Әлмәт таңнары

Әлмәт халкы рәхмәт укый. Сәбәбе бар [+ФОТОЛАР]

Әлмәт кайнап яши: кайсы тарафка карама, төзелеш, ремонт бара. Халыкны нык борчыган ишегалды юллары да тәртипкә китерелә. Район башлыгы эш барышы белән танышып йөргәндә йортларда яшәүчеләр белән дә очрашты.

Шәһәрнең урам-юл челтәре квартал эчендәге территорияләрне дә кертеп санасаң, тулаем 5178,08мең квадрат метрга җыела. Әлеге юллардан көненә меңнәрчә транспорт чарасы йөри. Шунысы куанычлы, ел саен юллар ремонтлана һәм бу максатка төрле дәрәҗәдәге бюджеттан зур күләмдә акча бүленә, ватык юллар саны кими бара. 
Район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм юл хуҗалыгы җитәкчеләре башта Урсалага тукталды. Беренче Май урамында юлга асфальт җәяләр иде инде. Шәһәр автоюллар идарәсе җитәкчелеге әйтүенчә, бер атнадан эш тәмамланачак. Автомобильдә баручылар, район башлыгын күреп, тәрәзәдән башларын тыгып рәхмәт әйтеп киттеләр. 
Рәхмәт сүзләрен Восточная урамында яшәүчеләр дә бер-бер берсен бүлдерә-бүлдерә җиткерергә ашыкты. «Әлмәтнефть» идарәсендә эшләп, лаеклы ялга чыккан Михаил Илларионов әйтүенчә, элек биредән итек киеп тә узу мөмкин булмаган. Хәзер шәһәрдә яшибез бездә, диде ул. Тырышлыкны, хезмәтне аңлаулары күңелле хәл әлбәттә. 
– Безнең Восточная урамында төзелгәннән бирле юл булмады. 20 елдан артык көттек бу асфальт юлны. Нык сазлык иде. Көчкә кереп-чыгып йөрдек. Ниһаять, урамыбызга бәйрәм килде. Сөенеп бетә алмыйбыз. Рәхмәттән башка сүз юк, – диде Гүзәлия Ихсанова да. 
Геофизическая, Совет, Шевченко урамнарында һәм башкаларында да эш кайный. Геофизическая урамында 500 метр арада агым сулар төшсен өчен канализация дә ясала. Айрат Хәйруллин юлларны карап йөргәндә подряд оешмаларына эшне сыйфатлы итеп башкару бурычын куйды. Шулай ук юлларның, аның кырыйларының су җыелып ятмаслык итеп ясалырга тиешлеге дә искәртелде. 
Шәһәр юллар идарәсе начальнигы Альбер Хәләпов әйтүенчә, предприятиенең капиталь ремонт өчен кирәк булган барлык техникалары бар. Быел алар яңа асфальт-бетон заводы белән эшлиләр. 
– Яңа завод безгә асфальт-бетон катнашмасы җәю технологиясен өзлексез алып барырга мөмкинлек бирә һәм нәтиҗәдә эш тукталып тормый. Сыйфат та үзгә. Җөйләр аз, тулы япма бара. Эшләрне сентябрьгә кадәр 100 процентка үтәргә уйлыйбыз, – диде ул. 
Халыктан да тәкъдимнәр күп керә икән. Ишегалды юлларын проектлаганда торак-коммуналь хуҗалык департаменты, идарәче компанияләр дә җәлеп ителә, халык фикере игътибарга алына, аннан соң гына проект кәгазьгә төшерелә. Искәртелгәнчә, мондый кара-каршы элемтә уңай нәтиҗә бирә. 
Без азактан район башлыгына «Сез эш барышыннан канәгатьме?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. 
– Сезонның кызган чагы. Эш сыйфатлы һәм үзвакытында тәмамлангач кына бу сорауга җавап бирергә мөмкин булачак. Әлегә Татарстан Республикасы бюджеты, мөмкинлекләрдән чыгып бирелгән җирле бюджет ресурсларыннан, «Татнефть» компаниясе финанс ярдәменән максималь дәрәҗәдә нәтиҗәле файдалану соравы тора. Юлларны капиталь ремонтлауга зур акча бүленә һәм ул үзләштерелергә тиеш. Төрле участоклар төрлечә караш сорый. Мисал өчен, Шевченко урамында транспорт хәрәкәте көчле. Кайчандыр салынган юлның өске катламы тузды. Без монда өслекнең чыдамлылыгын арттыручы яңа материал кирәклеген аңлыйбыз. Ишегалды территорияләре – шәһәрнең зур проблемасы. Бездә барлыгы 350 ишегалды территориясе санала. Узган ел 74 ен ремонтлаган идек. Быел акчаны 34 ишегалдына һәм шәхси сектордагы 24 урамга бүлдек. Анда да 20 шәр ел ремонт күрмәгән ишегаллары бар, Безнең бурыч – төзелеш сезонында, автомобильчеләрнең чираттагы ял чорында җанлы эш алып бару. Руль артындагылар аңлаешлы караштадыр дип уйлыйбыз. – диде Айрат Хәйруллин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: