Әлмәт таңнары

Әлмәт медсанчастенда күкрәк өлешендәге аортасы ертылган авыруга уникаль операция ясалган

"Бәхетле йолдыз астында туган", - диде хирурглар "Татнефть" ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастена Лениногорскидан авыр хәлдә китерелгән авыру хакында.

Бәлки ул үзе дә якты көнне тагын күрәчәгенә ышанмагандыр. Тик, бәхетенә, нәкъ шушы мизгелдә Мәскәү кардиохирурглары Әлмәткә юл тота иде.

Казанда яшәүче 67 яшьлек ир-ат менә шулай кунакка барган җиремнән операция өстәленә менеп ятармын дип уйламагандыр да. Ләкин бу тормыш, бәхетсезлек очраклары аяк астында. Кан басымы югары күтәрелеп, кинәт кенә күкрәк өлешендәге аортасы ертылган кунакны Лениногорск табиблары тикшергәннән соң Әлмәтнең медсанчасте белән элемтәгә керәләр һәм ял көнне авыруны бирегә озаталар. Ә бу вакытта Россия кардиология фәнни-производство комплексы (РКНПК) белгечләренең медсанчастька ноябрь аенда кардиология өлкәсендә инновацион алымнар белән киләчәк академик Ренат Акчуринның визитына әзерләнү өчен бирегә очулары булган. Бәхетле очрак дими, тагын ни дисең моны. Мәскәүлеләр Бигеш аэропортыннан Әлмәткә килеп җиткәнче медсанчасть белгечләре авыруны операциягә әзерләп куялар. Шулай итеп тагын бер гомер сакланып кала. Авыру үзен хәзер әйбәт хис итә.

- Аорта ертылу - бик куркыныч. Монда кеше тормышын санаулы минутлар хәл итә. Төнге сәгать уникедә аэропортка төштек. Сәгать бердә медсанчастьта идек инде, - дип сөйләде безгә РКНПКның әйдәп баручы белгече Тимур Имаев. - Авыру бик күп - 3 литрга якын кан югалткан, гемоглобины төшкән иде. Операция сигез сәгать дәвам итте. Бу операция Россиядә уникаль санала. Аны бары тик безнең үзәктә һәм тагын берничә җирдә генә ясыйлар. Әлеге операция хакында халыкара конференцияләрдә дә сөйләргә була. Сезнең хирурглар - әзерлекле команда. 70 процент эшне алар башкарды. Без ярдәм иттек, кайдадыр киңәш бирдек кенә. Мондый катлаулы, алдан ук әзерлек таләп итүче операциягә без бер әйберне дә үзебез белән алып килмәдек. Барысы да медсанчастьта бар иде. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, Мәскәү клиникаларыннан тыш башка төбәкләрне алсак, мондый кирәкле материаллар белән тәэмин ителеш буенча күпләр мактана алмый. Сезнең үзәк бу җәһәттән өйрәнүгә лаек.

Медсанчастьның баш табибының югары технологияле медицина ярдәме буенча урынбасары, йөрәк-кан тамырлары табиб-хирургы Илдус Ягафаров медицина өчен күп эшләгән "Татнефть" компаниясе, медсанчасть җитәкчелегенә, РКНПК белгечләренә рәхмәтен әйтми булдыра алмады. Лениногорск табибларының да югалып калмавы, үзвакытында, килешенеп эшләве нәтиҗәсендә авыруны үлем кочагыннан йолып калырга мөмкин булды дип исәпли ул да.

- Планлы операциягә алдан ук озаклап әзерләнәсең, ә биредә әзерлеккә вакыт юк. Бу табиблар өчен тагын бер дәрес, мастер-класс, мондый операцияләрне мөстәкыйль ясый башларга алга бер адым булды. Уңай нәтиҗә күрү ул рухны, үз-үзеңә ышанычны арттыра - аның әлеге сүзләрен башкалар да куәтләде.

Башкала кардиологлары Әлмәткә килгән төннәрен операция өстәле артында уздыруга да карамастан, икенче көнне дә, бу юлы инде планлаштырылган операциягә алынганнар. Сишәмбе көнне алар тагын бер югары технологияле операциядә катнаштылар -78 яшьлек авыруның аорта клапанына катетер аша протез куелды. Тимур Имаев медсанчастьта нәкъ шушындый ук тәүге операциянең бер ел элек Ренат Акчурин җитәкчелегендәге белгечләр тарафыннан уздырылуын искә төшерде. Мастер-класслар файдага уза.

- Әлеге төр операция барышында тән киселми, протез эшләүче йөрәккә куела. Операция бер сәгать бара. Бу аеруча авыр төркемдәге авырулар өчен нәтиҗәле һәм куркынысыз, - дип аңлатты Тимур Имаев. - Сезнең хирурглар имплантацияне үзләре дә ясый башлады. Бу зур алга китеш.

Медсанчастьның беренче кардиология бүлеге мөдире Диләрә Таһирова аңлатканча, кеше өлкәнәйгән саен аның аорта клапаны да үзгәрә бара. Элек мондый операцияләр ачык йөрәккә ясалган, ләкин өлкән яшьтәгеләрнең аны күтәрә алмаулары күздә тотылып, протез катетер аша гына куела башлаган.

"Татнефть" АҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. Медицина ярдәменә, операциягә мохтаҗлар күп.

- Ашыгыч ясарга кирәк булган һәм планлы операцияләр бар. Ашыгычлары вакытында без планлыларны кичектереп торырга, хәтта өстәлдән төшерергә мәҗбүрбез. Миокард инфаркты белән шулай ук вакытны сузарга ярамый, чөнки йөрәк мускуллары тагын да күбрәк зарарланачак. Шуңа күрә биредә тагын бер операция бүлмәсе кирәк, - дигән фикере белән дә уртаклашты Тимур Имаев.

Аның бу сүзләрен медсанчастьның баш табибы Мөнир Закирҗанов та куәтләде. Әлеге хирургия комплексын төзегәндә һәм югары технологияле медицина ярдәме программасын эшләтеп җибәргәндә билгеле бер сандагы операцияләр һәм финанс чыгымнары гына күздә тотылган. "Бүген бу чыгымнар күпкә арттырып үтәлде. Безгә быелга елына 500 стент куюга план бирелгән иде. Бүген инде ул 530 га җитте. Ел тәмамланырга башланмаган ике ай бар әле", - диде ул.

Азактан шунысын да искәртеп үтәсе килә, әлеге катлаулы операцияләрнең барысы да югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү программасы кысаларында бушлай уздырыла.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: