Әлмәт таңнары

Әлмәт авырулары ярдәм сорый

"Әлмәт таңнары" редакциясенә Фирдәвис Шәемов килде. Ул үзе Чаллыда яши икән. "Әлмәт таңнары" газетасы редакциясенә килүе очраклы булып чыкмады аның.

Фирдәвис ага калабызның Совет урамында урнашкан Әлмәт район туберкулезга каршы клиник диспансерында дәвалана булып чыкты. Әйтүенә караганда, безнең шәһәрдә дәваланып ятуына ике ай вакыт узган. "Умыртка сөягемә ясалган операция бик уңышлы узды, мондый алтын куллы табиблар сездә генә. Республиканың төрле районнарыннан киләләр сезгә. Табиблар да, шәфкать туташлары да безне аякка бастыру өчен тырышалар. Аларның эш алымын Татарстанның башка медицина учреждениеләренә үрнәк итеп куярга була", - диде ул. Күрше шәһәр абзые инде тормышка өметен җуйган булган. Ә хәзер ул үз аягында, хәтта табиблардан сорап чыгып, чит шәһәрдә "Әлмәт таңнары" дигән газетаның редакциясен эзләп килгән. Безнең газета белән шифаханәдә ятканда танышкан.

- Операциядән соң аякка басуга шифаханә янәшәсендәге газета-журналлар сатучы киоскка бардым һәм "Әлмәт таңнары"н шунда күрдем, -диде ул. - Бик әйбәт газета. Укып туя алмыйбыз. Авыруларның кулыннан-кулына йөри. Һәр санын көтеп алабыз. "Әлмәт таңнары"нда проблемалар күтәрелүен күрдек тә, без, авырулар, сезгә мөрәҗәгать итәргә булдык. Әлеге хастаханә 1967 елда ук төзелгән икән инде. Аны бүген узган гасырныкы дип әйтеп булмый, чөнки матур итеп, зәвык белән төзекләндерелгән. Сокландыргыч. Хастаханә территориясенең дә чисталыгы, тәртиптә булуы күренеп тора. Ләкин ишек алдындагы асфальт нык ватылып беткән. Күп урында яңгырдан соң сулар җыелып тора. Без, биредә дәваланучылар, территориягә чыккач шуңа карап бик борчылабыз. Монда асфальт җәеп, эскәмияләр дә куйсалар, бик әйбәт булыр иде. Әлегә утырыр урын юк. "Бердәм Россия" партиясенең изге гамәлләргә алынуын, халык өчен уңайлыклар тудыруы өстендә эшләвен ишетеп-күреп торабыз. Бәлки алар ярдәм кулы сузар. Бу проблеманың чишелешенә бик тә ышанабыз.

Фирдәвис Шәемов үтенечләрен кәгазьгә дә төшергән һәм анда Сарман, Казан, Яр Чаллы, Азнакай, Алабуга, Норлат, Чирмешән, Әлмәт төбәкләреннән булган дәваланучылар имза салган.

Безне бу мөрәҗәгать юлга чакырды. Туберкулез диспансерын хәзер танырлык та түгел икән шул. Элеккеге соры бина, әйтерсең лә, булмаган. Нефтьчеләр ярдәме белән менә дигән ремонт ясалган. Авыруларның, сугыш һәм хезмәт ветераннарының нык сөенүләренең сәбәбе шифаханә эченә узгач, тагын да аңлашыла төште. Палаталарда тәрәзәләр алыштырылган, якты, җылы. Чөнки фасадны да җылытып ясаган булып чыктылар. Яңа операция бүлмәсе дә булдырылган. Хирургия бүлегендәге 5 нче палата, гомумән, "бишле" куярлык. Ул "Безнең кадерле ветеран" акциясе кысаларында махсус ясалган булып чыкты.

Мәгълүм булганча, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан республикада "Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән әнә шул исемдәге социаль-гуманитар проект тормышка ашырыла. Ул нигездә сугыш ветераннарының сәламәтлеге турында кайгыртуны һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне, дәвалау учреждениеләрендә һәрберебезне өендәге кебек шартлар тудыруны бурыч итеп алган. Проектны Әлмәт депутатлары да хуплап, теләктәшлек белдерде. Шулай итеп безнең шифаханәләрдә дә кадерле ветераннарыбыз өчен махсус палаталар ясала башланды. Сүз уңаеннан шуны да искә төшереп үтәбез, Әлмәттә ветераннар өчен уңайлы шартлар тудырылган барлыгы 25 палата булдырылды. Аның күпчелеге, төгәлрәк әйткәндә, уникесе үзәк район шифаханәсендә. ЦРБга караган Акташ һәм Кузай участок хастаханәләрендә дәваланучы ветераннар да игътибардан читтә калмаган, монда да хәзер алар өчен махсус палаталар бар. Әлмәт шәһәре һәм "Татнефть" ААҖ медсанчасте хакында әйткән дә юк - биредә ун палата сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре карамагында. Калганнары 3 нче поликлиникада, тире-венерология һәм туберкулезга каршы диспансерларда. Палаталарга ремонт нефтьчеләр һәм депутатлар ярдәме белән үткәрелде.

Туберкулезга каршы диспансердагы ветераннар палатасына да керү белән үк уңайлыклар күзгә ташлана. Иркен бүлмә. Өч карават тора. Тәрәзәгә кояш нык төшкәндә капларга жалюзи эленгән. Юыну бүлмәсе дә шушында ук. Душ кабинасы, яңа сантехника, краннан салкын һәм кайнар су агып тора. Телевизор, микродулкынлы мич, суыткыч һәм башкалар - барысы да өйдәгечә. Хәтта кием-салым шкафына кадәр үк куйганнар.

- Нефтьчеләргә рәхмәт, - диде туберкулезга каршы диспансерның баш табибы Ринат Усманов. - Вентиляцияне тулысынча ясадылар, җылы һәм салкын су торбаларын, канализацияне, 3 һәм 4 нче катларда электүткәргечләрне, түбәне алыштырдылар. Яңа операция бүлмәсенә дә ихластан сөендек. Чөнки умыртка сөягендә үлек процессы булганда операцияләрне республикада бары тик Әлмәттә, бездә генә ясыйлар. Шуңа күрә монда авырулар бөтен республикадан килә. Ветераннарны махсус ясалган палатага урнаштырабыз.

Хәер, хирургия бүлегендәге башка палаталар да ветераннарныкыннан ким түгел.

- Мин бөерләремне тикшертергә кердем. Үзем әлмәтле, - диде өлкән яшьтәге Валерий Сидоров. - Дәвалану өчен шартлар искиткеч. Уңайлыклар гына түгел, ашау-эчү, хезмәт күрсәтүләр дә югары дәрәҗәдә. Санитарларның биредә 30-40 ел эшләве үк күп нәрсә аңлата. Ишегалдын да төзекләндерсәләр, әйбәт булыр иде.

Авыруларның шифаханә өчен шулай җан көюләренә шатланмый мөмкин түгел. Диспансерның поликлиникасы һәм стационары бер бинада урнашкан. Ишегалды, чыннан да, матур бинага караңгылык төшереп тора. "Безнең кадерле ветеран" проектын тормышка ашыру өч этапка бүленгән. Аның хәзер икенчесе - июнь-декабрь айларына планлаштырылган җиһазлар, өстәмә ресурслар алу вакыты тәмамланып килә. Соңгы, өченче этап киләсе елның гыйнвар-май айларында гамәлгә кертелергә тиеш. Монысы ветераннар саф һавада йөри, ял итә алсын өчен территорияне төзекләндерү. Без туберкулезга каршы диспансерның да территориясе киләсе елга үзгәрер, төзекләндерелер, каршыдагы зур мәйдан менә дигән ял итү урыны итеп ясалыр дип ышанабыз.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки