Әлмәт таңнары

Калабыз бәйрәмгә әзерләнә

Яңа ел алдыннан шәһәребез бәйрәмчә төс ала бара.

Сәүдә һәм башка төр объектларның көннән-көн күзгә күренеп үзгәрә баруы куандыра, әлбәттә. Шулай да бәйрәмгә санаулы гына көннәр калып барса да, әле үз биләмәләрен бизәүне акрынлык белән башкаручылар җитәрлек. Узган атнаның җомгасында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Н.А.Богданчиков, район башкарма комитетының икътисад буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Э.А.Мөхәммәдиев, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында булып үткән рейд барышында шундый нәтиҗә ясалды.
Шуны билгеләп узмый мөмкин түгел, "Татнефть" ААҖ нең үзәк бинасы һәм объектлары, башкарма комитет биләмәләре һәр елдагыча үзләренең күз явын алырлык бизәлеше белән шаккатыра. Ә менә "Пятерочка", "Магнит" һәм башка эре сәүдә челтәрләренә, шул исәптән базарларга һәм банкларга да бу уңайдан бик нык тырышасы бар әле. Рейд дәвамында Ленин, Герцен, Совет, Гагарин, И.Зарипов урамнарында һәм Тукай проспектында урнашкан объектлар карап чыгылды. Вакыт тиз узуын исәпкә алып, биләмәләрен бизәүне озын-озакка сузмыйча башкарып чыгу зарурлыгына басым ясалды. Яңа ел бәйрәмнәрендә калабыз аллы-гөлле утлар белән балкып, шатландырып торса, барыбызга да рәхәт булыр, күңелләрдә күтәренке хистойгылар уяныр. Бизәү өчен энергия саклаучы лампочкалар кулланып ясалган гирляндаларның бүгенге көндә ирекле сатуда булуын да искә төшерәбез. Мондый рейд тагын оештырылачак әле.

Р.Исмагилова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров