Әлмәт таңнары

Каһарман-шагыйрь Муса Җәлил призына Бөтенроссия көрәш турнирында кубок әлмәтлеләрдә

Каһарман-шагыйрь Муса Җәлил призына Бөтенроссия көрәш турниры тәмам. Узган елгы уңышларын тагын бер кат раслап, юбилей турнирында да Әлмәт командасы беренчелекне кулыннан ычкындырмады. Юбилейлар елында юбилей турнирын откан батырлар, афәрин!

"Ватаным Татарстан" газетасы һәм ТР Татар-башкорт көрәше федерациясе гамәлгә куйган Муса Җәлил призына милли көрәш турнирын көрәшчеләр үзләре "иң абруйлы" дип саный. Сүз уңаенда, бу мәртәбәле бәйгене Әлмәт быел, алда хәбәр иткәнчә, икенче түгел, ә өченче тапкыр кабул итте. Бу хакта төбәктә көрәш үсешенә зур өлеш керткән аксакал, Татарстанның атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре, атказанган тренер Илгизәр абый Димеев (1971 елда нәкъ аның башлангычы белән «Татэлектромонтаж»ның Әлмәт идарәсендә милли көрәш буенча беренче секция оеша - Л.М.) искәртте. Аның беренчесе 1995, икенчесе 2001 елда узган.

Бәйге ике көн дәвам итте. Шәһәрнең иң мәртәбәле залларының берсе - Теннис-ситига Татарстаннан һәм илнең башка төбәкләреннән 57 команда, 470 тән артык көрәшче килде.

Турнирны ачу тантанасында ТР премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, ТР Татар-башкорт көрәше федерациясе президенты Марат Әхмәтов та катнашты. Спортчыларны сәламләп, ул "Әлмәт бүген республиканың милли спорт төре - татар көрәше башкаласы", - дип ассызыклады. Аның сүзләренчә, бу мәртәбәгә нефтьчеләр каласы озак еллар дәвамында милли көрәшне үстерү буенча алып барган эзлекле һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен лаек.

- Талантлы көрәшчеләрне ачыклау, аларның сәләтен үстерүдәге тырышлыклары нәтиҗәсендә илгә, дөньяга танылган спортчылар пәйда булды, дәрәҗәле остазлар - тренерлар үсте, - диде Марат Әхмәтов (ул XXVII Бөтендөнья Универсиадасында Татарстан көрәшчеләре лаеклы чыгыш ясар дигән ышаныч белдерде. Аның сүзләренчә, март аенда көрәшчеләр арасында Россия җыелма командасы составына сайлап алу ярышлары узачак - Л.М.).

Турнирны гамәлгә куючыларның берсе - "Ватаным Татарстан" газетасы мөхәррире Миңназыйм Сәфәров та Әлмәттә оештырылган бәйгене "иң югары дәрәҗәдә" дип бәяләде.

- Әлмәт - дәүләт эчендәге дәүләт ул. Монда спортның төрлеләре үсештә. Шулар арасында милли көрәшкә игътибар аеруча зур, - диде оештыручы. Тантанада шулай ук узган ел нәтиҗәләре буенча республика көрәшчеләренең иң-иңнәре һәм иң яхшы тренерлар бүләкләнде. Тантанадан соң спортчылар "чемпион" титулы өчен көрәш башлады.

Остазлар да, спортчылар үзләре дә бүгенге көндә көрәштә кагыйдәләрнең катгыйлануын искәртә. Батырлар вакыт кысаларына бәйле. Моңа милли көрәшнең Универсиада программасына кертелүе, аның дөнья дәрәҗәсенә чыгуы да сәбәпче. "Ватаным Татарстан" газетасы мөхәррире Миңназыйм Сәфәров соңгы ун елда үзе уздырган бәйгеләр күзәтүләреннән дә чыгып шундый нәтиҗә ясады.

Турнир җиңүчеләрен 10 үлчәү категориясендә билгеләделәр. Келәмдә килештергесез, кем әйтмешли, "кан көндәшләр" кабат очрашты. Финал ярышларында иң озакка сузылган, җанатарларның тынычлыгын алган алыш 70 кг үлчәү категориясендә көрәшкән әлмәтле Руслан Нургалиев белән Теләче көрәшчесе Илдар Гыйниятуллин арасында булды. Болар алда әйтелгән "кан көндәшләр". Күптән түгел көрәш буенча Татарстан чемпионатында "чемпион" титулын Руслан Илдар белән көрәштә җиңеп алган иде. Теләче егете Әлмәткә көндәшен оту турында ныклы ният белән килгән булып чыкты. Бу юлы осталык, җитезлек, тырышлык сынавын нәкъ менә ул отты. Илдар Гыйниятуллин Муса Җәлил турнирында 3 тапкыр "чемпион" титулын, дүрт тапкыр 2 нче урынны яулаган.

- Теләчедә дә милли көрәш үсешенә игътибар зур. Командабыз бердәм. Хатыным да билбау көрәше буенча ике тапкыр дөнья чемпионы. Ә Руслан белән үсмер чакта ук ярышларда күрешә идек. Ул җиренә җиткереп көрәшә торган көчле спортчы. Моңа кадәр булган очрашуда "бәхәсле мизгелләр" күп булды. Шуңа күрә бу бәйгегә максатчан әзерләндем. Аннан соң җиңүгә "эмоцияләр" дә этәргеч булды. Төп көндәшемне "үз өендә" җиңүем өчен дә куанам.

Руслан Нургалиев исә Җәлил призына ярышларда быел бишенче тапкыр катнашты. Шуның дүртесендә ул беренче баскычка күтәрелгән:

- Гомумкоманда беренчелеге өчен дә, икенче урыныма да шатмын. Илдар минем принципиаль көндәшем. Һәр финалда очрашырга туры килә. Беренчелекне әле беребез, әле икенчебез яулый.

Көрәш җанатарларына иң зур сөенеч - 130 кг авырлыктагы категориядә Ильяс Галимовның беренче урыны. Көрәш стажы 17 ел тәшкил иткән Ильяс Биектаудан Радик Фәйзуллинны отып чемпион булды.

- Минем үлчәүдә бүген төп көндәшем ул. Моңарчы аңа җиңелгәнем булмады. Бер отып өйрәнгәч, оттырасы килми дә әле ул, - ди әлеге турнирда җиде тапкыр катнашып, җиде тапкыр батыр калган көрәшче.

- Муса Җәлил призына турнир - иң абруйлы бәйге. Бу ярышларга көрәшчеләр ныклы әзерлек белән килә. Барысы да лидерлар. Шуңа күрә әлмәтлеләрнең барысы да "беренче" булмавына көенәсе юк. Командадагы 10 кешенең 7 се пьедесталның төрле баскычларына күтәрелде.

Үз үлчәү категорияләрендә 2 нче урынны Рүзил Ганиев, Руслан Нургалиев, Илнар Кәримов, Илнур Хурамшин, 3 нчене Рамил Синякаев һәм Марсель Гозәеров яулады.

Муса Җәлил призына көрәш буенча Бөтенроссия турнирында икенче урында Чаллы, өченчене Биектау командалары яулады.

Илгизәр Димеев: "Элек ярышларга йөрергә эштән азат итмиләр иде. Шуңа күрә бәйгеләрне үзебездә уздыру теләге зур булды. Башта республиканың көньяк-көнчыгышы батырлары арасында ярыш оештырдык. Аннан соң "Труд" ирекле спорт җәмгыяте безнең бәйге нигезләмәсен раслады. Ә бу ике тапкыр рәттән җиңү яулаган көрәшчеләргә "РСФСРның спорт мастеры" исемен бирү мөмкинлеге дигән сүз. Мин бик канәгать. Бүгенге нәтиҗәләрдән дә, гомумән, көрәшнең үсешеннән дә. Әлмәттә 1983, 1987 елларда көрәш буенча Россия чемпионатын уздырдык. Ул елларда минем башлангычны күтәреп алган егетләр Салават Йосыпов, Ильяс Билалов һәм башкалар хәзер үзләре батырлар тәрбияли". Бу турнирда аксакал-тренер үзе өйрәткән спортчылар - Әлмәт, Азнакай, Чирмешән данын яклап көрәшкән егетләргә уңыш теләп торды.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Фото Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: