таңнары

Әлмәт районында 48 нче традицион сабанчылар бәйгесе узды

3 июньдә "Я­ңа Сур­кин" ху­җа­лы­гы ба­су­ын­да 48 нче тра­ди­ци­он са­бан­чы­лар бәй­ге­се бу­лып уз­ды.

...Ку­ян күчтәнә­че алып кай­там дип вәгъдә биргән ме­ха­ни­за­тор әти­ем­не көтә-көтә ята­гым­да йок­лап киткән­мен. Май­га бу­я­лып ка­раң­гы­да кай­тып кергән әти сү­зендә тор­ган, сум­ка­сын­да ми­нем өчен йо­мыр­ка, ягу­лык исе сеңгән ипи бар, тер­мо­сын­да сә­гатьләр буе сак­лап йөрткән бер ста­кан бал­лы чәен кал­дыр­ган. Әни белән шы­пырт кы­на сөйләшүлә­ренә ка­ра­мас­тан, уя­нам да кух­ня­га чы­гып әти­емә сы­е­нам. Аңар­дан туф­рак исе килә...

Иген ба­су­ы­на чык­кан, трак­тор гө­рел­те­сен ишеткән са­ен ба­ла­ча­гым­ның шул миз­ге­ленә кай­тып киләм. Йо­кы­сыз төннәр­не, бор­чу­лы көннәр­не бел­ми, кыш­ның ачы сал­кын­на­рын тех­ни­ка ре­монт­лап үткәргән, җәй­ге челләдә ту­зан­га ба­тып җир сөргән, иген иккән кыр ба­тыр­ла­ры әти­ем ке­бек үк якын, ка­дер­ле ми­ңа. Алар, һич­шик­сез, хөрмәткә ла­ек шә­хесләр.

Бу хак­та ра­йон баш­лы­гы да шу­лай ди. Са­бан­чы­лар бәй­ге­сендә кат­на­шу­чы­лар­ны сә­ламләгән Мә­җит Са­ли­хов авыл ху­җа­лы­гы хезмәтчәннә­ре­нең эшен юга­ры бәялә­де:

- Әле­ге бәй­ге күркәм тра­ди­ци­ягә әве­рел­де, ул - ос­та­лык күрсәтү һәм тәҗ­рибә ур­так­ла­шу мәй­да­ны, кыр хезмәтчәннә­ре өчен ара­ла­шу ча­ра­сы да, ел буе кө­теп ал­ган бәйрәм дә. Икмәк үс­терү­челә­ре­без­нең их­ты­яҗ­ла­рын кай­гыр­тыр­га, кул­дан килгән­не эшләргә ты­ры­ша­быз, бу эштә рес­пуб­ли­ка җитәк­че­ле­ге­нең, "Тат­нефть" ком­па­ни­я­се­нең дә ярдә­мен то­еп яши­без.

Ме­ха­ни­за­тор­лар­дан баш­ка авыл ху­җа­лы­гын­да бер генә эш тә баш­ка­рыл­мый. Язын, җәен, кө­зен иген игеп, печән әзерләсәләр, кы­шын мал­лар ка­рый­лар. Кул хезмә­теннән ки­теп, эшләр ме­ха­ни­ка­лаш­ты­рыл­ган чор­да, тех­ни­ка­ны көйләп-ка­рап то­ру да - ти­мер ат­ны ияр­ли белгәннәр өс­тендә. За­ма­на таләплә­ре үзгәргән са­ен трак­тор­чы­лар да яңа төр тех­ни­ка­ны теләп үзләш­терә - бул­сын гы­на. Хәер, ра­йон­да ма­ши­на-трак­тор пар­кы әк­ренләп бул­са да яңа­ра, элек­ке­ге "ДТ","Бе­ла­русь", "МТЗ" уры­ны­на компь­ю­тер­лаш­ты­рыл­ган­на­ры кай­тар­ты­ла.

"Ча­гыл­тау" ху­җа­лы­гы ме­ха­ни­за­то­ры Ра­вил Ну­ри­яз­да­нов­ның ти­мер ат­ны иярлә­венә ин­де 20 ел. Шул дә­вердә трак­тор­чы меңәрләгән гек­тар ба­су сөргән, тон­на­лап икмәк үс­тергән. Бәй­гедә ин­де дүр­тен­че тап­кыр кат­на­ша, дүр­те­сендә дә "МТЗ-82" трак­то­ры белән. 2009 ел­да са­тып алын­ган тех­ни­ка­ны Ра­вил абый иң ях­шы­сы дип са­ный.

- Куль­ти­ва­ци­яләү өчен дә, печән әзерләгән чор­да да менә дигән бу­лыш­чы, - ди ул.

Уз­ган ел­ны са­бан­чы­лар бәй­ге­сендә 3 нче урын ал­ган ме­ха­ни­за­тор бу юлы үзе­нең өйрән­че­ге - 19 яшь­лек Ил­нур Ша­ки­ров белән килгән. Ил­нур Ка­ма-Исмә­гыйль еге­те, трак­тор­чы бу­лыр­га хы­ял­лан­ма­са да, бү­ген әле­ге про­фес­си­ягә кил­үенә үкен­ми.

- Егет ке­шегә җит­меш төр­ле һөнәр дә аз, ма­ши­на йөртү та­нык­лы­гы алу өчен Сар­ман аг­рар кол­лед­жы­на бар­ган идем, трак­тор­чы та­нык­лы­гы да алып чык­тым, авыл­га кай­тып эшкә ур­наш­тым. Киләчәктә мон­да ка­лыр­мын­мы, юк­мы - әлегә әйтә ал­мыйм, шу­лай да бү­ген бәй­гедә теләп кат­на­шам, - ди ул.

48 нче са­бан­чы­лар яры­шын­да 18 ху­җа­лык­тан бел­гечләр кат­наш­ты. Ара­ла­рын­да ал­ты­сы - яшь бел­гечләр, ике­се - мәктәп уку­чы­ла­ры. Баш­та үзлә­ренә бил­геләнгән кишәр­лекләр­не тәҗ­рибә­ле ме­ха­ни­за­тор­лар, ан­нан соң алар­ның уку­чы­ла­ры сөр­де. Әй­тергә кирәк, бу юлы жю­ри әгъ­за­ла­ры баш­ка ел­лар­да­гы­ча бу­раз­на яру ту­ры­лы­гы, сөрү тирән­ле­ген сак­лау, сө­релгән җир ту­ры­лы­гы, өс­те­нең ти­гез бу­луы, сөрү чиклә­ре төгәл­ле­ге, са­бан­ны җиргә кертү һәм күтәрү чиклә­ренә ар­тык әһә­ми­ят бирмәскә бул­ды­лар. Төп күрсәт­кеч - баш­ка­рыл­ган эш­нең сый­фа­ты. 12 "яшь­лек" күпь­ел­лык үлән куль­ту­ра­сы мәй­да­ны, аг­рар бел­гечләр сүзлә­ренчә, кар­тай­ган са­на­ла. Туз­га­нак һәм баш­ка бик күп төр­ле чүп үлән ба­сып китү сәбәп­ле чирәм җиргә әйләнгән җир­не эшкәртү җи­ңелләрдән тү­гел. Шу­лай да тирәнгә сөрү юлы яисә дис­ка­тор кул­ла­нып эшкәр­телгән 50 гек­тар­дан ар­тык бу мәй­дан­да килә­се ел­да ни генә чәчсәң дә юга­ры уңыш­ка өмет итәргә бу­ла.

"Я­ңа Сур­кин" ху­җа­лы­гы ди­рек­то­ры На­ил Ха­ли­ков сүзлә­ренчә, предп­ри­я­ти­едә та­гын 100 гек­тар кар­тай­ган мәй­дан бар. Ике ел эчендә аны да рәткә ки­те­рергә ча­ма­лап то­ра­лар. Ху­җа­лык­та 1200 га чәчү­лек мәй­да­ны исәпләнә, би­редә бо­дай, арыш, ар­па, ка­ра­бо­дай игәләр.

Сә­гать ярым дә­вам иткән ярыш­тан соң ко­мис­сия нә­тиҗә чы­га­рыр­га җы­ел­ды. Ул ара­да бәй­гедә кат­на­шу­чы­лар да, ху­җа­лык җитәк­челә­ре дә, бәйрәм ку­нак­ла­ры да төр­ле спорт ярыш­ла­рын­да көч сы­на­шып бүләкләр от­ты. Ра­йон үзешчәннә­ре исә ма­тур җыр­ла­ры белән иген­челә­ре­без­нең кү­ңеллә­рен күр­де.

Ба­ры­сы да "энә кү­зеннән" үткә­ре­леп, ос­та­лар­ның ос­та­сы жю­ри әгъ­за­ла­ры бил­геләгән бал­лар ни­ге­зендә ачык­лан­ды. Баш­ка­рыл­ган эш сый­фа­тын­нан тыш, алар тех­ни­ка­ның тө­зек һәм хәр­би әзер­лектә бу­лу­ын, тех­ни­ка кур­кы­ныч­сыз­лы­гы ка­гыйдәлә­ре­нең төгәл үтә­ле­шен, шу­лай ук ме­ха­ни­за­тор­лар­ның го­му­ми эш күрсәт­кечлә­рен дә исәпкә ал­ды.

Нә­тиҗәдә, 3 нче урын­ны "Я­ңа Сур­кин" ҖЧҖ ме­ха­ни­за­то­ры Сер­гей Саль­ди­ва­нов, "Ва­силь­евс­ко­е" ху­җа­лы­гын­нан Марс Бик­ти­ме­ров, «Ху­рам­шин» КФХ трак­тор­чы­сы Фә­рид Хәй­рул­лин ал­ды. 2 нче урын­ны "Зәй"дән Ра­фанд Ага­пов яу­ла­ды. Кыр ба­ты­ры дип "Чул­пан" ҖЧҖ ал­дын­гы­сы Ма­рат Мос­та­фин һәм То­кар­ли­ков исе­мендә­ге ААҖ ме­ха­ни­за­то­ры Иван Тро­фи­мов та­ныл­ды. Җиңү­челәргә бүләкләр 9 июнь көн­не уза­чак Са­бан­туй­да тап­шы­ры­ла­чак.

Рә­дифә Ног­ма­но­ва

Фотолар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: