Әлмәт таңнары

Казанда Халыкара мөселман киносы фестивале бара

5 сентябрьдә Казанда VIII халыкара мөселман киносы фестивале башланды. Ул, алдагы еллардагы кебек үк, "мәдәниятлар диалогы аша - аралашу диалогына" дигән девиз белән уза һәм тамашачының хәзерге заман киноиндустриясенең әхлаклылык, толерантлык һәм гуманизм мәсьәләләрен яктыртуга үзенчә якын килгән иң яхшы фильмнары белән танышу урыны булып тора.



Фестивальнең тантаналы рәвештә кинофорумга нигез салучы, аның президенты, РФ мөфтиләре советы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова ачып җибәрде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: тантана программасы милли төсмерләргә бай итеп төзелгән иде. Татар халык биюләре, җырлары, Болгарга һәм Казанга "сәяхәт", фестивальнең символы булган Сөембикә манарасына бәйләп Сөембикә-ханбикә турында бәян итү дә кинофорумның нәкъ менә Казанда узуы урынлы булуын тагын бер кат раслый.

Равил хәзрәт, тамашачыларны РФ мөфтиләре советы, бөтен мөфтиләр исеменнән "ислам сәламе" белән сәламләп: "Без инде сигезенче ел Казанда фестивальне ачабыз. Без үзебезнең яраткан башкалабызга тугры калдык. Безне, бу фестивальне уздыру өчен, РФ республикаларының бүтән башкалаларына да чакырдылар. Әмма без Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән Казанның 1000 еллыгыннан соң һәр елны мөселман киносы фестивален кабул итәчәк дип килештек. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казанда алга таба да яхшылык алып килүче, гуманлылык турында сөйләүче фестивальне уздыру турында сөйләштек. Без бу фестивальнең нәкъ менә Казанда узуы белән горурланабыз", - дип белдерде.

Равил Гайнетдин тамашачыларның игътибарын хәзерге дөньяның гадәти булмавына, исламга карата ниндидер тискәре караш яшәп килүенә дә юнәлдерде. "Бу фестиваль белән без исламның ачык дин икәнлеге турында әйтергә телибез. Без кино теле, кинематографистларның сәнгате белән мөселманнарның тынычлык яратуы, башка диннәр һәм мәдәниятларны хөрмәт итүе турында сыйләргә телибез. Мөселман киносы - бу яхшылык алып килүче кино", - дип, мөфти боларның барысы да балаларыбызның киләчәге өчен эшләнүен хәбәр итте.

Билгеле булганча, быел сайлап алу комиссиясенә 55 илдән 300 заявка бирелгән иде. Конкурс программасына 28 илдән 40 картина (Россия, Венесуэла, Бәхрәйн, Занзибара, Польша, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Кыргызстан, Финляндия һ.б. илләр) керде.

2012 елда конкурс программасына Казаннан өч фильм да керде. Алар арасында Фәрит Дәүләтшинның - "Эт" нәфис фильмы, Илдар Ягъфәровның "Югалган" кыска метражлы нәфис фильмы һәм Сергей Яковлевның "Проломнаядагы аптека" кыска метражлы документаль фильмы бар.

Быел мөселман киносы фестивале жюриен танылган Россия режиссеры һәм операторы Дәүләтназар Худоназаров җитәкләде.

Татар-информ

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров