Әлмәт таңнары

Әлмәт районында 23 июльгә барлыгы 7450 гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар урылган

Узган атнада районда урак өсте башланды. 23 июльгә барлыгы 7450 гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар урылган.

Районда бөртекле культуралар 53 мең 600 гектар мәйданда игелә. Уҗым культуралары 16 мең гектар били. Урып-җыю эшләре темпы артканнан-арта бара. 21 июньдә инде 88 комбайн эштә иде.

- Комбайннарның барысы да әзер. Алар комбайнерлар белән тулысынча тәэмин ителде. "Татнефть" ААҖ 10 кеше бүлеп бирде, 20 комбайнер республикадан читтән килде. Механикалаштырылган отрядның 10 комбайны шулай ук хуҗалыкларга ярдәмгә кереште. Ягулык белән дә проблема юк. Безнең районга 1500 тонна дизель ягулыгы ташламалы бәяләрдә җибәрелә, - диде авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Извил Габдрәкыйпов. - Элек урак өстен июль азакларында башлап җибәрә идек. Быел игеннәр һава торышына бәйле рәвештә ике атнага иртәрәк өлгерә. Дөрес, бөртеклеләр дымлырактыр, тик аларны хәзер үк җыймасаң, уңыш бер атнадан югала башлый. Югалтуларны центерга күчерсәң, зур сан килеп чыга. Дымлылык югары дип аның кимегәнен көтеп утыру җинаять белән бер.

Эшсез буларак мәшгульлек үзәгендә 300дән артык кеше исәптә тора. Урак өсте чорында аларны җәмәгать эше юнәлешендә ындыр табакларына эшкә җәлеп итү максатыннан мәшгульлек үзәге җитәкчелеге белән киңәшмә сөйләшү алып барылган. Элек-электән урак өстен бергәләп уздырылды, һәркем - укучылар да, пенсионерлар да уртак эштә актив катнашалар иде. Бу аңлашыла да, табынны икмәктән башка күз алдына да китереп булмый, икмәк - ул безнең яшәү чыганагыбыз.

Тырышып эшләүчеләргә быел да район башлыгының акчалата премиясе тапшырылачак. Бәйге шартлары һәркемгә җиткерелгән. Быел уңыш күләме үзгә булу сәбәпле, шарт итеп куелган эш күләме дә 50 тоннага киметелгән. Мисал өчен, узган ел премиягә лаек булу өчен беренче тапкыр 300 тонна бөртек суктырырга кирәк иде. Агымдагы елда исә үр 250 тонна итеп билгеләнгән.

Урак өсте чорында ашлык ташу өчен нефтьчеләр һәм шәһәрнең башка предприятиеләре хуҗалыкларга барлыгы 20 машина бүлеп бирә. Алар Акташ икмәк кабул итү комбинаты белән килешү төзи һәм исәп-хисап ясый. Комбинат 3 мең тонна ашлык кабул иткән инде. Зәй, Сарман районнарыннан тыш безнең хуҗалыклар да ашлык китерә башлаган. Хуҗалыклар алдына урып-җыю эшләрен август аенда тәмамлау бурычы куелган.

Әлмәтлеләргә лизинг түләүләре буенча 900 тонна ашлык тапшырырга кирәк булачак. Моннан тыш төбәк азык-төлек фондына 5 мең тонна бөртек тапшыру планы җиткерелгән. Әлеге сатып алу бәясе билгеләнмәгән. Игенчеләр өчен ул никадәр югарырак була, шулкадәр яхшы, әлбәттә.

Урак өсте белән беррәттән терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә. Бүгенгә бер баш шартлы терлеккә 12 центнер берәмлегендә терлек азыгы тупланган. Бозауларга кышкылыкка витаминга бай яфрак азык туплау буенча да актив эш алып барыла. Шулай ук параллель рәвештә көзге чәчүгә әзерләнәләр.

Районга "Память Кунакбаева" исемле элиталыяңа сортлы уҗым арышы орлыгы алуга килешүләр төзелә. Әлегә көзге чәчүне 16500 гектарда уздыру планлаштырыла. Кайбер хуҗалыклар көзге чәчүлекне арттырырга исәпләвен игътибарга алганда, санның үзгәрүе дә ихтимал. Терлекчелеккә килгәндә, бүген һәр сыердан тәүлегенә 11 литр сөт савып алына. Сөт арту туктаган.

Ирина Апачаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: