Әлмәт таңнары

Быел Әлмәттә 11 кеше “дуңгыз”, 25 кеше сезонлы грипп белән авырган

Язга да аяк бастык. Салкын көннәр артта калып барса да, ОРВИның чигенергә исәбе юк. Быелның тугыз атнасында аның белән 9286 кеше авырган. Аларның күпчелеге - 6839 ы 14 яшькә кадәрге балалар.

Бу саннарны журналистлар белән очрашуда Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе Әлмәт территориаль бүлеге баш табибы урынбасары Ирина Хәйруллина китерде.

Әлмәт муниципаль районында узган ел медицина учреждениеләренә ОРВИ белән барлыгы 27588 кеше мөрәҗәгать иткән булган. Статистика аның белән уртача алганда елына 25-35 мең кешенең авыруын күрсәтә. Эпидемия алдыннан атна саен 600дән 800 гә кадәр авыру теркәлә.

Гриппны узган ел нибары бер кеше йоктырган булган. Быел исә 11 кеше "дуңгыз", 25 кеше сезонлы грипп белән авырган.

- Елның өченче атнасыннан башлап ОРВИ һәм грипп эпидемиологик чикне 22,54 тапкырга узды. Югары күрсәткечләр 8 атнага кадәр күзәтелде, - диде Ирина Владимировна. - Бүген авыру дәрәҗәсе эпидемиологик чиктән 3 тапкырга артыграк. Бу эпидемиологик процессның кимүе турында сөйләми, чөнки күпьеллык күзәтүләр грипп һәм ОРВИның әле март азагына һәм апрель урталарына кадәр булуын әйтә.

Шунысы да билгеләп үтелде, грипп йоктыручыларның барысы да әлеге авыруга каршы прививка ясатмаган булган. Грипп уртача-авыр формада барган һәм авыруларның һәммәсе йогышлы авырулар бүлегенә урнаштырылган.

"Профилактика чараларына бармак аша карарга ярамый, алдагы сезонга гриппка каршы прививка ясатуны бүген үк планга кертеп куярга кирәк", - дип исәпли санитария-эпидемиология табиблары. Хәбәр иткәнебезчә, авыручылар күп булган мәктәпләрдә 5, 7, 10 көнгә укулар тукталды. Болар - татар-төрек лицее, Урсалы һәм Иске Михайловка мәктәпләре. Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны нык арткан очракта аларга медицина ярдәме күрсәтү өчен район үзәк шифаханәсе стационарының тән авырулары бүлеге юнәлешен этаплап үзгәртү турында план эшләп куелган. Бүген шәһәр стационарларында ятучы авырулар янына килүне чикләү кертелгән, дезинфекция режимы көчәйтелгән. Грипп һәм ОРВИлыларны кабул итү өчен дәвалау учреждениеләрендә аерым кабинетлар булдырыла, температуралары булганнарга өйдә хезмәт күрсәтелә.

Ирина Хәйруллина сүзләренә караганда, көненә әлеге авырулар белән 300 ләп кеше мөрәҗәгать итә, аларның, кагыйдә буларак, 65-75 проценты балалар. Бу табибларга йөкләнеш артуы турында сөйли. Авырулар булган адреслар буенча йөрү күпме вакытны ала, моннан тыш аларның шифаханәдә кабул итүләре дә бар. Әле ярый кайбер предприятиеләр, мәсәлән, "Ямашнефть", "Әлмәтнефть", «Татнефть газ эшкәртү" идарәләре, "ТатАИСнефть" бу максатка транспорт бүлеп биреп, участок табибларының эшен беразга җиңеләйткән.

Авыруларны йоктырмас өчен алдан ук профилактика чараларын күрү зарур - табиблар бертавыштан әнә шулай ди. Бу, беренче чиратта, сәламәт яшәү рәвеше, физкультура белән шөгыльләнү, саф һавада йөрү, тиешенчә туклану. Вируска каршы препаратлар, суган, сарымсак, төрле үләннәр, витаминнардан файдалану да грипп һәм ОРВИның сезне әйләнеп узуына ярдәм итә. Һәркемнең организмы төрлечә, шуңа күрә аларны табиблар белән киңәшеп кенә кулланырга кирәклеген дә истән чыгармагыз.

Ирина Апачаева

Фото Интернет челтәреннән алынды

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки