Әлмәт таңнары

Җиләк җыю аяныч булуы бар

Җылы, матур көннәрне һәрберебез көтеп ала. Яшелчә-җимеш мулдан, сатуда ниндие генә юк. Кояш табигать кочагына дәшә. Әмма бу рәхәтлекнең куркыныч яклары да бар. Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районы һәм шәһәрләре буенча баш дәүләт санитар табибәсе Ирина Хәйруллина белән бүгенге әңгәмәбез шулар хакында.

- Ирина Владимировна, сүзне талпаннардан башлыйк әле. Хәзер җәй айлары, шулай булса да талпан кадалу очраклары турында ишетеп торабыз. Димәк, алар җәй көне дә актив?

- Талпан кадалу куркынычы булган сезон апрельдән сентябрьгә кадәр дәвам итә. Әлеге бөҗәкләрнең активлыгы турыдан-туры һава температурасына һәм дымлылыкка бәйле. Талпан уртача +3-5 градус булганда уяна башлый, ә инде +15 градус алар өчен бик кулай һава торышы. Талпан элек-электән куркыныч санала, чөнки ул кешегә энцефалит кына түгел, сәламәтлек өчен куркыныч булган башка йогышлы авыруларны да йоктырырга мөмкин.

- Талпаннар күпчелек зурларга кадала дигән сүзләр йөри. Бу дөресме?

Реклама

- Юк, әлбәттә. Урманда, ял базаларында, газүткәргеч төзелешләрендә һәм табигатькә якын җирдә эшләүчеләргә талпан кадалу ихтималы зур. Бу сүз шуннан чыгып әйтелгәндер. Соңгы елларда шәһәрдә яшәүчеләргә кадалу очраклары күп. Шуңа да җиләк, гөмбә җыярга барганда, бакчада эшләгәндә саклану чаралары күрү зарур. Онытмагыз, талпан астан өскә үрмәли. Алар агач һәм биек куаклыклардан һөҗүм итә дигән сүз дөрес түгел. 1-1,5 сәгать саен үз-үзеңне карап тору кирәк, чөнки талпан 1,5-2 сәгатьтән соң гына ныклап кадала. Әйткәнемчә, үзе кечкенә генә булса да, зыяны бик зур. Алар тарафыннан күчүче йогышлы авырулар саны ел саен арта бара. Талпан энцефалиты үзәк нерв системасын зарарлый, боррелиоз терәк-хәрәкәт органнарын, йөрәк-кан тамырлары системасын какшатып, кешене хәтта гарип калдырырга да мөмкин. Иң яхшысы - талпан кадалу белән медицина ярдәменә мөрәҗәгать итү.

- Җәй көне кискен эчәк авырулары да нык таралган вакыт. Газета укучыларыбызга нинди киңәш бирер идегез?

- Чыннан да, күп еллар дәвамында район территориясендә йогышлы кискен эчәк авырулары буенча күрсәткечләр югары, ул уртача республиканыкыннан 1,5-1,8 тапкырга артык теркәлә. Бүген дә эпидемиологик вәзгыять кискен тора. Авыру нигездә пычрак куллардан күчә. Балалар әти-әниләренең ашар алдыннан, урамнан кайткач, бәдрәфтән соң ике тапкыр сабынлап кул юарга өйрәтмәве аркасында интегә. Күпләп авыру очраклары да бар. Моның сәбәбе – азык-төлек саклауда, әзерләүдә санитар таләпләрне сакламау. Быелның биш аенда гына да безгә караган төбәкләрдән әйләнештән сыйфатсыз 100 кг нан артык продукция алдык. Күпчелек ит, балык, сөт әйберләре яраксыз дип табылды. Кулланырга яраклы вакыты чыккан, сыйфатын раслаучы документлары булмаган азык-төлек сату очраклары стационар кибетләрдә һәм сәүдә челтәрләрендә дә ачыклана. Азык-төлек яисә яшелчә-җимешме ул, алганда игътибарлы булырга һәм кулланганда санитария-гигиена таләпләрен төгәл үтәргә кирәк.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: