Әлмәт таңнары

Этләр һәм песиләр: дусмы, дошманмы?

Май аенда Әлмәттә микроспория (тимрәү) авыруының артуы күзәтелде. Соңгы 4 ай нәтиҗәләре буенча авыру узган елгы күрсәткечләрдән 3 тапкырга арткан.

Бу уңайдан Роспотребнадзор, тире-венерология диспансеры, ветеринария службасы, "Экосервис" җәмгыяте вәкилләре белән матбугат конференциясе оештырылды.

Микроспория йоктыруның беренче очрагы шәһәрдә 3 майда теркәлгән. Башлангыч сыйныфларда укучыларның хуҗасыз этләр һәм песиләр белән уйнаулары авыруның таралуына китергән. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе Әлмәт территориаль бүлеге начальнигының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары И.Хәйруллина сүзләренә караганда, тимрәү бүгенге көнгә Шевченко урамындагы 154, 164, 166, Ленин урамындагы 129, 189 нчы йортларда яшәүчеләрдә күзәтелгән.

Микроспория яки тимрәү тире авыруының иң еш очрый торганнарыннан санала. Ул аеруча август-сентябрь айларында тарала. Әмма әлеге инфекция быел бездә май аенда ук үрчеде. Шунысын ассызыкларга кирәк, шәһәрдә һәм районда соңгы өч елда тимрәү теркәлү очраклары булмаган. Аның чыганагы, алда билгеләп үткәнчә, әйләнә-тирәдә "эз калдыручы" авыру хайваннар. Тимрәү кешегә эт-песиләр, шулай ук әрләннәр белән уйнаганда да, сирәк очракта кешедән кешегә дә, хәтта черкиләр аша да күчәргә мөмкин. Микроспория йоктыручыны бик тиз билгеләргә була, авыручының тәненә түгәрәк таплар чыга башлый, алар саны 2 дән алып 200 гә кадәр җитәргә мөмкин. Шулай ук чәч пеләшләнә, сына, шуңа да дәвалану вакытында чәчне пеләшкә кырдыралар. Белгечләр тәндә түгәрәк формада кызарып торган таплар күренү белән вакытны озакка сузмыйча дерматолог янына барырга киңәш итә. Үзаллы дәвалану, гармональ дарулар куллану микроспориянең тагы да артуына гына китерә һәм дәвалау курсы да катлаулана.

Авыру теркәлгәннең беренче көннәрдә үк шәһәрдә җитди чаралар күрелә башлады. ЖЭУ һәм ТСЖларга хуҗасыз һәм йорт хайваннарына иммунизация ясау бурычы куелды. Әгәр дә дүрт аяклы дустыгызга авыруга каршы прививка ясатасыгыз килә икән, бу очракда ЖЭУ һәм ТСЖга гариза язарга кирәк. Шунысын онытмагыз, алар бу эшне бушлай башкарырга тиешләр. Шулай ук ветеринария оешмаларына да мөрәҗәгать итәргә була.

Матбугат конференциясендә күпләрнең вакцинациягә каршы булуларына басым ясалды. Әлмәт район дәүләт ветеринария оешмасы начальнигы урынбасары М.Набиев әйтүенчә, аларга даими рәвештә йорт хайваннары хуҗаларын бушлай прививка ясатуга күндерергә туры килә. Шулай ук кайберәүләр эт-песиләрен кая да булса илтеп ташлауны да өстенрәк күрә икән. Әмма шул рәвешле кешеләр үзләре үк авыруларның таралуына юл куя. Ә аларның нәтиҗәләре бик аяныч булырга мөмкин. Йорт хайваннарыннан арынырга теләүчеләргә белгечләр башка юл тәкъдим итә - аларны ветеринария оешмаларына тапшыру. Биредә хайваннарга тиешле игътибар күрсәтеләчәк. Кыскасы, үлчәүнең бер ягында - балалар һәм үзебезнең сәламәтлек, икенчесендә - битарафлык һәм салкын караш. Димәк, һәркемгә үзенекен сайлау мөмкинлеге бар.

Микроспория авыруын юк итү максатында шәһәрдә билгеле службалар тарафыннан хуҗасыз хайваннар санын тәртипкә китерү буенча да актив эшчәнлек алып барыла. Бүгенге көндә "Экосервис" тарафыннан 800 гә якын хуҗасыз эт тотылган. Узган ел әлеге сан 1665 не тәшкил иткән.

Тире-венерология диспансерында бу айда әлеге авыру белән 46 бала теркәлгән. 11, 16, 17, 24 нче мәктәпләрдә укучылар һәм 23, 35 нче балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр аңа дучар булган. Диспансер бүлеге мөдире В.Шаһиева аларның әле һаман да дәвалану круслары үтүләрен җиткерде. Бүген мондый диагноз белән мөрәҗәгать итүчеләр саны, шөкер, кимегән. Бу, әлбәттә, тиз арада барлык службаларның берлектә җәелдерелгән эшчәнлеге нәтиҗәсе. Ахырдан шуны билгелисе килә, һәммә кеше дә бу агымга кушылсын һәм ишегалларында, оешма-предприятие, уку йортлары территорияләрендә йөргән хуҗасыз хайваннарны ветеринария оешмаларына алып килсен иде.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

И.Апачаева фотосы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров