Әлмәт таңнары

Кама-Исмәгыйль халкы укудан мәхрүм [+ФОТОЛАР]

Кама-Исмәгыйльдә яшәүчеләр ничә ел инде Сабантуй мәйданын күчерү турында хыяллана. Халыкны борчыган сораулар моның белән генә бетми. Авыл җирлеге җыенында аларны чишү юллары да эзләнде.

Кама-Исмәгыйль кечкенә авыл түгел. 298 хуҗалыклы торак пунктта 700 ләп кеше, шул исәптән 233 пенсионер, 348 эшләүче яши. Үзенең балалар бакчасы, башлангыч мәктәбе, ФАП, китапханә, почта, ике кибете бар. Авыл җирлеге башлыгы Рауль Дәүләтов узган елгы эшчәнлек буенча ясаган докладында билгеләп үткәнчә, Кама-Исмәгыйльдә шактый эшләр башкарылган. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш елы балалары хөрмәтенә стелла ачылган, кайбер урамнардагы юлларга асфальт һәм вак таш җәелгән. Урам баганаларына өстәмә лампочкалар куелган һәм башкалар. 27 март һәм 20 ноябрьдә үткән референдумнарда халык актив катнашкан. Аның нәтиҗәсендә җыелган акчага быел ике урамга асфальт җәю һәм ике зиратның да коймасын алыштырып бетерү планлаштырылган.

Авылда старосталар да бар икән. Алар төзекләндерү, авылны чисталыкта тоту эшләрендә әйдәп йөрүчеләрдән санала. Депутатлар адресына да бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Алар чаралар оештырганда ярдәмнәрен кызганмый.

Авыл ветераннар оешмасы рәисе Сәвия Сәлимгәрәева да күркәм эшләр белән таныштырды. Кама-Исмәгыйльдә урам бәйрәмнәре бик матур итеп оештырыла икән. Узган ел Зәкәрия чишмәсе янында җыелсалар, быел аны Карлыган тугаенда үткәрергә телиләр.

Кама-Исмәгыйльдә башка авыллар белән чагыштырганда әллә ни күп проблемалар күзәтелмәсә дә, булганнары арасында кичекмәстән чишүне таләп итүчеләре дә бар. Мәсәлән, чүп җыю мәсьәләсен авыл башлыгы үзе дә, халык та күтәрде. Алар түләүдән баш тартырга җыенмый, бары тик бу эштә төгәл график кирәк. Айга ике тапкыр килгән машинаны күпләр ишетми дә кала. «Машина авылга кергәч, урам буенча кычкыртып барсын иде, ишетеп чыгар идек, аның килгәнен урамда көне буе көтеп тора алмыйбыз бит. Элек шулай эшлиләр иде», - ди алар. Җыенда чүп җыю белән шөгыльләнүче оешма җитәкчесе дә катнашты. Ул түләүгә үзгәрешләр кертеләчәген җиткерде. Моңа кадәр бер хуҗалыктан 50 сум алып килсәләр, хәзер кеше башыннан 25 сумга үзгәртәләр. «Чөнки ялгызы гомер кичергән дә, берничә кешеле гаиләнең бер төрле сумма түләве гадел түгел», - дип аңлатты Марат Миңнеханов. Ул авылда чүп ташлау уңаеннан булган проблеманың чишеләчәгенә ышандырды. Дөрес, машинаның кайчан киләсе алдан белдерү эленеп хәбәр ителә икән. Ә бәлки анда төгәл сәгатен дә күрсәтергәдер. Бу чакта аңлашылмаучанлыклар булмас иде.

«Депутат Илшат Вәлиев медицина препаратлары сатып алды, хәзер авыл халкына шикәргә кан анализы бирү өчен Түбән Мактамага барырга туры килмәячәк» дигәнгә зал гөжләп алды. Авылдагы фельдшерның эшчәнлегеннән канәгатьсезлек белдерүләре икән. Үз ФАПлары, белгечләре булса да, кешеләр әле дә Мактамага йөрүләрен дәвам итә. Бу мәсьәләне дә кичекмәстән чишәргә тәкъдим ителде.

Сабантуй мәйданы урнашкан урыннан халык менә ничә ел инде канәгатьсезлек белдерә. «Ташлы, утырырга урын юк, кечкенә, тау башына, чирәмлерәк җиргә күчерергә иде» - теләк әнә шундый. Депутатлары яңа урын ясарга акча юк дигәч, эскәмияләр булса да урнаштырырга иде кебек үтенечләр яңгырады.

Камаисмәгыйльлеләр газета-журналлар укудан да мәхрүм. Каладан балалары алып кайтса гына. Язылганнарына да хат ташучы булмагач, китерергә кеше юк. Түләүләр буенча да шәһәргә барырга мәҗбүрләр. Авылда почта бүлекчәсендә эшләргә кеше таба алмыйлар. Рауль Дәүләтов биш ел эчендә алты кеше укытылуын, әмма һәрберсенең китә баруын җиткерде. Сәбәбе эш хакларының аз булуында икән. Безнең җитәкчебез - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы директоры Рөстәм Гәрәев әлеге проблеманы чишүдә ярдәмен тәкъдим итте. Әгәр авылда «Әлмәт таңнары» һәм «Знамя труда» газеталарына язылучылар күп булса, филиал хат ташучыга өстәмә түләргә әзер.

Шунысы шатландырды, авылда бер генә җинаять тә теркәлмәгән. Участковый Олег Чумаков алай да җыенга килүчеләрне экстремизм, терроризм кебек җинаятьләргә ничек юл куймау турында сөйләде, уяу булырга, кырыгалдарлар кармагына эләкмәскә чакырды.

Җыелышта район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова катнашты.

- Кама-Исмәгыйль районда төзек, матур авыллардан санала, күтәрелгән сораулар зур проблема булырга тиеш түгел. Чишәргә кирәк. Без үз чиратыбызда аларны тикшерәчәкбез, барысын да язып алдык, - диде ул. Наҗия Мисбаховна авыл халкын районда быелга планлаштырылган эшләр белән таныштырды, активлыклары, торак пунктлары өчен җан атып торулары өчен рәхмәт белдерде.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: