Әлмәт таңнары

Ишегаллары "гараж" түгел

Шәһәр ишегалларының һәрберсе бүген "гараж" вазифаларын да үти. Кайсын гына алма, бигрәк тә кичке якта, барысы да машиналар белән шыплап тулган.

Транспорт чараларының күплеге аңлашыла да, чөнки хәзер күпчелек гаилә икешәр-өчәр автомобильгә ия, ягъни һәрберсенең үз машинасы. Кешеләрнең мөмкинлекләре арта баруы куанычлы хәл, әлбәттә. Тик менә ишегалларындагы машиналарның күплегенең тискәре яклары да юк түгел. Күптән түгел янгын сүндерү, ашыгыч медицина хезмәте күрсәтү һәм башка службалар катнашында узган рейд моны тагын бер кат раслады.

Проблема чынлап та зурдан. Бу уңайдан шәһәрдә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре булып тора. Болай да тар булган ишегаллары юлларының ике ягына да тезелгән автомобильләр арасыннан кайчакларда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, янгын сүндерү машиналарына үтүе бик кыен. Рейд булган көнне Шевченко урамындагы 124 нче йорт ишегалдыннан да янгын машинасы уза алмады. Әгәр бу көнне янгын чыккан булса? Ялкын синең кемнеңдер машинасын алганын көтеп тормый, секунд эчендә бар нәрсәне ялмап ала. Автомобильләр арасыннан үтә алмаган ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машиналарына да бик еш йортның икенче башында туктап калырга туры килә. Шул ук вакытта аларны чакырган кешеләр дүрт күз белән ярдәм көтә. Бу мизгелләрдә кемнедер гомере кыл өстендә булуы ихтимал. Әлеге кеше синең туганың, якының булса яисә үзеңдә шушындый ярдәмгә мохтаҗлык килеп туса... Ә инде шифаханәгә алып китәргә тиешле аяк атларга хәле булмаган авыруның 100 метр араны нинди газаплар белән узуын күз алдына китерү авыр түгел.

Машиналарны кая гына куймыйлар: тротуарлар да, газоннар да, балалар мәйданчыклары да вакыт-вакыт "гараж" ролен уйный. Чөнки ишегалдындагы "кесә"ләр һәркемгә дә җитәрлек түгел. Билгеле инде, аны бар кешенең ихтыяҗын канәгатьләндерерлек, һәркемгә җитәрлек итеп ясау мөмкин дә түгел. Моның өчен йортның буеннан-буена территория кирәк булыр иде. Төрле хәлләр булып тора. Ишегалдында машиналарга ут кабу очраклары, аларны куып алып китү, "чишендерү" очраклары да күзәтелә. Шунысын искә төшерәбез, иминият компанияләренең тиешсез урында калдырылган автомобиль өчен түләмәскә хокукы бар. Форсаттан файдаланып, Административ тәртип бозулар турында РФ кодексының 12.19 маддәсендәге 4 нче кисәк белән дә таныштырып узасы килә. Анда юл кырыйларында тукталыш яки машина кую кагыйдәләрен бозган, башка транспорт чараларына хәрәкәт итүгә тоткарлык тудырган өчен хезмәткә түләүнең бердән алып өч минималь күләменә кадәр штраф каралган. Автомобильле кешеләр боларны игътибар үзәгендә тотсын иде.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров