Әлмәт таңнары

"Әлмәт QR" беренчелекне яулады

19-20 май көнне IT-Паркта "Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе" дигән республикакүләм яшьләр форумы узды.

Биредә барыбызга да таныш булган Әлмәт политехник техникумы студенты Инсаф Низамиев "Әлмәт QR" проектын тәкъдим итте. Ул аны уен технологиясен куллану аша Әлмәт шәһәре брендын формалаштыруга яшьләрне җәлеп итү максатын күз уңында тотып булдырган.
 

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Инсаф 1 нче урын яулады. Чын күңелдән котлыйбыз!

Фото: скриншот Инстаграм
.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: