Әлмәт таңнары

Каләм көче чиксез

25 май көнне Әлмәт дәүләт нефть институтында ТР Иҗтимагый палатасының гражданлык җәмгыяте үсеше мәсьәләләре буенча комиссия рәисе, "ТАТМЕДИА" ААҖ генераль директоры советнигы В.Шевчук җитәкчелегендә "Экстремизм һәм терроризм белән көрәш чарасы буларак массакүләм мәгълүмат чаралары" темасына семинар-киңәшмә булып үтте.

Аны матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы оештырды. Семинарда республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, журналистлар, иҗтимагый һәм дини оешмалар вәкилләре, ФСБ идарәсе, прокуратура, хокук саклау органнары вәкилләре, уку йортлары җитәкчеләре җыелды.

Әлмәт муниципаль районында терроризмга каршы көрәш комиссиясе хокук саклау органнары белән берлектә нәтиҗәле эш башкара. Массакүләм мәгълүмат чараларының да бу юнәлештә әһәмияте чиксез зур. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары, Әлмәт муниципаль районы Советы рәисе урынбасары И.Фәррахов җиткерде.

Бүген яшьләр экстремизмы һәм радикаль төркемнәр турында еш ишетергә туры килә. Алар тарафыннан кылынган гамәлләрне дә телевидение һәм интернет челтәрләре аша даими күреп торабыз. Әлеге төркемнәр ничек барлыкка килә, яшьләрне нәрсә берләштерә - бу сорауларга җавап табу өчен семинарда катнашучылар игътибарына фильмнар тәкъдим ителде, а аннан соң мәсьәләләр уртага салып тикшерелде.

Яшьләр экстремизмы барлыкка килүнең төп сәбәбен икътисад, идарә һәм хокук институты доценты А.Шевцов яшүсмерләр максимализмы һәм яшьләрнең дөньяга булган сай карашлары белән бергә социаль тигезсезлектә дә күрә. Чыгышта билгеләнгәнчә, экстремистик һәм радикаль төркемнәр җәмгыятьтә курку тудыруга омтылалар. Вакыйгаларны яктыртканда резонанс дәрәҗәсен киметү журналистлар алдында торган зур бурычларның берсе. Замана матбугаты соңгы елларда тираж артыннан куып, халыкка бәхетсезлек очраклары, үтерү, көчләү, ягъни сенсацион характердагы яңалыклар, мәгълүмат җиткерүгә өстенлек бирә, бер сүз белән әйткәндә, "сары матбугат" төсен ала. Шул рәвешле җәмгыятьтә паника туа. А.Шевцов фикеренчә, журналистлар бары тик вакыйга хакында гына сөйләргә, тискәре эмоцияләрне җәмәгатьчелеккә чыгарырга тиеш түгелләр. ФСБ идарәсенең Әлмәт шәһәре буенча бүлеге начальнигы Р.Хәйров исә хокук саклау органнарының эшчәнлеге турындагы сюжетлар, язмалар әзерләгәндә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен объектив булырга чакырды. Ул шулай ук яшьләрне чит республикалардан килгән гражданнарга ияреп китүдән сакларга кирәклеккә басым ясады. Бигрәк тә "пластилин характерлы" яшүсмерләр белән даими аралашу, алар белән элемтәдә тору зарур.

ТР Президентының дини оешмалар белән элемтә буенча идарә начальнигы урынбасары В.Козлов идарә эшчәнлеге белән таныштырды. Татарстанда агымдагы ел башында 1505 дини оешма исәпләнгән. Аларга дәүләт һәрвакыт ярдәм күрсәтә, проблемалар уртак хәл ителә. Чыгыш ахырында журналистларга дини оешмаларны яктыртуда аеруча бик игътибарлы булырга кирәклек әйтелде.

В.Шевчук журналистларга биргән әңгәмәсендә бүген экстремистлар белән җәмгыять арасында көрәш баруын ассызыклады. Төрле радикаллар интернет аша үзләрен танытырга һәм күп кешеләр тупларга омтыла. Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары кайчакларда аларны этәрү юлына баса, гәрчә алар моны максат итеп куймаса да. Мәсәлән, "PUSSY RIOT" төркеме нәкъ менә журналистлар "ярдәме" белән җәмгыятьтә танылу яулауга ирешкән.

Йомгаклап шуны билгелисе килә, массакүләм мәгълүмат чараларыннан дөрес юлдан баручыларны куәтләү сорала, ә хилаф юлга кереп китүчеләргә популярлык яуларга ярдәм итү, киресенчә, тыела. В.Шевчук журналистларга тикшерелгән мәгълүматлар, фактлар аша җәмгытьтә тынычлык, толерантлык идеологиясен тарату бурычын куйды.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Автор фотосы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров