Әлмәт таңнары

Әлмәт кикбоксеры Европа беренчелегендә җиңде

Әл­мәт­нең Олим­пия ре­зер­вы мах­сус­лаш­ты­рыл­ган ба­ла­лар-яшүс­мер­ләр спорт мәк­тә­бен­нән Де­нис Ск­вор­цов яшь­ләр ара­сын­да кик­бок­синг бу­ен­ча Ев­ро­па бе­рен­че­ле­ген­дә кат­наш­ты.

14-22 сен­тябрь көн­нә­рен­дә Поль­ша­да үт­кән әле­ге ярыш­лар 34 ил­дән 1700 дән ар­тык спорт­чы­ны җый­ды.

54 ки­лог­рамм­лы үл­чәү ка­те­го­ри­я­сен­дә чы­гыш ясап, Де­нис өч тап­кыр кө­рә­шә һәм өче­сен­дә дә ма­тур җи­ңү­гә ире­шеп, бе­рен­че­лек­тә җи­ңү­че бу­лып та­ны­ла.

Де­нис Ск­вор­цов­ка 16 яшь, ул баш­та Идел буе фе­де­раль ок­ру­гы бе­рен­че­ле­ген­дә, ан­на­ры ин­де иле­без кү­лә­мен­дә җи­ңү­ләр яу­лый-яу­лый, әле­ге мәр­тә­бә­ле фо­рум­да Рос­сия да­нын як­лау хо­ку­кын яу­ла­ды.

Шу­шы көн­нәр­дә Де­нис Ск­вор­цов­ка Әл­мәт му­ни­ци­паль ра­йо­ны баш­лы­гы­ның дә­рә­җә­ле ку­на­гы бу­лу бә­хе­те на­сыйп бул­ды. Мә­җит Са­ли­хов перс­пек­ти­ва­лы спорт­чы­быз­ны ха­лы­ка­ра ярыш­лар­да юга­ры нә­ти­җә­гә ире­шүе бе­лән их­лас­тан кот­ла­ды. Ра­йон баш­лы­гы бе­лән оч­ра­шу­га яшь кик­бок­сер­ның әти­се - ак­ро­ба­ти­ка бу­ен­ча СССР­ның спорт мас­те­ры Ни­ко­лай Ск­вор­цов, «Ал­га» спорт клу­бы җи­тәк­че­се һәм тре­нер Ма­рат Гый­ма­ев, шу­лай ук Олим­пия ре­зер­вы мах­сус­лаш­ты­рыл­ган ба­ла­лар-яшүс­мер­ләр спорт мәк­тә­бе (СДЮС­ШОР) ди­рек­то­ры Эду­ард Гад­жи­ев та ча­кы­ру­лы иде.

Әл­мәт спорт­чы­ла­ры­ның рес­пуб­ли­ка, рос­си­я­кү­ләм һәм ха­лы­ка­ра ярыш­лар­да сал­лы җи­ңү­ләр­гә ире­шүе тра­ди­ци­он рә­веш­тә ра­йон дә­рә­җә­сен­дә дә бил­ге­ләп үтел­ми­чә кал­мый. Га­дәт­тә ан­дый әң­гә­мә­ләр ба­ры­шын­да эре тур­нир­лар­да җи­ңү­че­ләр­не һәм приз­лы урын яу­лау­чы­лар­ны му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы тәб­рик­ли, ә спорт­чы­лар үз­лә­ре жур­на­лист­лар­ның со­рау­ла­ры­на җа­вап би­рә һәм ки­лә­чәк­кә план­на­ры бе­лән ур­так­ла­ша.

- Де­нис Ев­ро­па дә­рә­җә­сен­дә шә­һә­ре­без, рес­пуб­ли­ка­быз, иле­без да­нын ла­ек­лы як­ла­ды. Ул - яшь­ләр өчен га­җә­еп ях­шы үр­нәк. Үз хез­мә­тең, та­лан­тың бә­ра­бә­ре­нә әл­лә нин­ди мәр­тә­бә­ләр­гә ире­шер­гә мөм­кин бу­лу­ын алар мас­са­кү­ләм мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­ры аша кү­реп-бе­леп тор­сын­нар. Де­нис ке­бек егет­ләр - без­нең го­рур­лык ул. Алар үр­нә­ген­дә һа­ман са­ен күб­рәк ба­ла­лар һәм яшүс­мер­ләр спорт­ка һәм сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше­нә тар­ты­ла, - дип бел­дер­де Мә­җит Са­ли­хов.

Де­нис­ның тре­не­ры Ма­рат Гый­ма­ев ма­лай­ны Олим­пия ре­зер­вы мах­сус­лаш­ты­рыл­ган ба­ла­лар-яшүс­мер­ләр спорт мәк­тә­бе­нә 2009 ел­да әни­се алып ки­лү­ен бә­ян ит­те.

- Аның та­мыр­ла­рын­да спорт­чы ка­ны ага, Де­нис­ның әти­се - ак­ро­ба­ти­ка бу­ен­ча СССР­ның спорт мас­те­ры. Шу­лай да, дө­ре­сен әй­тә­рәк, без бу егет­тән рәт чы­гар дип уй­ла­ма­ган идек. Бер­нин­ди сы­гыл­ма­лы­лы­гы, плас­ти­ка­сы юк. Ә аның бе­лән чын­лап то­рып кы­зык­сы­ну­ы­быз ул бокс бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка чем­пи­о­нын җиң­гән­нән соң баш­лан­ды. Егет­нең үҗәт­ле­ге, ты­рыш­лы­гы, зур ки­лә­чә­ге бар­лы­гын шун­да аң­ла­дык, - дип ял­гы­шу­ла­рын та­ны­ды Ма­рат Гый­ма­ев.

Ка­рап то­рыш­ка ба­сын­кы гы­на, тый­нак егет ту­рын­да тре­не­ры: «Аз сөй­ли, әм­ма күп эш­ли ул», - ди. Ев­ро­па бе­рен­че­ле­ге ал­дын­нан Рос­сия ко­ман­да­сы сос­та­вын­да кат­наш­кан җы­ен­нар­да Әл­мәт кик­бок­се­ры­на баш­ка тө­бәк­ләр­дән кил­гән бел­геч­ләр дә игъ­ти­бар ит­кән.

- Яны­быз­га ки­леп алар Де­нис­ның көч­ле их­ты­яр­лы, стан­дарт бул­ма­ган, су­гыш­чан ха­рак­тер­лы бу­лу­ын бил­ге­ләп үт­те­ләр. Ә бо­лар спорт­ның әле­ге тө­ре бе­лән шө­гыль­лә­нү­че­ләр өчен иң ки­рәк­ле сый­фат­лар да ин­де. Ан­дый­лар үҗәт­лек, рух нык­лы­гы, йө­рәк­лә­ре бе­лән җи­ңә­ләр. Алар өчен ав­то­ри­тет­лар юк, ә бу иң мө­һи­ме, - дип ас­сы­зык­лый Ма­рат Гый­ма­ев.

Де­нис­ның җи­ңү­лә­ре аның үз үл­чәү ка­те­го­ри­я­сен­дә Рос­сия бу­ен­ча бе­рен­че бу­лу­ын рас­ла­ды. 54 ки­лог­рамм 16 яшь­лек спорт­чы өчен бик ях­шы күр­сәт­кеч. Сүз уңа­ен­да әйт­кән­дә, бу аңа зур җа­вап­лы­лык та өс­ти. 172 сан­ти­метр­лы гәү­дә­се бе­лән ул шу­шы авыр­лык­ны да, шул ук ва­кыт­та ях­шы фи­зик фор­ма­сын да сак­лап ка­лыр­га ти­еш. Тре­ни­ров­ка­лар­да, ярыш­лар­да шак­тый энер­гия ис­раф итү­че үсеп ки­лү­че ор­га­низм­га мо­ңа ни­чек ире­шер­гә ки­рәк­ле­ген Де­нис­ның әни­се бик ях­шы бе­лә. Тик­мә­гә ге­нә оч­ра­шу­да аны «тук­ла­ну бу­ен­ча мас­тер» ди­мә­де­ләр.

Асыл­да Де­нис Ск­вор­цов тре­нер­ла­ры Анд­рей Ры­жи­ков бе­лән Ма­рат Гый­ма­ев, СДЮС­ШОР ди­рек­то­ры Эду­ард Гад­жи­ев, әти­се Ни­ко­лай Фе­до­ро­вич бе­лән әни­се Ири­на Пав­лов­на­лар­дан тор­ган ми­ни-җы­ел­ма ко­ман­да әгъ­за­сы. Аның иреш­кән нә­ти­җә­лә­ре - һәр­кем­гә үз ро­ле бү­леп би­рел­гән шу­шы ко­ман­да­ның ур­так ты­рыш­лы­гы нә­ти­җә­се.

- Үзем спорт­чы бу­ла­рак, улым да нәр­сә­гә дә бул­са өй­рән­сен иде ди­дем, - дип сөй­ли Ни­ко­лай Ск­вор­цов. - Спорт­ка без аны дүрт яшен­дә бир­дек: баш­та фи­гу­ра­лы шуу­га, ан­на­ры ак­ро­ба­ти­ка­га, соң­рак бас­сейн­га. Ул бер­сен­дә дә ар­тык зур эн­ту­зи­азм күр­сәт­мә­де, шу­лай да без аның спорт ли­ни­я­се буй­лап ал­га ба­ру­ын те­лә­дек. Бу­ла­чак Ва­тан сак­чы­сы бу­ла­рак та, сә­ла­мәт­ле­ген ны­гы­ту өчен дә егет­кә спорт бе­лән шө­гыль­лә­нү бик ки­рәк. Ан­на­ры, без­нең бә­хет­тән, бокс һәм кик­бок­синг төр­ке­ме ачыл­ды. Әни­се ба­рып тре­нер­лар­дан аны сек­ци­я­гә алу­ла­рын үтен­де. Ме­нә шун­нан баш­лан­ды да ин­де. Баш­та­рак улы­быз өчен нин­ди­дер бер кур­ку хи­се бар иде, ни ди­сәң дә, спорт­ның кур­кы­ныч тө­ре бит. Лә­кин аның ма­вы­гып шө­гыль­лән­гә­нен кү­реп ты­ныч­лан­дык. Ан­дый оч­рак­лар­да те­ләк бу­лу ба­рын­нан да өс­тен. Һәм без ял­гыш­ма­дык. Әни­се тук­ла­ну мәсь­ә­лә­сен үз өс­те­нә ал­ды. Спорт­чы­лар өчен бу ае­ру­ча мө­һим, биг­рәк тә үс­мер яшь­тә: ор­га­низм үсә, ә гәү­дә авыр­лы­гын то­тар­га ки­рәк. Ул Де­нис өчен мах­сус ди­е­та­дан фай­да­ла­на, тү­зем­ле­ге­нә исә исең ки­тәр­лек!

- Рос­сия җы­ел­ма ко­ман­да­сы та­биб­ла­ры Де­нис­ның ни­чек тук­лан­га­нын, нин­ди ви­та­мин­нар кул­лан­га­нын бел­гәч бик га­җәп­лән­де­ләр, мо­ны ка­ян бе­лү­е­без бе­лән кы­зык­сы­на баш­ла­ды­лар. Де­нис­ның әни­се бу эш­тә ме­нә ди­гән бел­геч бу­лу­ын әйт­тек, - дип өс­тәр­гә ашык­ты Ма­рат Гый­ма­ев.

Сүз уңа­ен­да әйт­кән­дә, Де­нис - ке­ше­ләр­нең бер­ни­гә ка­ра­мас­тан күп­кә ире­шә алу­ла­ры­ның бер ми­са­лы. Ул СДЮС­ШОР­га кил­гән­дә сә­ла­мәт­ле­ге бик үк нык­лы бул­мый. Көч­ле ал­лер­гия һәм аст­ма ар­ка­сын­да ДРКБ та­биб­ла­ры аңа спорт бе­лән шө­гыль­лә­нү­не кат­гый рә­веш­тә ты­я­лар.

- Без, тре­нер­лар, үз өс­те­без­гә зур җа­вап­лы­лык алып, әти-әни­се­нә улы­гыз әк­рен­ләп ке­нә шө­гыль­лән­сен дип рөх­сәт ит­тек. Бер ел­дан ма­лай ка­бат ДРКБ­га бар­ды. Спи­рог­ра­фия үт­кәр­гән­дә та­биб­лар өн­сез кал­ган­нар. «Ни­чек дә­ва­лан­дың, ни­ләр эш­лә­дең?» - дип со­раш­кан­нар. Ул исә: «С­порт бе­лән шө­гыль­лән­дем», - дип җа­вап бир­гән. Те­ге­ләр күб­рәк шө­гыль­лә­нер­гә ку­шу­дан гай­ре бер­ни әй­тә ал­ма­ган­нар. Спорт һәм сә­ла­мәт яшәү рә­ве­ше авы­ру­лар­ны җи­ңә ул, - дип яшь чем­пи­он­ның кеч­ке­нә ге­нә се­рен ач­ты Ма­рат Гый­ма­ев.

Зур җи­ңү­ләр Де­нис­ны боз­ма­ган, ул «йол­дыз чи­ре» бе­лән чир­ли баш­ла­ма­ган, һа­ва­лы тү­гел.

- Кеч­ке­нә яки зур бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, җи­ңү кай­ва­кыт ке­ше­ләр­не бо­за да ул. Шу­ны бел­гән хәл­дә мин улым­да ях­шы сый­фат­лар тәр­би­я­ләр­гә, ме­даль­ләр са­ны­на ка­ра­мый­ча, һәр­ва­кыт тый­нак, әдәп­ле ке­ше бу­лып ка­лыр­га ки­рәк­ле­ген тө­шен­де­рер­гә ты­рыш­тым. Го­му­мән ал­ган­да, аның хо­лык-фи­гы­ле үз­гәр­мә­де ке­бек, әм­ма үҗәт­ле­ге арт­ты, кү­рә­сең, ярыш­лар ка­те­го­ри­я­се шун­дый бу­лу­ны та­ләп итә­дер. Өй­дә дә, ип­тәш­лә­ре янын­да да ул элек­ке­чә үк, тә­кәб­бер тү­гел. Ке­ше­ләр бе­лән ара­ла­шу­да да тәр­тип­ле, мө­ла­ем. Су­гыш­чан ха­рак­те­ры ныг­рак си­зел­сә дә, үзе шун­дый ук, - дип улы­на бәя би­рә Де­нис­ның әти­се.

Соң­рак без спорт­чы­ның әни­се бе­лән ара­ла­шу бә­хе­те­нә дә иреш­тек. Ири­на Пав­лов­на Де­нис­ның сүз тың­лау­чан ма­лай бу­лу­ын, ә аның җи­ңү­лә­ре үзе­нең ге­нә тү­гел, бө­тен ос­таз­ла­ры­ның ты­рыш хез­мә­те нә­ти­җә­се икән­ле­ген әй­теп уз­ды.

- Тре­нер­ла­ры­на рәх­мәт, алар улы­быз өчен өл­кән ип­тәш тә, ос­таз да. Аның тре­ни­ров­ка­лар­га ни­чек аш­кы­нып бар­га­нын күр­сә­гез! Ди­мәк, ан­да шун­дый ат­мос­фе­ра ха­ким­лек итә, шун­дый ру­хи җир­лек, кә­еф ту­ды­ры­ла. Шу­ңа һәр ярыш­тан җи­ңү­ләр, ме­даль­ләр бе­лән кай­та да, - ди­де ина­ну бе­лән Ири­на Ск­вор­цо­ва.

Ә ме­нә чем­пи­он­ның үзе­нең та­вы­шын ише­тү бик җи­ңел би­рел­мә­де. Жур­на­лист­лар һәм ра­йон баш­лы­гы­ның со­рау­ла­ры­на кыс­ка гы­на җа­вап би­реп, егет кү­не­гү­ләр­не көн са­ен үт­кә­рү­ен, га­дә­ти эш көн­нә­рен­дә спорт­зал­да, ял көн­нә­рен­дә өй­дә шө­гыль­лә­нү­ен; дус­ла­ры бе­лән ара­ла­шыр­га ва­кы­ты бик күп кал­ма­вын; компь­ю­тер ар­тын­да уты­рыр­га, элек­ке­чә үк бас­сейн­да йө­зәр­гә яра­ту­ын, ә кө­че­нең ни­гез­дә йок­ла­ган ва­кыт­та ка­бат тор­гы­зы­лу­ын бә­ян ит­те.

Оч­ра­шу ахы­рын­да Мә­җит Са­ли­хов Де­нис­ка һәм аның тре­не­ры­на Әл­мәт му­ни­ци­паль ра­йо­ны Со­ве­ты һәм баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның Рәх­мәт ха­тын тап­шыр­ды һәм, яшь спорт­чы­ның ин­де хә­зер­дән үк си­зе­лер­лек җи­ңү­ләр­гә ире­шү­ен ас­сы­зык­лап, аның ире­шел­гән­нәр­дә тук­тал­ма­вын те­лә­де.

Люд­ми­ла ВО­РО­НИ­НА

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 мая 2018 - 08:42
    На ЧМ-2018 в Казани пройдет 30 концертов
  • 3 мая 2018 - 11:25
    КАК ВЕСТИ СЕБЯ НА СТАДИОНЕ
Ночной режим