Әлмәт таңнары

Әлмәт игенчеләре планлаштырган үрне узып китте [+ФОТОЛАР]

Районда урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә. Теләк тормышка ашты - суктырылган уңыш күләме планлаштырылган чикне артып китте.


Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Наил Усманов әйтүенчә, бүгенгә бөртекле культураларның барлык мәйданының 94 проценты урып-җыелган. Тагын 3388 гектар иген генә калып бара. Болар - сабан бодае, рапс, карабодай. Ел башында быел 110 мең тонна ашлык җыю бурычы куйган иделәр.

- Бу санны узып киттек. Хәзер 120 мең тонна җыярга өметләнәбез, - диде Наил Усманов.
Район кырларында бөртекле культурлар 42054 гектар мәйданда суктырылган. Җыелган ашлык 114,820 мең тонна булган. Уңыш бирүчәнлек гектарыннан 27,2 центнер тәшкил итә.


Билгеләп үтелгәнчә, «Чагылтау», «Аппак», «Заһидуллин» хуҗалыклары урак өстен тәмамлаган. Токарликов исемендәге, «Чулпан», «Березовка» җәмгыятьләрендә комбайннар соңгы гектарларны җиңеп килә, калганнар да алардан калышмаска тырыша.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки