Әлмәт таңнары

Хушлашу сүзе

25 ноябрьдә 1 нче музыка мәктәбенең элеккеге директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Төхфәтуллин премиясе лауреаты, йөздән артык җыр авторы Рәис Нәгыйм улы Нәгыймов арабыздан китте.

Мин аңлы рәвештә "татар халкы зур югалту кичерде", дип язмадым. Чөнки әлегә ул китте генә. Ә югалтуны аны югалткач кына белә, аңлый башлыйсың. Сүзләре, гамәлләре, сабыр һәм тыйнак кына елмаюы искә төшкәндә, серең сыярдай кеше тапмаганда, яныңда акыллы киңәш бирердәй хикмәтле кеше булмаганда гына без Рәис абыйсыз калганыбызны, никадәр зур югалту кичергәнебезне кат-кат аңларбыз. Сагынырбыз әле.
"Рәис абый кебек кеше бүтән булмас инде",- диде Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлова. Булмас инде. Андый кешенең булмаганын кат-кат аңларбыз әле. Аңларбыз да, үзәгебез өзелер.
Аның китүе дә тыйнак бит. Якшәмбе көн. Якыннарыма эштән сорап китәсе, эш калдырып йөрисе булмасын дигәндер инде. Анысына кадәр уйлап куйгандыр. Аның бөтен булмышы кешеләргә авырлык салмауда иде бит.
Рәис абыйны озаткач, кайгымны уртаклашырга Шәмсия Җиһангировага шалтыраттым: "Шәмсия апа, Рәис абыйны озаттык бит. Рәис абыйсыз калдык". Трубкада минем тавышны ишетеп, шатланып исәнләшкән Шәмсия апа беразга өнсез калды. Берникадәр тынлыктан соң сулкылдап, әрнеп елаган тавыш ишетелде. Адәм балалары иң якын кешеләрен югалтканда гына шулай елый. Беренче тапкыр Рәис абый турында мәкалә язарга утырганда, композитор турында аның иҗатташ дусларының фикерен белергә теләп Казанга, шул ук Шәмсия апага шалтыраткач, телефоннан ул миңа менә нәрсәләр сөйләгән иде: "Рәис абый белән безне очраклы вакыйга таныштырды. 80 нче еллар азагы иде, Казанда үзешчән композиторлар бәйгесе уздырылды. Шул бәйге ахырында минем янга яшь композиторлар килеп, шигырь сорадылар. Мин "янчыгымда" ничә шигырь бар, барысын да өләшеп бетердем. Шунда яныма кыюсыз гына, йомшак кына, чәчләренә чал кергән бик мәһабәт бер кеше килеп: "Миңа да берәр шигырь юкмы?" - диде. Блокнотымда көйсез генә, һич тә җыр булырга охшамаган "Бураннар" дигән шигырем бар иде. Минем үзем өчен кадерле, бик авыр вакытта язылган иде ул. Менә шул шигырьне Рәис абыйга бирдем. Күп тә үтмәде, шигырем җыр булып миңа килеп тә җитте".
"Бик төгәл, сүзендә тора белүче, бүгенге көндә бик дефицит егет. Зур талант һәм тыйнаклык үрнәге. Шул ук вакытта ул дус-таныш дип, йөрәге кушмаган, күңеле ятмаган эшкә алынмый. Мин аңа композитор булганы өчен генә түгел, шулай олпат гәүдәле, юан бармаклы булып та, гаҗәеп матур көйләр язуына, кече күңелле, зур йөрәкле булып кала алуына сокланам, хөрмәт итәм. Ул коллектив мәнфәгатен үзенең шәхси мәнфәгатеннән өстен куя. Минемчә, аның кул астында эшләгән кешеләр бик бәхетле. Рәис Нәгыймовны бөтен җирдә яраталар, хөрмәт итәләр, шуңа күрә 1 нче музыка мәктәбенә дә уңай карыйлар"... Әлеге сүзләр үзе дә олпат шагыйрь, дистәләгән җырлары, йөзләрчә шигыре, егермедән артык китабы булган Нур Әхмәдинеке.
Әлмәт муниципаль районының элеккеге башлыгы Ришат Әбүбакиров Рәис Нәгыймовның 60 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылган тантаналы кичәдә композиторга зур хөрмәтен җиткереп: "Рәис абый бүтән бер нәрсә дә эшләмичә, бары тик "Авыл" көен генә язган булса да, зур ихтирамга лаек булыр иде", - дигән иде. Бу, чыннан да, шулай. Аның йөз җырының барысын да диярлек "Авыл" белән беррәттән куярлык. Саҗидә Сөләйманова сүзләренә язган "Урсал тауда"сы Әлмәтнең гимнына әверелде. Клара Булатова шигыренә язган "Шушы яктан, шушы туфрактан без" шулай ук бөтен татар, туган ягын өзелеп сагынучылар гимны, куен кесәсендә йөртә торган блокнотка кергән аерылмас җыр булды, Энҗе Мөэминованың "Әлмәтебез таңнары", Шәмсия Җиһангирова сүзләренә язган "Бураннар", "Үпкәләмә", "Каерма канатың" да чыккан көненнән алып бүгенгә кадәр телдән төшми. Нур Әхмәди сүзләренә язган "Каз үләне", "Суларда сары яфрак","Килегез, дуслар", "Карлар ява" һәм тагын бик күп әсәрләре җаннарны җылытучы, тәнгә көч-куәт бирүче җырлардан санала. Соңгы елларда гына Нәфисә Сабирҗанова сүзләренә язылган "Ошатам", "Әгәр килсәң, мине күрми китмә", "Эзләмә", шулай ук Шәүкәт Галиев сүзләренә язган "Кайтыйк әле", тагын әллә никадәрле җырлары хитка әверелде. Алар, һичшиксез, озын гомерле булыр. Барысы да күңелдән чыккан, күңелләргә барып җитә торган җырлар. Хәер, Рәис абыйның хитка әйләнгән җырларын санап бетерерлек түгел. Алар туйдырмыйлар да, ялыктырмыйлар да.
Композитор безнең сүз түгел инде ул. Шуңа күрә колакка бераз гына катырак яңгырый. Моңлы көйләр авторы булган Рәис абыйга бу сүз туры да килеп бетми кебек. Фарсы телендә композитор Аһәңсаз икән. Үзе Аһәң, үзе искиткеч моңлы көй чыгаручы уен коралы Саз булган әлеге сүз тыйнак та, моңнары кебек үк нечкә күңелле дә, сизгер һәм олысына-кечесенә игътибарлы да Рәис абыйга туры килә. Рәис абый зур хәрефләр белән языла торган Аһәңсаз ул.
"Егет кешенең йөрәгендә җигүле ат ятыр", дип әйтә иде безнең әни. Киң күңелле, олы йөрәкле Рәис абый кебек кешеләр турында ул әйтем. Кешеләргә ихтирам каян башлана? Адәм балаларына игътибарлы булу нидән гыйбарәт? Бу сүзләргә мин тормыштан алынган бер мисал белән җавап бирер идем. Район авылларының берсендә Сабантуй бара. Ясалып куелган сәхнәгә теләгән һәр кеше чыгып йә җыр, йә бию башкара, нәфис сүз сөйләүчеләре дә бар. Шунда сәхнә янына авыру икәне йөз-кыяфәтенә үк чыккан бер яшүсмер килде дә, җырларга сорады. Билгеле инде, егетне сәхнәгә менгермәделәр. Гозере кире кагылган, буе үссә дә, бала булып калган әлеге егет кычкырып, такмаклый-такмаклый елый башлады. Әнә шул егетне көне буе авыр баян күтәреп торган, чал чәчле Рәис абый сәхнәдән читкәрәк алып китеп туйганчы җырлатты, соңыннан үзенә бирелгән сөлгесен бүләк итте. Вак мәсьәлә, диючеләр дә булыр. Әнә шундый вак әйберләрдән тора инде ул олы йөрәклелек.
Ярты гасырга якын шушы шәһәрдә яшәгәч, озак еллар җитәкче урында эшләгәч, безнең Әлмәт кебек зур булмаган шәһәрдә Рәис абыйның танышлары күп, дуслары да җитәрлек, шулар янына туганнары, хезмәттәшләре, танышлары да бар бит әле, белем һәм тәрбия биргән шәкертләре дә бихисап. Җитәкче кешенең эше дә тавык чүпләп бетермәслек. Танышлар, дуслар шактый булгач аңа гозер, йомыш белән килүче дә күп. Рәис абый бер генә кешене дә кире бормый, гозерен аяк астына салмый. Ул бөтен кешегә дә бердәй тигез хөрмәт белән карый. Син җитәкче урында эшлисеңме, әллә гади генә эшче-хезмәткәрме - барыбер. Рәис абый өчен син зур хәрефләр белән языла торган Кеше. Үзенә никадәрле авыр булса да, башын иеп гозер белән килгән кешене ул кире бормый. Бу сүзләрне мин генә түгел, урамда туктатып сораган, Рәис абыйны белгән очраклы кеше дә әйтер иде. Кешеләргә каты бәрелми, күңелен китми, кимсетми. Барысына да вакыт таба, бөтенесенә дә җитешә иде. Хәзер "иде "дип сөйләргә генә калды. Сагынып сөйләргә генә калды. Искә төшкән саен, җырларыңны ишеткән саен, үзәкләребез өзелеп китеп, сагынырбыз.
И, сагынырбыз инде сине, Рәис абый.
Са-гы-ныр-быз...
Илүсә Нәбиуллина
Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров