Әлмәт таңнары

Хуҗалыкта «швед өстәле» дә бар

Авылларда кызу эш вакыты. Аеруча фермер хуҗалыклар һәр көннән нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша. Кемдер терлек азыгы туплау белән мәшгуль булса, яшелчә-җимеш үстерүче фермерларның кайберләре инде уңыш җыя. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Тимур Нагуманов алардагы эш барышы белән танышты.

Сәяхәт Токарликов исемендәге хуҗалыктан башланды. Белгәнебезчә, әлеге хуҗалык районда игенчелек буенча да, терлекчелек өлкәсендә дә әйдәп баручылардан санала. Безне күкрәп үсеп утырган арпа басуы каршы алды. 11 апрельдә чәчелгән арпаның бер генә буш башагы да юк. Димәк, югары уңышка өметләнергә була.

- Арпаны 2 мең гектарга якын мәйданда үстерәбез. Без «Нур» сортлы, РС-2 репродукцияле орлык чәчкән идек. Узган ел гектарыннан 28 центнер уңыш алдык. Быел тагын да яхшырак уңыш көтәбез. Һава торышы шулай торса, июльнең 20 ләрендә суктыра башларбыз дип уйлыйм, - диде җәмгыятьнең генераль директоры Наил Усманов.

Хуҗалык җитәкчеләрен игенгә бәяләрнең түбән булуы нык борчый. Арпаны килосын 10 сумга гына сатарга була. Бүген бу хак та төшә башлаган. Кадерләп, зур чыгымнар түгеп үстергән ашлыкның бәясе артуын теләүләре иген басуы буйлап йөргәндә аеруча нык аңлашыла: башаклар авырлыктан сыгыла башлаган, көчле җил нәтиҗәсендә урыны-урыны белән егылганнары да бар.

Реклама

Тимур Нагуманов токарликовлыларның эшенә югары бәя бирде: басу чиста, чүп үләннәр бөтенләй юк, хәзер алда югалтуларга юл куймыйча җыеп алу бурычы тора.

Терлек азыгы әзерләү эше дә тулы көченә бара җәмгыятьтә. Тимур Дмитриевич аның белән дә кызыксынды һәм товарлыклы сөтчелек комплексын карап чыкты. Бүген биредә 3 мең баш мөгезле эре терлек асрала. Шуның 1188 е сыерлар. Савым сыерлар, бозаулар, таналар, буазлары да – һәрберсе аерым-аерым комплексларга урнаштырылган. Биредә көне буе классик музыка уйнап тора. Алларыннан күпкомпонентлы витаминлы азык өзелми. Хәтта «швед өстәле» дә бар. Анда силос, сенаж, катнаш азык салынган. Терлекләрне яңа технология буенча ашаталар. Быел гына салынган сенаж чокырын ачканнар да инде. Наил Усманов аңлатуынча, элек сенажның әзер булуын 40 көн көтәргә кирәк булган, хәзер исә 7 көндә өлгерә. Маллар әле генә табадан төшкән бу витаминлы азыктан өзелми. Терлекләр өчен 1200 тонна печән, 9 мең тонна сенаж тупланган, бу юнәлештә эш дәвам итә. Әле тагын силос та салыначак. Хәзерге вакытта комплекста һәр көнне 21 мең килограмм сөт савып алалар.

Тимур Нагуманов Токарликов хуҗалыгыннан соң яшелчә һәм җиләк-җимеш үзәнлекләрендә, фермер Алексей Заикин фермасында да булды. Җитәкчеләр белән очрашу вакытында көн кадагындагы сораулар да күтәрелде.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: