Әлмәт таңнары

Әлмәт кырларында эш кайный

Кыр­да­гы­сы тү­гел, ам­бар­да­гы­сы ик­мәк, ди ха­лык. Шу­ңа кү­рә бү­ген иген­че­ләр­нең төп бу­ры­чы - бөр­тек­ле­ләр­не тиз ара­да җы­еп алу.

Һа­ва то­ры­шы да гел уңай гы­на тү­гел: әй­лә­нә дә ява яң­гыр, әй­лә­нә дә коя. Бо­лай да ко­ры­лык ки­мет­кән уңыш­ны югалт­мас­ка ты­ры­ша авыл хез­мәт­чән­нә­ре. Гәр­чә яз­гы кыр эш­лә­рен ва­кы­тын­да баш­кар­ган­нар өчен бы­ел­гы ко­ры­лык кур­кы­ныч ту­дыр­ма­ган. Май ахы­рын кө­теп ят­кан­нар гы­на сиз­гән ул ха­ләт­не. Ра­йон кыр­ла­ры­на чи­рат­та­гы рейд­та бу хак­та ра­йон баш­лы­гы Мә­җит Са­ли­хов та ис­кәрт­те.

Ми­сал өчен, "Со­юз-Аг­ро" җәм­гы­я­те­нең Мак­та­ма тө­бәк җи­теш­те­рү комп­лек­сы уҗым ары­шын­нан бы­ел гек­та­рын­нан ур­та­ча 32 цент­нер уңыш ала. Ди­рек­то­ры Азат Әх­мәт­җа­нов сүз­лә­рен­чә, 35-36 цент­нер чык­кан ба­су­ла­ры да бар.

- Бөр­тек­ле куль­ту­ра­лар җыю ту­лы куә­те­нә ба­ра. Тәү­ле­ге­нә 200-209 тон­на аш­лык сук­ты­ры­ла. 3 ел уҗым куль­ту­ра­ла­ры уң­ма­ды. Ә бы­ел, кү­рә­сез, уҗым ары­шы буй­га кит­те. Ни­чә ел эш­ләп, аның 2 метр­дан арт­ка­нын күр­гән юк иде әле. Са­ла­мы күп, шу­ңа сук­ты­ру авыр­ла­ша. Га­дәт­тә бер сме­на­га 20-25 гек­тар сук­тыр­сак, бү­ген 10 нан да арт­ты­рып бул­мый. Озак­ла­мый ар­па­га ке­ре­шә­чәк­без. Аны­сын­нан ал­да­гы ел­лар­га ка­ра­ган­да уңыш аз­рак бу­лыр. Ир­тә чәч­кән­нә­рен­нән гек­та­ры­на 26 цент­нер чык­са, туф­рак­ка соң­рак төш­кә­не 18-20 дән дә арт­мас, - ди­де ул.

Җи­тәк­че шу­лай ук бор­чак уңы­шын­нан ка­нә­гать тү­гел­ле­ген әйт­те. "Ю­гый­сә тех­но­ло­гия шарт­ла­рын үтәп, ти­рән­ле­ген ис­тә то­тып, ка­рап үс­тер­дек. Шу­ңа да ка­ра­мас­тан, гек­та­рын­нан 9-10 цент­нер­дан да арт­ты­рып бул­мас", - дип бор­чы­ла Азат Әх­мәт­җа­нов. Әйт­үен­чә, уз­ган ел бор­чак ба­су­ын ку­зак ашар­га ки­лү­че­ләр тап­тап бе­тер­гән бул­ган.

Әле­ге ху­җа­лык­та җир­ле ха­ки­ми­ят баш­лы­гы­ның ак­ча­ла­та пре­ми­я­се­нә бе­рен­че­ләр­дән бу­лып Ил­сур Яфа­ров ла­ек бул­ды. "Нью-Хол­ланд" ком­бай­нын­да 250 тон­на сук­ты­рып ал­ган ме­ха­ни­за­тор­га пре­мия сер­ти­фи­ка­тын ра­йон җи­тәк­че­се үзе тап­шыр­ды. Ул уз­ган ел да баш­лык­ның 4 пре­ми­я­се­нә ия бул­ган.

Яз­гы кыр эш­лә­рен ва­кы­тын­да баш­лап, бү­ген мул уңыш­ка өмет ит­кән "Я­рыш" ху­җа­лы­гын­да шу­лай ук уҗым ары­шы сук­ты­ру бе­лән мәш­гуль­ләр. Тех­ни­ка да бар, ке­ше­ләр дә җи­тәр­лек. Уңыш та әй­бәт. Тех­ни­ка ди­гә­нең - 5 ком­байн, өче­се үз­лә­ре­не­ке, ике "Кейс" ра­йон­ның ме­ха­ни­ка­лаш­ты­рыл­ган от­ря­дын­нан.

- Чә­чү тә­мам­ла­ну­га Габд­рах­ман ба­су­ла­ры­на ши­фа­лы яң­гыр төш­те. Шу­ңа кү­рә иген­нәр ку­ан­ды­ра. Уҗым ары­шын­нан 25-27 цент­нер чы­га. Дө­рес, җил арыш­лар­ны ек­ты. Әл­бәт­тә, уру авыр­лаш­ты. Лә­кин уңы­шы әй­бәт. Са­ла­мы күп. Ба­су­дан ук са­лам­ны ру­лон­лап тө­реп фер­ма яны­на кай­та­ра­быз, - дип аң­лат­ты ху­җа­лык җи­тәк­че­се Ра­вил Шә­ях­мә­тов. - Урып-җыю бе­лән бер­рәт­тән җир эш­кәр­тү дә­вам итә. 500 га җир эш­кәр­тел­де ин­де. 10 ав­густ­та уҗым куль­ту­ра­ла­рын чә­чү­гә ке­ре­шә­чәк­без. Был­тыр уҗым 1000 га мәй­дан­га чә­чел­гән иде. Кар аз бу­лу сә­бәп­ле, алар­ның зур өле­ше юк­ка чык­ты. Агым­да­гы ел­да 500 га чәч­тек. Уңыш­тан ка­нә­гать. 2014 ел уңы­шы өчен 700 га мәй­дан­ны уҗым куль­ту­ра­ла­ры­на би­рер­гә уй­лап то­ра­быз.

Ху­җа­лык­лар­да иген җыю бе­лән бер­рәт­тән тер­лек азы­гы әзер­ләү дә ба­ра. "Я­рыш"­та яшь тер­лек­ләр өчен көн­ба­гыш са­ла­лар. Озак­ла­мый са­вым сы­ер­ла­ры­на ку­ку­руз җы­ю­га то­ты­на­лар.

Ел са­ен ра­йон баш­лы­гы пре­ми­я­сен "кө­рәү­че­ләр" ара­сын­да "Чул­пан" ху­җа­лы­гын­нан 28 ел ме­ха­ни­за­тор бу­лып эш­ләү­че Ма­рат Мос­та­фин да бар. Урак­ка га­илә ба­шы өчен­че елын кы­зы Ми­ләү­шә бе­лән чы­га.

Ле­ни­но­горск нефть тех­ни­ку­мы­ның 3 нче кур­сын тә­мам­ла­ган 18 яшь­лек кыз­ны таң ат­кан­нан ка­ра төн­гә ка­дәр авыр эш­кә нәр­сә этә­рә соң? Жур­на­лист­лар­ны шул кы­зык­сын­дыр­ды.

- Ком­байн­да 3 нче ел эш­лим. Ә бо­лай әти бе­лән трак­тор­да эш­лә­вем 3 нче сый­ныф­тан ук баш­лан­ды. Ми­ңа ошый мон­да. Ик­мәк­нең өс­тәл­гә ни­чек эләк­кә­нен (нин­ди хез­мәт аша иреш­кә­нен!) мин тө­гәл бе­ләм хә­зер. Уз­ган ел урак чо­рын­да 70 мең ти­рә­се хез­мәт ха­кы эш­лә­дем. Уку­ы­ма үзем тү­лә­дем, ма­ши­на йөр­тү та­нык­лы­гы ал­дым, - ди үзе ба­тыр, әм­ма тый­нак һәм мө­ла­ем кы­зы­кай. "Нью-Хол­ланд" ке­бек кыр ко­ра­бы бе­лән ида­рә итеп тә күр­сәт­те без­гә.

- Ми­ләү­шә уку­ын тә­мам­лап эш­кә ур­наш­са, әле мәк­тәп­тә уку­чы ул­ла­рым­ны өй­рә­тә­се бу­лыр, - дип план ко­ра га­илә баш­лы­гы.

650 га ужым куль­ту­ра­ла­ры­ның яр­ты­сын җы­еп ал­ган "Чул­пан" ху­җа­лы­гы җи­тәк­че­се Миң­фа­яз Ила­лов та бы­ел­гы уңыш­тан ка­нә­гать:

- Уры­ны бе­лән 30-35 цент­нер уңыш чык­кан ба­су­лар бар. Бү­ген­ге көн­дә бөр­тек­ле­ләр­не чис­тар­тып, Ак­таш ик­мәк хә­зер­ләү һәм эш­кәр­тү ком­би­на­ты­на юл­лый­быз. "Та­таг­ро­ли­зинг"­ка 50, тө­бәк ре­зерв фон­ды­на 290 тон­на тап­шы­ра­сы бар. Шу­шы көн­нәр­дә бу­рыч­ны кап­лар­га исәп­ләп то­ра­быз, - дип ышан­ды­ра җи­тәк­че.

Чык ки­бү­гә кыр­га чы­гып, ан­нан чык тө­шү­гә кайт­кан һәм көн­лек, ай­лык нор­ма­ны да­и­ми үтәп ба­ру­чы фи­да­карь­ләр ара­сын­да "Зәй" ху­җа­лы­гын­нан Ле­нар Га­ри­пов һәм "Ру­бин"­нан Ген­на­дий Конд­рать­ев­лар бар. Ра­йон баш­лы­гы Мә­җит Са­ли­хов алар­га бу юлы ике­шәр сер­ти­фи­кат тап­шыр­ды. Бу мәр­тә­бә­гә Ле­нар Га­ри­пов "Дон-1500" ком­бай­нын­да 202 тон­на аш­лык сук­ты­рып иреш­кән.

- Уңыш әй­бәт - гек­та­рын­нан 20-22 цент­нер чы­га. Эш­ләр­гә шарт­лар бар, бул­ма­са үзе­без ту­ды­ра­быз (кө­лә). Ме­нә "с­ти­мул" би­реп то­ра­лар. Эш­лә дә эш­лә, - ди Биш­мун­ча­дан йө­реп эш­ләү­че ком­байн­чы.

Ген­на­дий Конд­рать­ев­ның ком­байн­чы ста­жы - 22 ел. Шу­ның ике­сен ул чу­ваш илен­нән Әл­мәт­кә ки­леп эш­тә уз­дыр­ган. Уз­ган ел да 3 пре­ми­ягә ия бул­ган ме­ха­ни­за­тор бу юлы Әл­мәт кыр­ла­ры­на ике ту­га­нын да ча­кыр­ган.

- Эш­ләр­гә дә, яшәр­гә дә, ял өчен дә шарт­лар бар мон­да. Эш ха­кын ва­кы­тын­да һәм ти­е­шен­чә тү­ли­ләр. Өс­тәп ме­нә пре­ми­я­ли­ләр дә әле, - дип ым­ла­ды күр­ше рес­пуб­ли­ка вә­ки­ле пре­мия сер­ти­фи­ка­ты­на.

Ул көн­не җи­тәк­че­ләр һәм жур­на­лист­лар де­сан­ты "Ча­гыл­тау" кыр­ла­ры­на да су­гыл­ды. Би­ре­дә ар­тык зур уңыш­ка өмет­лән­ми­ләр. Лә­кин...

- Уңыш бе­лән мак­та­на ал­мый­быз. Гек­та­ры­на 15 цент­нер ча­ма­сы бу­лыр дип исәп­ли­без. Әм­ма үзе­без­не ор­лык бе­лән тәэ­мин итәр­гә, өс­тән төш­кән план­ны үтәр­гә җи­тә­чәк ул, - дип ас­сы­зык­лый ху­җа­лык җи­тәк­че­се Го­мәр Нә­би­ев.

Иген­че­ләр бу ат­на­да уҗым куль­ту­ра­ла­рын сук­ты­ру­ны тә­мам­лар­га ни­ят­ли. Озак­ла­мый ар­па өл­ге­рә­чәк. Аны җы­ю­ны һич тә ки­чек­те­рер­гә яра­мый. Югый­сә ор­лык­лар ко­е­ла­чак. Ди­мәк, бу көн­нәр­нең һәр сә­га­те кыйм­мәт. Шу­ны аң­лап, авыл хез­мәт­чән­нә­ре­нә яр­дәм­гә ашы­гу­чы­лар да юк тү­гел.

- Урып-җы­ю­ны оеш­кан төс­тә баш­ка­ру­га һәр­төр­ле яр­дәм күр­сәт­кән му­ни­ци­паль ра­йон җи­тәк­че­лә­ре­нә һәм нефть­че­ләр­гә иген­че­ләр исе­мен­нән рәх­мәт әй­тә­се ки­лә. Бу без­нең өчен бик тә әһә­ми­ят­ле, - ди­де Из­вил Габд­рә­кый­пов.

- Һа­ва то­ры­шы гел уңай гы­на тү­гел. Лә­кин кү­рә­сез - ха­лык ты­ры­ша. Кыс­ка ва­кыт эчен­дә уңыш­ны җы­еп алу бу­ры­чын аң­лап эш­ли авыл хез­мәт­чән­нә­ре - ра­йон баш­лы­гы Мә­җит Са­ли­хов­ның "У­рак-2013" кам­па­ни­я­се­нә бә­я­се шун­дый.

Ил­сур Яфа­ров, "Со­юз-Аг­ро" җәм­гы­я­те ком­байн­чы­сы:

- Авыл ху­жа­лы­гын­да эш­лә­ве­мә 8 ел. Ә урак­ка бы­ел би­шен­че тап­кыр төш­үем. Уңыш әй­бәт. Ме­нә эш­не ге­нә яң­гыр­лар тук­та­та. Һа­ва то­ры­шы әй­бәт бул­ган­да ир­тә­дән төн­гә ка­дәр эш­ли­без. Баш­та­рак авыр иде, хә­зер кә­ли­я­гә кер­дек ин­де. Ан­нан соң мон­дый бү­ләк­ләр дә эш­кә дәрт өс­тәп то­ра.

Ләй­лә­гөл Ми­на­е­ва

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: