Әлмәт таңнары

Хезмәтләрдән һәркем куллана алсын

Мәгълүм булганча, илебездә 2011 елдан "Һәркем куллана алырлык тирәлек" федераль программасы эшли башлады. Ул Татарстанда 2015 елгача тормышка ашырылачак. Программа физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең барлык учреҗдениеләргә керә алуын һәм хезмәтләрдән файдалануын тәэмин итүне күздә тота.

Узган ел аның нигезендә шәһәрдә өч объектта эш башланды. Ә быелгы исемлеккә 7 объект кертелде. Шимбә көнне район башлыгы Мәҗит Салихов алардагы эш барышы белән танышты.

Үзәк район шифаханәсендә бүген инвалидлар өчен барлык шартлар тудырылган. Капкадан керү белән үк яхшыртылган тротуар китә. Анда күзләре начар күрүчеләр өчен дә барырга уңайлы булсынга тактиль плитә җәелгән һәм ул поликлиникага кадәр сузылган. Ишекләр киңәйтелгән. Хәзер физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр кабинеттан кабинетка йөрми - табиблар махсус булдырылган бүлмәгә үзләре килә. Коляскада йөрүчеләр регистратурага да иркенләп мөрәҗәгать итә ала, биредә алар өчен тәрәзә астарак ясалган. Һәр бүлектә санузеллар шулай ук инвалидларга җайлы итеп җиһазландырылган. Шифаханәгә 9 кресло-каталка сатып алынган һәм ул барлык бүлеккә таратылган. 4 каталка пневмокүтәрткечле. Бер сүз белән әйткәндә, бүлеп бирелгән 2,5 миллион сум тулысынча үзләштерелгән. Мондагы эшләрне подряд оешмасы "ЭКО-ТЭК" ҖЧҖ башкаруын да әйтеп үтәргә кирәк.

Перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар шифаханәсенә дә хәзер физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр иркенләп керә ала. Монда һәм бала тудыру йортына җайланмалар ясауга һәм башка эшләргә 5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Төзү-монтаж эшләре вакытында начар ишетүчеләр һәм сукырлар мәнфәгате дә күздә тотылган. Тротуарларга шулай ук тактиль плитәләр салынган, машина кую урыны ясалган, санитар бүлмәләр, регистратура тәрәзәләре дә бик уңайлы. Хатын-кызлар консультациясендә аерым палата җиһазландырылган, гинекология креслолары биеклекне кирәгенчә көйләү өчен күтәрткечле итеп ясалган, электроприводлы каталкалар сатып алынган. Регистратурада индукцион система урнаштырылган. Әлеге ике медицина учреждениесендә дә "ПоволжьеСтройСтандарт" ҖЧҖ эшли.

Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр тоткарлыксыз үтеп керсен өчен бинаны кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүгә мәшгульлек үзәгенә 4 миллион 900 мең сум акча бүлеп бирелгән. Подряд оешмасы "ПоволжьеСтройСтандарт" ҖЧҖ эшкә узган елның октябрь аенда гына керешкән. Шуңа күрә әлегә монда бераз башкарасы эшләр бар. Пандусны асылмалы түбә белән ясаганнар. Шулай ук бинага үтеп керә торган урыннар, санузел коляскада йөрүчеләргә яраклаштырылган. Махсус мәгълүмат таблосы, видеокамералар урнаштыру да күздә тотыла.

Район башлыгы Мәҗит Салихов эшләрнең 10 августка тәмамланырга һәм акчаларның тулысынча үзләштерелергә тиешлеген җиткерде. Шимбә көнгә барлык эшләрнең 95-98 проценты үтәлгән иде инде.

2012 елга Әлмәтнең җиде объектын җиһазландыруга 22 миллион сум акча каралган. Болар - 3 нче поликлиника, социаль яклау идарәсе, музыка көллияте, коляскада йөри торган инвалидлар яшәгән кайбер йорт подъездлары, җәяүлеләр урамны аркылы чыга торган урам чатлары. Мәҗит Салихов шимбә көнне аларның кайберләрендә булды. Герцен урамындагы 88 нче йортның беренче подъездында пандус кую белән "Виста" ҖЧҖ белән шөгыльләнә. Белоглазов урамындагы 151 нче йортның 3 нче подъездында да эшкә керешкәннәр. Димәк, бу һәм башка йортларда яшәүче инвалидлар тиздән башкаларның ярдәменнән башка коляскада урамга чыгып йөри алачак. Социаль яклау идарәсенә 2 миллион сум акча каралган. Биредә дә машина кую урыны, бинаның барлык периметры буйлап култыксалар, санузел ясалачак, ишекләр киңәйтеләчәк.

Урам чатларында коляскалар өчен каршылыксыз тротуарлар ясауга 4 миллион сум бүлеп бирелә. АГУАД эшне башлап җибәргән инде. Мондый юллар инвалидларга гына түгел, арбада бала этеп баручыларга да бик уңайлы. Агымдагы елда 152 шушындый юлны аркылы чыгу урынын ясау бурычы куелган. Бу нигездә үзәк урамнар.

Киләсе елда да бу программа эшләсә, аңа шәһәрнең башка өлешен дә кертәчәкбез, - диде Мәҗип Хаҗипович. - Әлегә Әлмәт автоюллар идарәсе графикны узып эшли. Хәзер барлык объектлар да физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр үтеп керә алырлык итеп җиһазландырылып төзелә. Пандуслары булмаса, алар кулланылышка кабул ителми. Бу республика җитәкчелегенең дә таләбе һәм без үзебез дә моңа зур игътибар бирәбез. Әлбәттә, бер көн дә генә барысын да үзгәртеп булмый. 2015 елга кадәр проблема хәл ителеп бетәргә тиеш. Капиталь объектлар төзегәндә аларның һәрберсенә коляскада йөрүче инвалид беркетергә кирәклеген әйтәбез. Алар контрольлек итәргә һәм эш барышында пандусларны сынап карарга тиешләр. Республика программасыннан тыш безнең муниципаль программа да бар. Инвалидлар кимсенмәскә, киресенчә, тулы канлы тормыш белән яшәргә тиешләр.

Ирина Апачаева.

Автор фотосы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров