Әлмәт таңнары

Картлар йортында әлмәтлеләр дә бар

Бүгенге тормыштан зарланып булмый. Шулай булса да, балалар һәм картлар йортлары да буш тормый. Республика буенча 28 картлар йорты исәпләнә. Аларда 1795 кеше яши. Әлмәтлеләр арасында да гомер көзләрен туганнары арасында түгел, ә бәлки картлар йортларында уздыручылар бар. Аларның хәлен белергә дип без сишәмбе көнне Җәлил бистәсендәге картлар йортына кузгалдык.

Алтын көзнең еламсыраган көненә туры килде сәфәребез. Әйтерсең лә, күңел әрнешен табигать тә сизеп алган һәм күз яшьләрен тыя алмаган. Җыйнак кына Җәлил бистәсенең тыныч урынына урнашкан булып чыкты картлар йорты. Ишекне ачып керүгә үк әлмәтлеләр белән очраштык. Калабыздагы "Изге" кибете Өлкәннәр көне уңаеннан өр-яңа ир-ат күлмәкләре алып килгән икән.

Социаль яклау идарәсе дә һәркемгә җитәрлек җылы оекбашлар бүләк итте. Урамнан керә торган ишек каршында тезелеп утырган өлкәннәр бер мәлгә җанланып куйды - кемнәр булыр бу, кем янына килгәннәр? Балалар йортына барганда ятимнәрнең "Син минем янга түгелме, бәлки минем әнидер" дигән карашы ничек үзәкне өзсә, газиз балалары, якын туганнары тәрбиясендә булырга тиешле әби-бабайларга карап шулай ук йөрәк әрни. Кайсы белән генә сөйләшсәк тә, өлкәннәр картлар йортын "Оҗмах бу, Аллаһы Тәгалә шуннан аермасын", - диде. Яшәү урыннары, алар өчен тудырылган шартлар оҗмахка тиң булса да, күзләрдәге сагышны яшереп булмый шул. Бу аңлашыла да, картлык көнеңдә туган-үскән җиреңне, әти-әниләр корган, үзең ясаган ояңны ташлап чыгып кит әле син.. Сабырлыкка өйрәнгән өлкәннәр сер бирми, эчтән генә көтә якыннарын. Аларның гомер көзләрен картлар йортларында уздырулары бик тә кызганыч. Ә бит күбесе - олы яшьтә, балачакларын сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлыкны, хәерчелекне үз җиләкләрендә татыган һәм шушы мәхшәрдән исән-сау чыккан кешеләр.

Менә, мәсәлән, якташыбыз Нурзәнә Насыйрова 1927 елда Сөләй авылында туган. Гаиләдә биш бала булганнар. Дәһшәтле сугышта аның дүрт туганы һәлак булган. Фронтка киткән бертуган өч абыйсы яу кырында мәңгелеккә ятып калса, Ленинградка бәхет эзләп юл тоткан апасы турында сугыш чыгып берничә ай узуга үлүе турында хәбәр килә.

- И, апаем, ул еллардагы михнәтне сөйләп кенә бетерерлекме соң. Без 13-14 яшьлек кызлар идек. Ашарга юк, урманда балтырган, мәтрүшкә табылганга сөенгәннәребез. Балтырганнан аш пешерә идек. Колхозда унбиш ел сыер саудым.. Җәен-кышын резина итекләрне салмыйча кию аякка төште, хәзер йөри дә алмыйм, - дип сөйләде Нурзәнә апа.

Сарманнан булган бер ир-атка соң гына кияүгә чыккан. Кызлары туган. Тик Нурсинә озын гомерле булып чыкмаган. Калдырырга урын тапмагач, әнисе үзе белән төзелеш эшенә иярткәләгән. Бер көнне алты яшьлек Нурсинә өстенә цемент ишелә, сабыйның гомере әнә шулай фаҗигале өзелә.

- Кызымны җирләгәч, көнләшеп үзәгемә үткән иремнән аерылып, авылга, Сөләйгә кайтып киттем. Бер бәхетең булмаса, юк икән. Аны бәлки сынарга да кирәкмидер, - ди ул хәзер. - Шарлама авылы кешесенә тормышка чыккан идем, ул да үлеп китте. Шулай итеп ялгыз калдым. Йорт иптәшемнең миңа кадәр булган никахтагы улына язылган иде. Дөрес, ул бер сүз дә әйтмәде, кумады, яшә диде.

Нурзәнә апа егылып, болай да сызлаган аякларын имгәтә. Үз-үзен карый алмый башлагач, аны Җәлилдәге картлар йортына җибәрәләр. Яңа тормыш башлавына да ике ел булган. Туган авылыгызны сагынасызмы дигәнгә ул: "Язмыштан узмыш юктыр. Абыйның балалары бар. Алар килеп хәлне белеп, кунакка алып китеп йөриләр, рәхмәт. Монда ияләштем инде, мунчасын кертәләр, өс-башны алыштыралар, тәмле ашаталар, илләр генә имин булсын", - дип җавап кайтарды.

1979 елдан бирле эшләүче әлеге картлар йорты тәрбиясендә бүген 120 кеше икән. Шуларның 19 ы әлмәтлеләр. Сигезе хатын-кыз, унбере - ир-ат. Моннан тыш Актүбәге шушындый ук учреждениедә дә 9 әлмәтле гомер кичерә. Җәлил картлар йорты директоры Зөлфия Сәлахова әйтүенчә, берәүләре бакыйлыкка күчә бара, аларның урыннарына башкалар кабул ителә. Елына 20-25 ләп кеше урнаша. Нигездә үз-үзләрен карый алмаган, кеше тәрбиясенә мохтаҗлар килә. 120 кешенең 43 е генә бинаның икенче катына урнаштырылган. Болар каттан катка йөри алучылар. Калганнары беренче каттагы бүлмәләргә урнаштырылган.

Балалары булганнар да бар араларында. Андыйлар 17 кеше. Мәсәлән, бер апаның уллары укымышлы, дәрәҗәле урыннарда хезмәт куялар икән. Шуңа карамастан, әниләрен картлар йортына урнаштырганнар. Ана йөрәгенең ничек янганын үзе генә беләдер. Беркемнең дә баласын начар итеп күрсәтәсе, сиздерәсе килми. Ана мәхәббәте батырлыкка тиң, дип юкка гына әйтмиләр.

Яшел Үзәннән килгән Елена Грачева фатирын улына калдырган, үзе картлар йортына күчкән. 9 елын шушында уздыручы 70 яшьлек Елена апа "Минем йортым биредә", - ди. Инде хәзер фатирсыз да калган -икенче хатынга өйләнгән улы аны сатып хәләл җефетенеке белән кушкан. Җәлилдә ул икенче яртысын тапкан - Равил Балтачев белән моннан ике ел элек гаилә корганнар. Равил абыйның картлар йортына эләгү тарихы шулай ук гыйбрәтле. Ике бүлмәле кооператив фатирын риэлторлар алыштырабыз дип алган һәм бер тиен дә акча бирмәгәннәр. Яшәү урыны юк, туганнары үзен оныткан. "Ярый әле картлар йорты булды", - ди ул да. Аның да гомеренең сигез елы казна йортында үткән.

Картлар йортында танышып, гаилә коручылар тагын бар икән әле.

- Әлмәт районының Колшәрип авылыннан Айсылу белән Алабугадан килгән Вячеслав парлап яши башладылар. Шулай ук әлмәтле Рузалин белән Лена да кавыштылар. Без әлеге парларга аерым бүлмә бүлеп бирдек, алар гаилә булып тату гына яшәп яталар, - диде директор.

- Безне Җәлилдә генә җирләүләрен телибез, - диде Елена Грачева.

Тормыш булгач, мондый проблема да бар бит әле. Зөлфия Сәлахова әйтүенчә, хәлләре авырая башлагач, һәркемнең туганнарына хәбәр ителә. Туганнарын соңгы юлга үз авылларында озатучылар да булгалый, алай да күпчелек Җәлил зиратына җирләнә икән.

Өлкәннәр арасында күрмәгән кадерләрен нәкъ менә биредә алучылар да байтак. Душ, атна саен мунча кертәләр. 2005 елда нефтьчеләр газ ягып җылыта торган мунча ясаган. Хәзер аңа бина аша ясалган коридордан гына да барып була - урамга чыгасы да юк. Бу инвалидлар өчен аеруча уңайлы. Дин тотучылар өчен махсус бүлмәләр ясалган. Тәмле ашаталар, урында ятучыларны кырындыралар, өсләрен алыштыралар, һавага алып чыгалар һәм башкалар. Ярдәмче хуҗалыкларында үстерелгән яшелчә-җимеш тә өстәлдән өзелми.

- Бройлер чебиләр асрадык. Аларның итен өстәмә азык итеп әзерлибез. Йомырка да мулдан булды, - диде картлар йорты хуҗабикәсе. - Кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Оекбашлар бәйлиләр, чигәләр, картиналар ясыйлар.

Кул эшләре белән бәйгеләрдә катнашалар. "Туган як" программасы эшли. Теләгәннәрне машина, озатучы биреп, туган якларына алып барып кайтабыз. Әти-әниләренең, туганнарының каберләренә барырга теләүчеләр дә юк түгел.

Сагынуларны басарга килгән кунаклар да ярдәм итә. Гомумән, монда һәркемне шатланып каршы алалар. Әлмәтләр бу җәһәттән бик актив булып чыкты. Волонтерлар концерт белән, табыннар әзерләп килә икән. Шулай ук медицина училищесы, нефть институты, шәһәр һәм районның, "Әлмәтнефть" идарәсенең ветераннар советы, социаль яклау идарәсе еш була.

- Сагынабыз, әлбәттә, - диде Нәдердә туып-үскән, бер ел элек кенә картлар йортына килгән тагын бер якташыбыз Рәис Шәрипов.

Рәис абыйны әнисе сугышка киткән әтисен Бөгелмәгә кадәр озата барганда тапкан. Алар да өч бала ятим калалар. Әтиләре ике кыздан соң дөньяга килгән улын күрә алмыйча сугышта һәлак була. Рәис абый гомере буе авылда эшли. Үзе әйтүенчә, аның хезмәте "Атказанган транспорт хезмәткәре" исеме, биш медаль белән бәяләнгән. Нәдернең ветераннар советы рәисе Илбарис Хәсәнов та авылдашы хакында бары тик яхшы фикерен генә белдерде.

- Иптәшем үлде, балаларыбыз юк иде. Шулай итеп, монда килергә туры килде. Тәкъдиреңә шулай язылгач, нишлисең инде. Хәзер ияләштем, мондагы тормышка өйрәндем, - диде ул да.

Рәис аганың бер апасы Кәшердә яши. Олы апасының кызы кунакка алып кайткалый үзен. Ул үзен онытмаганнарына бик куана.

Зөлфия ханым белән бүлмәләрне карап йөргәндә, матур картиналарга да күз төште. Аларны Әлмәттән 1996 елда ук Җәлилгә юлланган Вагыйз Неизвестный ясаган булып чыкты. Тагын бер фаҗигале язмыш иясе. Аны нәни чакта ук ташлап киткәннәр. Алабуга, Минзәлә, Чаллы балалар йортларына күчереп йөрткәннәр үзен.

- Мин 1938 елда туганмын. Исем-фамилияне балалар йортында биргәннәр. Туу турындагы таныклыкны мәктәпкә барганда гына ясадылар, - ди ул. - Фамилиям билгесез булгач, эзләп тапмаячакларын белсәм дә, әти-әнине көтеп яшәдем. Балалар йортында ашарга җитми иде, малайлар белән урлашырга өйрәндем, төрмәгә дә эләктем. Пермьдә, Себердә эшләдем, аннан болай яшәп булмаганлыгын аңлап, туган якларга кайтырга булдым. Әлмәткә 1973 елда килдем. Мине леспромхозга эшкә җибәрделәр. Өйләндем. Хатынның биш баласы бар иде. Балалар үсте, башлы-күзле булды. Үземне артык тоя башлагач, киттем инде.

Вагыйз абыйның рәсем белән мавыгуы кечкенәдән үк икән. Казанда ремесло училищесында укыганда стена газеталары ясаган. Рәсем ясау кирәк булганда гел аңа мөрәҗәгать иткәннәр.

- Яшьлек юләрлеге өстенлек итмәсә, бәлки рәссам да булып киткән булыр идем. Бер нәрсә хакында да уйланмадым бит - көн узды, димәк, яхшы. Хәзер үкенүдән файда юк. Менә биредә ятабыз соңгы көннәрне санап. Яшьләргә "уйнап яшәү" хисләрен тыеп, хәзердән үк киләчәкләре турында җитди уйланырга киңәш итәр идем, - диде ул саубуллашканда. Соңгы вакытта картина ясавыннан туктаган Вагыйз абый. "Илһам килми", - ди.

Китәр вакыт та җитте. Күңелдә бары бер теләк. "Беркем дә мондый язмышларга дучар булмасын. Картлык шатлыкта, балалар тәрбиясендә узсын иде". Оҗмахка тиң булса да, картлар йорты үз өең түгел шул.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки