Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт район башлыгы авыл мәктәпләренә теплица өләште [+ФОТОЛАР]

Район җитәкчелеге укучыларга яшелчәчелек буенча тәҗрибә уздыру, ашханәләрен үзләре үстергән витаминнар белән тәэмин итү өчен шартлар тудырды.

Әлмәтнең 32 авылы мәктәбе укучылары хәзер җәйге хезмәт лагерьларын үзләренең участокларында гына үткәрәчәк. Район җитәкчелеге аларга бушлай 3х8 метр зурлыгындагы теплицалар өләште. Мондый фикер ничек туган икән? 
– Авыл җирлеге башлыклары белән аралашканда алар мәктәпләрдә теплицаларны яңартырга иде дигән теләкләрен җиткерделәр. Район башлыгы Айрат Хәйруллин бу идеяне бик хуплады һәм мәктәпләргә теплица урнаштырырга әйтте. Дөрес, барлык мәктәпләрне дә тәэмин итә алмадык. 32 мәктәпкә генә алынды. Башлангыч мәктәпләр дә читтә калмады. Бу беренче этап кына әле. Ул безнең хаталарны да, өстенлекне дә күрсәтер. Безнең төп бурыч – балаларны гаджетлардан аерып, хезмәт белән тәрбияләү. Өстәвенә ул укучыларга мөмкинлекләр дә ача, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Олег Шабалин. 
Район җитәкчелеге башка якны да кайгырткан – нинди акчага, каян аласы дип баш ватасы юк, яшелчә орлыклары үзәкләштерелгән тәртиптә бирелә. Теплица да, орлыклар да бушка, район бюджеты хисабына. «Авыл» СПКсы 32 мәктәпкә дә 2 мең сумнан артыклык орлыклар өләшә. Орлыкларны нәкъ менә биредән алуларының да сәбәбе бар икән. 
– «Яшелчә үзәне»ндә яхшы белгечләр бар. Ышанычлы, яхшы уңыш бирә торган орлыклар белән тәэмин итүчене безгә алар тәкъдим итте, – диде Олег Шабалин. 
Планнар зурдан. Яшелчәне иң шәп үстерүче мәктәпләр арасында бәйге оештыру, яшь яшелчәчеләр форумнары кебек чаралар да уздыру күздә тотыла. Моннан тыш акча эшлисе килгән укучылар теплицаларда, биология дәресләрендә алган күнекмәләрен җәен «Яшелчә үзәне»нә сезонлы эшкә урнашып куллана ала. 
Яшелчә үстерүнең файдасын белгәннәр хәтта ике теплица бирүләрен сораганнар. Без мәктәп директорлары белән дә аралаштык. Бер-икесеннән кала барысы да бу хәбәрне шатланып кабул иткәннәр, инде теплицаларны урнаштырып, орлыклар да чәчә башлаганнар. Новосуркино мәктәбе завучы әйтүенчә, моңа кадәр алар суган, кәбестә, бәрәңге үстереп, ашханәләрен тәэмин иткән. Хәзер теплица булгач, кыяр, помидор, төрле төстәге татлы борыч та утыртачаклар. Хәтта аларны сатарга да исәплиләр. 
Нәдер мәктәбе директоры теплицада технология, биология дәресләрен уздырырга мөмкин булачагын ассызыклады. Җәй көне мәктәп каршында хезмәт лагере да эшли икән. Нәдерлеләр менә берничә ел рәттән инде Казанда үзләре үстергән яшелчәләр белән ярминкәдә катнашып киләләр. 
– Моңа кадәр теплицабыз юк иде, мәктәп территориясендә үстердек яшелчәләрне. Бу балаларга иң беренче чиратта тәҗрибә, әлбәттә, – диде директор Илфат Минаҗев. 

– Безнең мәктәп территориясе зур. Теплица булуга бик сөендек. Анда үстерелгән яшелчәләр белән ашханәне дә тәэмин итәргә уйлыйбыз. Витамин уку елы дәвамында да өзелмәячәк. Үзебезнең ашханәдә махсус җиһазландырылган зур яшелчә саклагыч та бар. Теплицада укытучылар да, укучылар да эшләячәк. Алар безнең хезмәтсөючән, – диде Габдрахман мәктәбе директоры Әлфирә Минәхмәтова да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса