Әлмәт таңнары

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская эчке эшләр министры, полиция генерал-майоры Артем Хохорин белән берлектә Әлмәттә гражданнарны кабул итте

Очрашуга төрле өлкәләр белән бәйле проблемаларын хәл итүгә өметләнеп 27 кеше язылган иде.

Әлмәт театрында ул көнне характерлар түгел, язмышлар уйналды. Сәхнәдә түгел, билгеле. Министр һәм вәкаләтле вәкил тарафыннан гражданнарны кабул итү театр бинасында узды. Бирегә килгән әлмәтлеләр өчен ул "уен" гына булып калмас дип ышанасы килә.

Артем Хохорин һәм Сәрия Сабурская белән очрашудан Алексей Теплицкий, мисал өчен, шундый ышаныч белән чыкты. Эш шунда, 2005 елда ул өлешләп түләү шарты белән торак шартларын яхшыртырга уйлый һәм "Ипотека" торак кооперативына 600 мең сумлап акча кертә. Сүз уңаенда, 8 ел элек бу - ике бүлмәле фатир бәясе. Ләкин Ленин урамында башланган 151 нче йортны финанслау өзелеп, төзелеш туктала.

- Бу хәлдән "Алдина" сәүдә-җитештерү предприятиесе бик оста файдаланды, объектны үз милке итеп теркәде. "Ипотека" кооперативы, ягъни без читтә калдык. 2008 елдан бирле проблеманың чишелешен көтеп яшибез. Алданасым һәм намус белән эшләп тапкан акчамны "суга саласым" килми, - ди Алексей Теплицкий.

Гражданнар суды аша бу мәсьәләне чишәргә омтылучылар булган. Тик нәтиҗәсе өлешләп түләүчеләр мәнфәгатен якламаган. Мошенниклык алымнары кулланылмаганмы? Әлеге сорауга җавап итеп:

- Теләкләре булса, табарлар, - ди дәгъва белдерүче. - Һәрхәлдә, уңай җавап шул: бу проблема тикшереләчәк. Карар нинди булыр - анысын вакыт күрсәтер. Закон буенча безнең гаризаны 30 көн дәвамында тикшереп, җавап бирергә вәгъдә иттеләр.

Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, рухи-әхлакый вәзгыятькә күз салсаң, бүген мәктәпләрдә хокук белеме дәресләре бик урынлы булыр сыман. Очрашуга килүчеләрнең тарихы да бу фикерне ныгыта гына. Беркатлылык, кануннарны, хокукларны белмәү адәм баласын шулай баш ияргә мәҗбүр итә дә.

1940 елгы Инна Корнилова шундый хәлдә каласын чамалаган булса, фатирын хосусыйлаштырганда рәсми язылышмаган иренә өлеш чыгарыр идемени? Менә хәзер әлеге ирнең беренче никахыннан кызы суд аша мирас дәгъвалый. Моны инкарь итми өлкән яшьтәге ханым. Ә риелторның суд өчен документларны бик үк законлы юл белән тупламавына шик белдерә. Артем Хохорин да моның фәкать "шик" булуын искәртә. Җирлекнең хокук органнарына бу фактны тикшерүне дә йөкли алмый министр. Чөнки суд карары Инна Корнилова файдасына түгел. Шуңа күрә бөтен шиген дәгъва белдерүче бары тик суд аша гына раслата ала.

Гражданнарны кабул итү турындагы белдерү хокук органнары вәкилләренең вәкаләтләрен арттыруына зарланучыларны да "җанландырган" булып чыкты. Очрашуга килүчеләрнең сигезе - шул категориядән. Һәммәсенең шикаятендә дә бер үк фамилия телгә алына. Хокук органнарына ышанычны какшатуга сәбәп булган бу хезмәткәр эшеннән азат ителгән һәм 3 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Балалары һәм якыннарының җинаять җаваплылыгына тартылуында әлеге хезмәткәрне гаепле санаганнар бу срок бик аз дигән фикердә.

Артем Хохорин һәм Сәрия Сабурская коммуналь хуҗалык тармагындагы җитешсезлекләрдән, суд приставлары карарлары үтәлмәвеннән зарланучыларны, юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчене, хезмәт урыныннан кыскартылу сәбәпле балигъ булмаган баласы белән тулай торакта теркәүсез калган ханымны һәм башкаларны тыңлады. Очрашу дәвамында медикларның кизү торуы бик тә урынлы булды. Аңлашыла да, яклау эзләп килүчеләрнең хәле үтә киеренке иде.

Ләйләгөл Минаева

Фото Әлмәт муниципаль районы сайтыннан

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: