Әлмәт таңнары

Өлешләп арта

2012 елга торак хезмәтләренә тарифлар формалаштыру нигезе булып Россия Федерациясе хөкүмәте тарафыннан расланган РФнең 2012-2014 елларга социаль-икътисади үсеше фаразлары һәм торак фондка хезмәт күрсәтүче оешмаларның факттагы чыгымнарына анализ тора.

Тарифлар формалаштырганда төп чыгымнар- дан хезмәткәрләргә эш хакы түләү, эш хакы фондыннан акча күчерүләр, матди һәм башка чыгымнар санала. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, 2011 елга тарифлар билгеләгәндә чыгымнарда РФ салым закончалыгындагы 20 процентка иминият взнослары күчерү буенча үзгәрешләр дә исәпкә алынды. Эш хакы, матди, гомуми файдалану һәм гомуми хуҗалык чыгымнары кебекләр 2010 елгы дәрәҗәдә калды. Моннан тыш торак фондка хезмәт күрсәтү белән мәшгуль хезмәткәрләрнең эш хакы 2008 елдан бирле артмады.
2012 елда иминият взносларының 34 тән 26 процентка кадәр төшүе, шулай ук торак хезмәтләре чыгымнарында расчет-касса хезмәтләренең исәпләү буенча 2,5 тән 1,5 процентка кадәр кимүе сәбәпле, эш хакы үсеше, материаллар сатып алуга чыгымнар артуы билгеләнде. Торак хезмәтләр өчен түләү 2012 елда торак бинаның тулаем мәйданының 1 квадрат метрына 1 сум 5 тиенгә артачак, ягъни процентларда 2011 елга карата үсеш - 6 процент. Шулай итеп, 2012 елга торак хезмәтләр җыелмасы 19,76 сум/м2 тәшкил итә.
Капиталь ремонтка тариф 2011 ел дәрәҗәсендә кала яки 5 сум/ м2 .
Торак фонд белән идарә итү буенча хезмәтләр бәясе 4 процентка яисә торак бинаның гомуми мәйданының 1 квадрат метрына 6 тиенгә арта һәм 1,55сум/м2 тәшкил итә. Игътибарны шуңа да юнәлтәсе килә, торак фонд белән идарә итү буенча тариф республикада иң түбәне. Мәсәлән, Яр Чаллыда ул 16 %, ә Түбән Камада тариф 20 процентка арткан.
Йорт эчендәге гомуми кулланудагы урыннарны, йорт яны территориясен җыю, чүпүткәргечкә хезмәт күрсәтү, торак бинага, су-үткәргеч-канализация һәм үзәк җылыту, газ һәм электр энергиясе белән тәэмин итү челтәрләренә агымдагы ремонт кебек торак фонд белән идарә итү буенча торак хезмәт-ләренә тарифлар эш хакы, матди чыгымнарның артуы искә алынып формалаштырылды.
Каты көнкүреш калдыкларын түгү хезмәтләренә тариф үсеше 12 процент тәшкил итә. Акчага күчерсәк, ул 1,19 сум/ м2. Бу иң беренче чиратта ягулыкка чыгымнарның артуы белән бәйле. РФ Торак кодексы нигезендә халыктан каты көнкүреш калдыкларын җыйган һәм түккән өчен түләү алу торак бинаның квадрат метрыннан исәпләнә.
2012 елда лифттан файдаланган өчен түләү 3 нче каттан башлап 76,77 сум/кеше (2011 елга карата үсеш 6 %) тәшкил итә. Ә лифт җиһазларын тоткан өчен 1 каттан башлап түләү быелгы дәрәҗәдә калган - 0,16 сум/ м2 .
Салкын су белән тәэмин итүнең исәбен алучы приборны ремонтлауга, техник хезмәт күрсәтүгә, тикшерүгә тариф 0,15 сум/ м2 (2011 елга карата үсеш 7 % яки 1 тиен). Җылылык энергиясе һәм кайнар суның исәбен алучы приборны (теплосчетчик) ремонтлау, хезмәт күрсәтү, тикшерү 0,32 сум/кв.м булачак (быелга карата үсеш 7 % яки 2 тиен). Җылылыкны көйләүче узелларны ремонтлауга, техник хезмәт күрсәтүгә түләү 0,29 сум/кв.м тәшкил итә. Үсеш шулай ук 7 % яки 2 тиен.
Моннан тыш, инфраструктура компанияләре хезмәтләренә бәяләр (тарифлар) һәм ЖКХ оешмалары тарифлары үсеше фаразы нигезендә 2012-2014 елларга РФ хөкүмәте һәм ТР тарафыннан тарифларның кискен артуыннан качу максатыннан, бәяләрнең һәм тарифларның салмак үсеше белән тәэмин итү буенча карарлар кабул ителде. Җылылык энергиясенә, су белән тәэмин итүгә, су- бүлгечкә, газ һәм электр энергиясенә тарифлар билгеләү вакытын күчерү шартларында Әлмәттә 1 гыйнвардан 1 июльгә кадәр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү бәясе түбән- дәгечә: 01.01.2012 елдан ЖКУ өчен түләү 1% ка арта, ә коммуналь хезмәтләр 2011 ел дәрәҗәсендә кала.
Июль аеннан ЖКУ өчен түләү 7 % ка үсә. 1 июльдән тарифны су белән тәэмин итүгә 6, субүлүгә 6, җылылык белән тәэмин итүгә 6, электр белән тәэмин итүгә 6, газ белән тәэмин итүгә 15 % ка арттыру планлаштырыла.
1 сентябрьдән ЖКУ өчен түләү бәясе 8 процентка артачак. Сентябрьдән җы- лылык белән тәэмин итүгә тарифны 3,7 % ка арттыру күздә тотыла.
Евгений Ермолаев, "Торак сәясәте һәм ЖКХ департаменты" МУ директоры.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров