Әлмәт таңнары

Әлмәт районы башлыгы шифаханәләр эшчәнлеге белән танышты

Район башлыгы 3 нче поликлиникада, перинаталь үзәкле балалар шифаханәсендә, үзәк район хастаханәсендә булды.

Мәҗит Салихов аларның һәммәсендә дә табибка керү өчен электрон язу алып барган терминал эше, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен тудырылган шартлар, ветераннарга ясалучы махсус палаталардагы ремонт барышы һәм башкалар белән танышты. Аның фикеренчә, республика хөкүмәтенең, Сәламәтлек саклау министрлыгының өлеше, "Татнефть" компаниясенең сәламәтлек саклау өлкәсендәге инвестиция проектлары хезмәт күрсәтүләр сыйфатында чагылырга тиеш..

3 нче поликлиника 50 мең, перинаталь үзәкле балалар шифаханәсе 36 мең һәм үзәк район шифаханәсе 200 меңгә якын кешегә медицина хезмәте күрсәтә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки