Әлмәт таңнары

Фәрит Мөхәммәтшин - Әлмәттә

Кече хуҗалыкларны үстерү һәм авылда хезмәт активлыгын күтәрү буенча башкарылган эшләргә багышланган семинар-киңәшмәдә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шундый фикер әйтте.

Хуҗалыкларның кече формаларын үстерүдә төп бурыч - авыл тормышын саклау. Шулай эшләп кенә татар, урыс, чуаш кебек милләтләрнең авылда компактлы яшәвен тәэмин итә алабыз ", - дип билгеләп үтте спикер.

Әлмәттә узган семинар кече хуҗалыкларны үстерү һәм авылда хезмәт активлыгын күтәрүгә багышланган төбәк очрашулары сериясенең соңгысы булды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, 15 район җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, салым органнары һәм банклар вәкилләре катнашты.

Семинарда катнашучылар пленар өлешкә кадәр Габдрахман авылында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Биредә нефтьчеләр һәм район кулланучылары оешмасы ярдәме белән авыл хуҗалыгы продукциясен сатучылар өчен уңай шартлар тудырылган. Әлмәт кунаклары шулай ук Яңа Нәдер авылында Марат Камаловның "Сихәт" крестьян-фермерлык хуҗалыгы, райпоның "Авыл сөте" җитештерү цехы, шәһәрдәге "Көнбатыш" сәүдә комплексындагы җавыл хуҗалыгы ярминкәсе эше белән танышты.

Журналистлар белән әңгәмәсендә Фәрит Мөхәммәтшин Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дәүләтнең җитди ярдәменә мохтаҗ булуын билгеләп үтте. "Төбәкләр тармакны модернизацияләү һәм инновацион технологияләр үзләштерү буенча системалы эш алып бару өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдаланырга, шулай ук федераль үзәк тә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча үз сүзен әйтергә тиеш", - дип искәртте парламент рәисе. Аның сүзләренчә, республиканың нефть төбәгендә җирле хакимият белән нефтьчеләр арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнашкан. Шуңа күрә "Татнефть" ААҖ аграр секторны үстерүдә, арзан бәядән ягулык-майлау материаллары алуда, фермалар төзүдә, авыл хуҗалыгы базарларын төзекләндерүдә даими ярдәм итә. "Гомумән, 4 ел элек кече хуҗалыкларны үстерү һәм авылда хезмәт эшчәнлеген активлаштыру буенча башланган эшләрне республика җитәкчелеге уңай бәяли", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Семинар-киңәшмәдә күтәрелгән мәсьәлә буенча вице-премьер - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Чыгымнарның артык зур булуы нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең икътисади-финанс тотрыклылыгы катлаулы хәлдә. Министр сүзләренә караганда, җитештерүчеләрнең бурычлары еллык табышларыннан 3 тапкырга зур. Тармакта хезмәт хакы да иң түбәне. Авыл җирлекләре башлыклары катнашында оештырылган сораштыру нәтиҗәләре ачыклаганча, кече хуҗалык үсешенә арткан продукцияне сату оештырылмау комачаулый. Казан яны районнарында яшәүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен якын арада агропромпарк ачылу отышлы булачак. Андый мәйданчыклар тагын берничә зонада ачу планлаштырыла.

Кече хуҗалыкларны үстерү һәм авылда хезмәт активлыгын күтәрү рейтингында Әлмәт алдынгы түгел-түгелен. Ләкин артта сөйрәлүчеләр исемлегендә дә аталмады. Мәҗит Салихов билгеләп үткәнчә, районда 14 гаилә фермасы эшли. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү программасы гамәлгә кергән 5 ел эчендә район бюджетыннан 12 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. "Агросәнәгать комплексы үсеше" өстенлекле илкүләм проекты кысаларында авыл халкы 40,5 миллион сумлык 2446 кредит алган.

Кеше организмын кан тамырлары тукландырган кебек җирдә эшләүчеләр дәүләтне туендыра. Шуңа күрә аларны якларга, чиктән тыш чаралар белән хәлсезләндермәскә иде. Авыл хуҗалыгын үстерү юнәлешендәге программалар турында сөйләгәндә министр юкка гына Петр I нең шул фикерен искә алмады.

Очрашу соңында Фәрит Мөхәммәтшин һәм Марат Әхмәтов республиканың 12 районының иң яхшы авыл җирлеге, иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык, гаилә фермасы һәм кооператив республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Һәрберсенә 50 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылды. Алар арасында Ерсубай һәм Борискино авыл җирлеге башлыклары Николай Кожухов һәм Җәмил Илалов та бар. Мәҗит Салихов исә районның иң яхшы шәхси хуҗалыкларына савым аппаратлары бүләк итте. Бу мәртәбәгә 34 кеше ия булачак.

Ләйләгөл Минаева

Р.Гәрәев фотосы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: