Әлмәт таңнары

Күп балалы гаиләләргә - җир

Күп балалы гаиләләргә җир участогы бирү буенча халыкта күпләгән сораулар туа. Бу уңайдан без башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Э.Мөхәммәдиевкә мөрәҗәгать иттек.


- Эльмир Анатольевич, күп балалы гаиләләргә җир участоклары кайсы законга таянып бирелә һәм аның мәйданы күпме?- Җир участогы РФ Җир кодексына үзгәрешләр керткән 14.06.2011 елгы 138-ФЗ санлы РФ Федераль Законына, шулай ук ТР Җир кодексына үзгәрешләр керткән 18.11.2011 елгы 90-ЗРТ санлы Татарстан Республикасы Законына таянып бирелә.
Әлмәт муниципаль районы Советының 13.12.2011 елгы 141 санлы карары нигезендә ТР Әлмәт муниципаль районы территориясендә даими яшәүче гражданнарга бирелә торган җир участогының чик зурлыгы расланды.
18 яше тулмаган өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гражданнарга индивидуаль торак төзү, дача төзү, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, бакчачылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен 0,06 гектардан алып 0,10 гектарга кадәр мәйдан биләгән җир участогы шәхси милек итеп бушлай бирелә.
- Әлмәт муниципаль районында әлеге законны тормышка ашыру максатыннан нинди чаралар күрелде?
- Бүгенге көндә СУ-2, РТС районнарында күп балалы гаиләләргә киләчәктә индивидуаль торак төзелеше өчен җир бирү өстендә эш алып барыла.
- Җир участогын алуга хокукы булган гражданнар исемлегенә эләгү өчен кая мөрәҗәгать итәргә? Һәм нинди документлар булуы мөһим?
- Гражданнарга әлеге исемлеккә эләгү өчен Әлмәт муниципаль районының җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Әлмәт шәһәре, Тукай проспекты, 9 нчы йорт. Эшләү вакытын 43-86-91 номерына шалтыратып белергә була.
Үзегез белән түбәндәге документларның күчермәләре булуы мөһим:
1) гариза бирүченең паспорты;
2) ирегезнең (яки хатыныгызның) паспорты (никахта торганда);
3) балаларның туу турында таныклыклары;
4) баланың уллыкка алынуын билгеләү турында суд карары (баланың туу турында таныклыгында уллыкка алучылар ата-ана буларак язылган очраклардан кала);
5) опекун яки попечитель билгеләү турында опека һәм попечительлек органы акты (опека һәм попечительлек билгеләнгән очракта);
6) опека һәм попечительлекне тормышка ашыру турында килешү (опека һәм попечительлекне килешү нигезендә тормышка ашырган очракта).
- Күп балалы гаиләләргә биреләчәк җир участокларында инженерлык челтәре булу каралганмы?
- Юк, бүгенге көндә җир участоклары инженерлык коммуникацияләреннән башка тапшырылачак.
- Әлеге гаиләләргә 100 мең сум күләмендә акча да биреләчәк дигән сүз хаклыкка туры киләме?
- Җир участогы бирү белән бергә нинди дә булса башка өстәмә түләүләр каралмаган.

Фото: http://images01.olx.ru/ui/1/57/81/14465681_1.jpg

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров