Әлмәт таңнары

Әлмәт драмтеатры директоры 15 ел буена куркып яшәгән

Әлмәт драмтеатры быел 75 нче сезонын ача. Ике көннән башлыйлар! Аларга хас булганча, сезон премьера белән башланып китә һәм, һәрвакыттагыча, үзенчәлекле куелыш әзерләнә. Борынгы грек мәсәл остасы Эзоп турындагы риваять исеме белән үк җәлеп итә, һәрхәлдә «Эзоп» Әлмәттә үз тамашачысын табарга тиеш. Еллар дәвамында кыю адымнарга барган, эксперименталь спектакльләре белән югары зәвыклы тамашачы тәрбияләгән театрда бу чираттагы ачылыш булырга тиеш!

Әлмәт драмтеатры журналистлар белән еш очраша. Сөйләшер сүзләр, уртаклашасы уңыш-казанышлары һәрвакыт күп чөнки. Сәнгать әһелләре янына без дә теләп йөрибез, провинциаль шәһәрдә театр булу, башкаланыкыларны күп юнәлештә уздырып җибәрүләре хакында белүе дә, язуы да күңелле. Горурланырга да яратабыз! Яңа сезон алдыннан матбугат конференциясендә очрашып, бу хисләрне кабат яңартып кайттык.

Бераз тарихка караш

Әлмәттә театр булдыру турында карар 1944 елда чыгарыла. Аның нигезендә шул ук елда Әлмәт профессиональ театры оеша.  

- Ул чорда әле бистә шәһәр статусы да алмаган, аның каравы, кечкенә авылда театр ачучы энтузиастлар булган. Әсфән Галиев, Камал Халәпов  - сугыш ветераннары – ул чорда театрның Әлмәткә кирәклеген исбатлый алганнар. Казаннан Сания һәм Гыйбадулла Хәбибовлар, Нәгыймә Кимова килә. Әлмәт мәдәният йорты директоры Нәгыймә Дәүләтшина театрга күчә. Шуңа да «Ике Нәгыймә театры» бу дип тә йөртәм мин үзебезне. Тарих шулай башланган, - дип юл башын бәян итте театр директоры Фәридә Исмәгыйлева. Янәшәсендә утыручы өлкән буын артистларны үзендә театрга мәхәббәт уятучылар дип атады. Бу урында тагын йөзләгән кешене театр дөньясына җәлеп итүчеләр алар дип өстисе килә. Сүз Луиза Солтанова, Камил Вәлиев, Роза Салихова турында.

Элек һәм хәзер

Луиза Солтанова, ТАССРның халык артисты:

- Без эшли башлаган чор белән бүгенге арасында аерма зур, чагыштыра торган түгел аны. Элек тамашачының мәхәббәте, яшәешкә өмете башка, күзләре җанлы, сәнгатьне ярату башка иде. Ул дәвер тамашачысы белән очрашу безне яшәтте. Хәзер тормыш башка, кешеләр башка. Бүген театрны яшәтү авырлык белән бара, бай халыкка театр да, сәнгать тә кирәкми. Үз акчасын түләп килүчеләр булуы сөендерә.

Камил Вәлиев, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты:

- Элек халыкның ашарына такы-токы, өе тулы бала иде, әмма артистны үз йортына кертеп, сыйлады, зурлады, яратты ул. Хәзерге кебек мәһабәт биналар булмаса да, заллар шыгрым тулы, алкышлар көчле иде. Без мәчетләрдә, иске клубларда уйнап йөрдек. Физик яктан шартлар начар, ләкин күңел халәте әйбәт иде. Авылларда афиша куярга өлгермиләр, билетлар сатылып бетә. Театрны горурланып, нефтьчеләр театры бу дип йөртә идек. Хәзер дә горурланабыз, репертуар көчле, яшьләр сәләтле.

Роза Салихова, Татарстанның халык артисты:

- Хәзерге спектакльләр хәрәкәткә корылган, кеше каядыр чаба, йөгерә. Хис-тойгылар, сүз икенче планда кала. Халык кайчакларда артистның нишләвен аңламый да. Без яшьлектә уйнаган спектакльләр башка иде. Мин үзем чыж-пыж чабуга караганда, фикере күздән агылган артистның уйнавын яратам. Миңа шул якынрак, бу миңа ләззәт бирә. Яшь буынга чабыш кирәк. Анысын да кабул итәм, билгеле, әмма хисләр дулкынында йөзү рәхәтрәк.

Дәвамчылар фикере

Бүгенге заман шартларында театрны яшәтүнең ни икәнен аның хуҗалары үзләре генә беләдер. Татар театры бигрәк тә адым саен каршылыкларга абына. Тел вәзгыяте дә моңа үз өлешен кертте. Ничек кенә әле!

- Еш кына балаларга спектакльләрегез рус телендә дигәнне ишетәбез.  Татар телендә куярга бик телибез дә бит, булмый. Соңгы еллардагы вакыйгалар кайтавазы бу! Тел мондый хәлдә калырга тиеш түгел иде. Әйе, гаеплебез русча уйнавыбызга. Ләкин хакыйкатьтә хәлләр башка. Экскурсиягә килгән 30 баланың 28 е русча сөйләшә. Колакчыклар бу очракта ярдәм итми. Тел өйрәтү әти-әниләрләрдән тора. Татарча спектакльләребез дә бар, «Акбай», «Бәби-театр», «Курчак театры» шундыйлардан. «Шүрәле-шоу» ике телдә, - дип авырткан сорауга җавап бирде театр директоры.

Милләтнең мескен хәлдә калуын Татарстанның атказанган артисты Рафик Таһиров да билгеләде:

- Авыллар милләтне саклый иде. Хәзер бетте авыл, милләткә каты сукты бу. Ә театрның, сәнгатьнең шушы халәттә, юнәлештә булуы дөрестер, заман таләбедер. Ләкин театрда җан, терелек, дөреслек булырга тиеш.

Сезон премьералары

Быел театр сезоны башка еллар белән чагыштырганда соңрак ачыла. Сәбәбе җитди икән – җитәкчелек һәм артистлар режиссерның көенә генә тора, куелышны әзерләү өчен вакыт кирәк. Әмма спектакльне искиткеч булачак дип вәгъдә итәләр. «Эзоп»ны 5 кешелек командасы белән «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе номинанты Денис Хөснияров куя. Ни килеп чыкканын 18 октябрьдә күрербез, хәзергә барыбыз да кайнар мичтән чыгачак кабартма көтү хәлендә – тәмледерме-юкмы – «кабып карамыйча» әйтеп булмый.

Премьералар юбилей сезонында берничә булачак. Режиссер Антон Федоров  Никита Лебедев (Арсений Фарятьев) язган «Алдавыч патшалык» спектаклен әзерләячәк. «Әкият, әмма өлкәннәр өчен әкият», - дип хәзердән үк кызыксынуны арттырды директор. Ул февральдә көтелә.

Әлеге ике спектакль дә «Кече Ватан мәдәнияте» федераль проекты буенча куела. Аның ярдәмендә барлык театрлар да бәхеткә тиенде, әлбәттә. Әлмәт театры микроавтобуслы да булган әле!

Мансур Гыйләҗевнең табадан гына төшкән «Микулай» пьесасы да быел ук сәхнәгә «менәчәк». Чөнки төп рольне башкаручы актеры бар - Рафик Таһиров. Моноспектакльне Хакасия режисеры Марас Чеббур сәхнәләштерә. Ул аны гыйнварда өлгертәчәк.

Тагын бер премьера - Рәмзия Габдулхакова повесты буенча «Адашкан ир» спектакле шулай ук тамашачыны яулар кебек тоела. Аны «Яшь йөрәкләр»не куйган Зиннур Сөләймановка тапшыралар. «Зифа Кадыйрованың «Синсез килгән язлар»ында хатын-кыз язмышы иде, монда - ир-атныкы», - ди Фәридә Исмәгыйлева һәм аның «кассовый» булачагына ышана.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына театр режиссеры Ильяс Гәрәев «Кайда минем илем?» документаль спектаклен әзерли. Карабаштан чыккан өч җәлилче хатирәләренә нигезләнүче куелыш без белмәгән бик күп фактларны ачарга тиеш.

Сәхнә яңара

Быел күптән көтелгән вакыйга булачак театрда – 75 еллыкка «Татнефть» сәхнәне яңарта. Әлеге бинаны нефтьчеләр театрга 1989 елда тапшыра. Хәтерләсәгез, театрның 60 еллыгына аның эче, 70 еллыгына тышы яңартылды. 75 еллыкның үзгәрешен исә театр дүрт күз белән көтә.

- Юбилей тарихи сәхнәдә узачак (31 октябрьдә). Замана таләпләренә җавап бирмәсә дә, ул безнең өчен якын. Директор булып 15 ел эшлим, шул гомер эчендә курку хисе булды миндә. Сәхнә авария хәлендә иде. 1 апрельдә ремонтка ябылабыз, - дип дулкынланып хәбәр итте бу хакта Фәридә Исмәгыйлева.

Менә шулай, җәмәгать, театр иҗади ачышлары белән таң калдыра, фестивальләрдәге уңыш-казанышлары белән дан тота, биек һәм бөек үрләргә ирешә. Яшь актриса Ләйсән Заһидуллина сүзләре белән әйтсәк, «Театр алга чаба, яшьләр калышмаска тырыша», өлкән һәм урта буын лаеклы үрнәк күрсәтә, ә  җитәкчелек яңалыкларга ачык, сәхнә арты хезмәт кәрләре дә театр җанлы – бар да бер-берсен тапкан, шуңа да Әлмәт театры безне һәрчак гаҗәпләндерәдер дә!

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Сергей Котов фотосы

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: