Әлмәт таңнары

Күршең тынычмы?

Наркоманнар җыеп, үз йортларында, фатирларында "бәйрәм" уздырырга, ләззәт таратырга яратучыларга түбәсез калу куркынычы яный. Наркотикларның законсыз әйләнешенә контрольлек итү службасы вәкилләре әнә шулай кисәтә.

Үлем таратучыларның ниятләре бер дә изгелектә түгел. Тыелган юл белән акча каеручылар, тормыш мәшәкатьләрен оныттырып, рәхәтлек дөньясына юллама таратучылар һәркемгә куркыныч тудыра. Азмыни бүген якыннары, балалары, туганнары наркоманга әверелгән гаиләләр? Аларның хис-кичерешләрен сүзләр белән генә аңлатып булмыйдыр. Араларында әлеге агымга кушылган кайбер авырулардан ваз кичүчеләр дә юк түгел. Үзенең генә түгел, башкаларның да тынычлыгын җуйган бу төркем кешеләрне киләчәктә я үлем, я рәшәткә көтә. Наркопритоннар тотучылар исә йортсыз калырга мөмкин. Беренчеләреннән аермалы буларак, бәлки соңгыларын әнә шушы хәбәр сагаерга мәҗбүр итәр. Мәгълүм ки, җыелышып күңел ачучылар йортында һәм тирә-якта яшәүчеләр тыныч көн итә алмый.

Аяк астында аунап яткан шприцлар, эретмә шешәләре, эреткеч исе - болар наркоманнарның штабы якында гына булуга күрсәтүче беренче билгеләр. Төркем-төркем, берәмләп тә, әмма бик еш "кунак"лар килү наркопритон эшчәнлегенең "чәчәк атуын" дәлилли. Йомыш белән йөрүчеләрнең вакыты чикләнми: көндез генә түгел, ә тәүлекнең кайсы вакыты булуга да карамастан алар бирегә агылуларын дәвам итә. Димәк, шикләнергә урын бар: наркотиклар тәэсирендәге кеше теләсә нинди гамәлгә барырга мөмкин, ә "ломка" чорында акчага тилмергәннәр башкаларның фатирларын да басып чыгарга ихтимал. Хокук сагында торучылар тагын бер тапкыр кисәтә: подъездда шикле кешеләр күренсә, притоннар булуы күзәтелсә, кичекмәстән тиешле службаларга хәбәр итәргә кирәк (наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча федераль службаның ышаныч телефоннары: Казанда 8 (8432) 273-43-45, 274-31-03, 274-30-30; Әлмәттә 45-26-94). Аларның эзенә никадәр тизрәк төшү бәхетсезлек очракларын шул кадәр тизлектә булдырмый калырга ярдәм итәчәк. Шулай ук йортта тынычлык урнашачак дигән сүз. РФ Торак кодексының 91 нче маддәсе, РФ Гражданнар кодексының 293 нче маддәсе нигезендә үз фатирын яки йортын тиешенчә карамаган, башка максатларда файдаланган кешегә карата чара күрү мөмкинлеге бирә, ягъни кешене өеннән куып чыгарырга яки фатирын мәҗбүри саттырырга мөмкиннәр.

Менә шулай, җәмәгать, күршеләрдә тынычлык урнаштыру барыбызга да бәйле. Уяу булыйк!

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки