Әлмәт таңнары

Әлмәт авыл җирлекләрендә референдум бара [+ФОТОЛАР]

Бүген республика буенча авыл җирлекләрендә үзара салым билгеләү буенча референдум уздырыла.

Әлмәт авыл җирлекләрендә тавыш бирү иртәнге сәгать 7 дән башланды. Район буенча барлыгы 24754 кеше тавыш бирергә хокуклы. Аларның 90 ы алдан тавыш биргән инде. Иртәнге сәгать 9га 8,25 процент кеше референдумда катнашты. Бу вакытка иң күп тавыш бирүче халык Борискинода – 19 процент. Иң азы Ямашта – 1,59 процент. Новоникольскида әлеге сан 12 процент тәшкил итте. Район башлыгы Айрат Хәйруллин да биредә тавыш бирде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки