Әлмәт таңнары

Калада шартлау: терактмы, әллә әзерлекме?

Бигәш урамындагы йорттагы шартлауга күпме вакыт узды, тик әлеге сорауларга анык кына җавап ишеткән юк әле. 1 октябрьдә шартлау нәтиҗәсендә 38 яшьлек 3 бала анасының кулы зарарланып, медсанчастькә эләгүе, табибларның аның физик халәте өчен көрәшүе, сул кул чугын кисәргә мәҗбүр булулары хакында да, шартлау сәбәпләре турында да мәгълүмат бик сай...

Вакыйга урынына килгән хокук сакчыларының "көнкүреш техникасы шартлаган" дигән тәүге версиясе дә хата булды. Соңрак таралган "хуҗабикә шартлаткыч матдәле тартманы подъезддан табып кергән", "ишек шакып кулына тапшырганнар" дигән имеш-мимешләр дә дөреслеккә туры килми булса кирәк. "Тикшерү сере" халыкта шулай шартлауның төрле версияләре таралуга, "10 көн эчендә ике ЧП (21 сентябрь көнне мөселманнар җомгадан таралгач, Үзәк мәчет янында җиңел машина янган), тагын каян хәвеф-хәтәр көтәргә?" дигән сораулар таралуга сәбәп булды. Ничек ди әле халык мәкале: "чирен яшергән - үлгән"ме?!

2 октябрь көнне Эчке эшләр министрлыгы сайтында "оператив-тикшерү төркеме зыян күрүчеләрнең фатирында сугыш кирәк-яраклары тапты. Бу факт буенча Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге РФнең Җинаятьләр Кодексының 222 нче маддәсе 1 нче частендә каралган (законсыз сугыш кирәк-яраклары саклау) билгеләр буенча җинаять эше кузгатты. Фатир хуҗасы РФнең ҖПК 91 нче маддәсе нигезендә сак астына алынды", - дигән хәбәр урнаштырылды. Андагы мәгълүматлар буенча әле дә тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары алып барыла. Тикшерү органнары әлеге җинаятьне һәр яклап тәфсилле тикшерәчәк, зыян күргән ханымның ире әйткән "билгесез кеше тартманы ишек шакып, бусагада калдырып качты" версиясе дә өйрәнеләчәк. Тикшерү дәвам итә. "Кайнар эз"дән!

Ул бик "кайнар" булмаска да мөмкин икән әле. Шартлау булган йортта яшәүче берәүнең сүзләренә нигезләнеп, "Бизнес-онлайн" электрон гәҗите: "Хуҗа зыян күргән хатынына ашыгыч ярдәмне шартлаудан соң 40 минут узгач кына чакырган", - дип яза. Хәер, социаль челтәрдә әйтелгән бу сүзнең хаклыгына ышану ярамас.

Шартлаудан соң шәһәр тормышы гадәти агымында дәвам итте. Тынгысызлык, паника юк, әмма таныш-белешләр очрашканда сүзен "ишеттеңме..." дип шартлау турындагы фаразлардан башлый.

Гадәттә, мондый шартлауларны ислам дөньясында фетнә чыгару өчен ясалган адым дип бәялиләр. Хәтерләсәгез, газетабызның 69 нчы санында экстремизмга каршы акция турында язган идек. Ул язмага сәбәп булган түгәрәк өстәл утырышында Әлмәт мөхтәсибе кисәткәндәй: "Мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якупов та: "Дин өлкәсендә проблемалар бар", - дип әйтә килде. Ул вакытта бездә экстремизм, террорчылык булганы юк дип тынычландык. Бүген нәтиҗәсе күз алдында. Проблемалар бар", - дигән иде.

1 октябрь вакыйгасына карата дин әһеленең фикере нинди соң? Мөхтәсиб Рафик хәзрәт Миннеәхмәтов шартлауны экстремизм, ислам белән бәйләргә ашыкмый. Аның сүзләренчә, бу тикшерү органнары вәкаләте. Шулай да фаҗигане мөселманнар белән бәйләргә теләүчеләр табылыр дип саный мөхтәсиб. "Бу - сәясәт, ислам белән бәйле булырга да, булмаска да мөмкин... Бик болгавыр заманда яшибез. Шунысы хак: бу гаилә намаздагы мөселманнар".

Авыр чакта, адәмнәргә барып баш июдән гарык булганнар мәчеткә килә. Зыян күргән гаилә башлыгының әти-әниләре нәкь шулай иткән дә. "Ник алар?" -әллә җавап сорап, әллә чарасызлыктан әйтелә бу сүзләр. "Булдыралганча тынычландырып җибәрдем... Бер Аллаһыдан сорыйбыз: тынычлык бир, фетнәгә юл куйма!"

Ләйләгөл МИНАЕВА

Л.Седельникова фотосы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров